Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Август аенда "Бөек Болгар" исемле тарихи фестиваль узачак

Урта гасыр чорында ничек яшәгәннәр, нәрсә белән тукланганнар, нинди киемнәр кигәннәр - 16-17 август көннәрдә Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында беренче тапкыр "Бөек Болгар" исемле тарихи фестиваль узачак.

Ун мең тамашачыга исәпләнгән майданчыкта урта гасыр сугышлары күрсәтеләчәк, аларда Россиянең 30 төбәгеннән 200ләп сугышчы катншыр дип көтелә. Фестивальгә килгән кунаклар бушка гына төрле милли һөнәрләргә, XIV-XV гасырларда популяр булган биюләргә, билбау үрергә, прәннеккә бизәк төшерергә, читекләр ясарга өйрәнә ала. 100 сум түләп пушкадан, кыр артилләриясендә кулланылган баллистлардан атып карау мөмкинлеге дә булачак.

("Шәһри Казан")

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев