Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

5-8 август көннәрендә «Казан ярминкә»сендә «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар» дип исемләнгән VII Халыкара махсуслашкан күргәзмә узачак

Күргәзмәдә Россиянең 16 шәһәреннән 100дән артык компания һәм дөньяның 11 иленнән вәкиллекләр катнаша. Һәр елдагыча «Россия технологияләре» Дәүләт корпорациясе һәм «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ составына керүче эре предприятиеләр, шулай ук әйдәп баручы авиация фәнни-тикшеренү институтлары һәм югары уку йортларының киң колачлы экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Ачык мәйданчыкта кече авиация суднолары (алар...


Күргәзмә кысаларында «Россия авиация һәм ракета-космос сәнәгатендә фәнни проектлар төзү һәм гамәлгә ашыру процессында нәтиҗәле чишелешләр эзләү» дип исемләнгән VII Халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк.

Күргәзмәнең эшлекле программасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ президенты Михаил Погосян, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Стратегик үсеш департаменты директоры Василий Осьмаков, илнең тармак ведомстволары һәм эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең катнашуы көтелә.

Күргәзмәдә кадрлар мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк. Бирегә килүчеләр Татарстан Республикасы авиация тармагы предприятиеләренең кадрлар хезмәте стендлары белән танышып, эшкә урнаша алачак.

http://intertat.ru/

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев