Нинди генә авырлыкны
Күтәрмәгән сезнең иңнәр.
Ак әбиләр, чал әбиләр
Хезмәтегез бәһасез.
"Без күргәнне күрмәсеннәр
Бүгенге яшьләр"-дисез .
Ак әбиләр, пакъ әбиләр
Сез дөньяның кендеге.
Чабаталы яшьлек белән
Җиңгән тормыш михнәтен.
Аны күргәч күңелдә үзеннән-үзе әлеге шигырь юллары туа. Менә ул ап-ак яулыгын җәеп япкан, яулык эченнән чыккан ак чәчләрен төзәтә-төзәтә, узган гомер юлын сөйли дә сөйли. Инде 90 га якынлашып килсә дә матурлыгын җуймаган, күп хәсрәтләр күрсә дә тормыштан, яшәүдән туймаган. Бүгенге көндә балаларының кадерлесе, оныкларының дәү әнисе, әбиләре, биш вакыт намазын калдырмыйча яшь буынга үрнәк булып яши ул. Сүзем Хәсән кызы Җамалия апа турында.
Алар гаиләдә алты бала үскәннәр. Аңа 7 яшь булганда әнисе Миңсылу апа үлеп китә. Иң кечкенәсенә 7 ай булган. Менә шушы яшьтән аларны әтиләре берүзе карап үстерә. "Әти киемнәргә хәтле тегеп кигезде,"-дип искә ала Җамалия апа. Сугыш башланганда бертуганы Әминә апай белән Чусовойда булалар. Алар янына авылдан Шәрифел апай килә. Шуның белән авылга кайталар. Әтисе Хәсән абый сугышка бару яшеннән чыккан була. Ул колхозның төрле эшләрендә эшли, үгез җигеп агач ташый. Башка авылдашларга караганда нык тормышлы хуҗалык була алар. Авыр заманнар булса да ике сыер, ике кәҗә тоталар. "Сыйлы көнең сыер белән," диләр бит безнең халыкта. Авылда терлеге булган кеше ач булмаган. Хәсән абыйның умарталар тотарга да хәленнән килгән.
Ләкин 1938 нче елны аръяк урамда (авылның бер урамын шулай атыйлар) пожар була, бер генә йорт исән кала. Анысы да пожарныйда эшләүченеке була. Шулай итеп, сугыш афәте өстенә башкалары да өстәлеп тора. Ләкин ни генә булса да алга таба яшәргә кирәк. Хәсән абый югалып калмый, хуҗалыгын аякка бастыру ягын карый. Җамалия апа әтисенең төп таянычына, булышчысына әйләнә. Кирәк икән үгез җигә, ерак болында ир-атларны да артыннан җиткерми печән чаба, икмәген төяп җибәрә. Ул вакытларда икмәкне район үзәгеннән чана белән тартып ташый торган булганнар. "Без кайтып җиткәнче чабаталар сүтелеп бетә иде,"-ди ул. Иртәгесен күтәреп кырга алып чыкканнар. Хәтта кайвакыт икмәкне күтәреп тә алып кайта торган булганнар. Куенда алабута күмәче, ярган бәрәңге... Районга Түбән Тегермәнлек авылы аркылы йөргәннәр.
"Бер көнне өйдә, икенче көнне районда идек,"-дип искә ала ул вакытларны Җамалия апа. Икмәккә Чистайга кадәр җәяү барырга туры килгән. Бервакыт бик каты буран чыга. Кышкы көн бигрәк кыска бит, әйләнеп кайтканчы кич җитә. Безнең күрше авыл Күгәрчен белән ике арада Нәҗми тегермәне була. (Алатай чишмәсен узгач) Анда электр станциясе эшләп килә. Кая барырга белмичә буранда адашкан кыз шуның утын күреп ала.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Фәйрүзә Бәдамшина,
Юлсубино авылы.
Нет комментариев