Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алкышларга күмелделәр

Узган атнада район Мәдәният йортында Ф.Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбенең отчет концерты булды. Һәрвакыттагыча зал тулы иде, тамашачылар һәр яшь артистны алкышларга күмделәр.

Быел балалар сәнгать мәктәбе шактый зур уңышларга иреште. ТР фән һәм мәгариф министрлыгының "Татарстан республикасындагы иң яхшы өстәмә белем учреҗдениесе" конкурсы нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп лауреат исеменә лаек булды. Ул республикада алдынгылардан санала. Болар артында укытучыларның зур хезмәте, һөнәри осталыгы, активлыгы ята, әлбәттә.
Агымдагы уку елында мәктәптә тәрбияләнүчеләр төрле 12 конкурс һәм фестивальләрдә катнашып 24 призлы урын алдылар. Алар арасында "Рапсодия", "Серпантин", "Музыкаль тамчы", "Рәйхан" иҗат коллективлары, аерым җырчылар, рәссамнар бар.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов чыгыш ясады.
-Районыбызда бик күп балалар иҗат белән шөгыльләнәләр,-диде ул. -Бу шатлыклы күренеш, әлбәттә. Балалар һәрьяклы үсеш алалар, иҗатка, мәдәниятка тартылалар. Безнең яшь талантларыбызның уңышлары, төрле конкурсларда җиңүләре куандыра. Мин аларга яңа үрләр, уңышлар телим.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев