Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык бистәсе районы китапханәсендә туган телгә багышланган чара булып узган

21 февраль-Бөтендөнья туган тел көне. Узган атнада район үзәк китапханәсендә туган телгә багышланган күркәм чара булып узды. Аны, әйдәүче китапханәче Фәүзия Хөсәенова Балык бистәсе гимназиясенең 10 сыйныф укучылары белән берлектә оештырды.

Залның "Без туган илебезне һәм туган телебезне бик яратабыз", "Туган телне өйрәнү бөек эш ул" дигән плакатлар белән бизәлеше һәркемне бәйрәм рухына әйдәде кебек.
Кичә татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән башланды. Укучыларның ана теленең матурлыгын шигъри юллар аша башкаларга әйтә белүләре сөендерде. Кечкенәдән хыялланырга өйрәткән, әкиятләребездә тапкырлыгын, җорлыгын күрсәткән, җырларыбызны моңлы һәм хисле иткән туган телебезнең никадәр бай икәнлеген сәнгатьле укылган шигырьләре белән җиткерде алар. Әлбәттә, монда Балык бистәсе гимназиясенең бай тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Җамалиева белән Гөлчәчәк Миңнуллинаның роле зур. Чөнки гаиләдә ана телен үз иткән бала мәктәптә укытучысы ярдәмендә аны тагын да камилләштерә, сөйләмен баета.
Кичә ахырында Фәүзия Хөсәенованың туган телнең әһәмиятенә басым ясап әйткән сүзләре һәркемнең күңеленә үз асылында барып ирешкәндер:
-Халкыбыз күп михнәтләр аша үтеп телен саклап кала алды. Ә милләтнең саклануы телгә бәйле. Шуңа да туган телебезне югалтмау, аны үстерү, матурлыгы өчен көрәшү-һәрберебезнең изге бурычы,-диде ул.
Китапханәдән кайтыр юлга чыккан балаларның үз телебездә-татар телендә иркенләп сөйләшүләре, кичәдән канәгать булулары милләтебезнең барлыгына, яшәренә өмет-ышанычны тагын да ныгытты.
Фарваз Каюмова.
Фото из архива редакции.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев