Хатын: "Барыбер бер файдалары юк, йомырка да салмыйлар суеп атыйк шул карт тавыкларны", - дигәч бер ялларда тәвәккәлләп эшкә керештек.
Мин чалып торам, хатын эшкәртә. Чират җиткәндә телгә килде әтәчем. "Син нәрсә Хуҗа? Атна-ун көннән минем елга аяк басасыңны оныттыңмы әллә?" Артка утырдым. Ул арада Әтәч бер тибенүдә аякларын бәйләгән җепләрне өзеп атты да, түшемә үк менеп кунаклады. Үзе күзгә күренеп кабарына. Страус кадәр булды, билләһи. Аяклары гына кыскарак. "Миңа кагылсаң ел буе рәхәт күрмәссең, бөтен эшең кирегә китәр. Чуаркаем-чибәркәемне генә булса да калдырсаң ярый иде инде", - дип ут чәчә Кызыл Кикерик. "Соң ник алданрак әйтмәдең соң?" димен тәмам каушап. "Кыш бабай тел ачкычын соңрак бирде шул. Картаеп киткән ахыры. Я, ярар синдә дә гаеп юк инде",-диде әтәч бераз йомшый төшеп. Мин дә батыраеп киттем. "Ни кү... арт туңа бит Әтәч әфәнде, өйгә кереп сөйләшик булмаса", дим. Ишектән сөйләшә-сөйләшә кергән әтәчне күргәч, хатын чистарта башлаган тавыгын ташлап чыгып шылды. "Кара, күлмәкләрен салдыргач ничава икән болар",- диде Әтәч, өстәлгә тезеп салынган тавык түшкәләренә күз салып.
Мин тәмам батырайдым. Ел хуҗасы Утлы Кызыл Әтәч үзе кунакка кергән икән инде, ничек форсаттан файдаланмаска. Абзагыз җурналист бит. Сорау арты сорау яудыра башладым.
-Синең елны ничегрәк каршылыйк соң, Әтәч әфәнде?
-Яңа елның ничек киләсе узып баручы елның соңгы төнен ничек үткәрүегезгә бәйле инде. Беләсең бит, күрше тавыкларына күз салгаласам да бик гаилә җанлы мин. Шуңа күрә яңа елны үз йортыгызда, гаиләгез, балаларыгыз белән каршылагыз. Сәяхәткә чыгарга туры килсә дә, гаиләгез белән барыгыз. Яңа елны аерым каршыласагыз, гаиләгездә тынычлык бетәр. (Һе, Яңа елны үзең бер җирдә, хатының икенче төштә каршыласа, гаиләнең җимереләсен синнән башка да беләм инде анысы).
-Ә табынга соң, табынга ни куярга?
-Әйтмәсәм дә чамалыйсыңдыр, өстәлдә тавык ите, тем более әтәч ите булмаска тиеш. Йомырка да тезмә. Ишетсен колагың. Башка төрле итләрне, балыкны рөхсәт итәм. Җиләк-җимеш, яшелчәне җаның күпме тели шул кадәр аша. Хәер, синең премиягә әллә ни җәелеп булмас инде. Аракы-шәраб белән дә артык мавыкма. Белгән инде сезне. Бер елны самогон куганнан калган бәрәңгене ашатып тәмам алкашка әйләндерә яздың. Каз братны үлгән дип мамыгын йолкып үләт базына илтеп аткан идең. Бер тәүлектән айнып кайтып керде бахыр. Так что артык шаярмагыз!
Ә иң мөһиме, иң матур тәлинкәгә мин ярата торган ризыкларны: "Логос" басуларында үскән кукурузны, "Масловский" бодайын, борчакны куярга онытма.
- Ничегрәк киенеп каршылыйк соң?
- Бу агарып беткән джинсаң белән свитерыңны салырсың инде. Яңа кәчтүм ал. Тагын акча юк дисең инде. Булмаса бераз юньлерәген ки шунда. Хатының кызыл күлмәктән булсың.
- Халыкара хәлләрдә, сәясәттә нәрсә көтәргә?
- Әтәч булсам да сугыш чукмары түгел мин. Соңгы елларда әле бер, әле икенче җирдә кабынып торган сугыш учакларын сүндерегә исәп. Ил башларына юньлерәк әтәчләр куярмын дип торам. Путин белән киңәшеп Әмрикә кетәклегенә нинди гаярь әтәч менгердек,әннәтерә. Кикриге генә ди ни тора. Аңа өмет зурдан. Алман илендә тавык баш булгач, чит кетәклекләрдән кара тәртипсез әтәчләр кереп тулды әнә. Хәзер ничек куып чыгарырга белмиләр.
- Ә мине соң, мине нәрсә көтә яңа елда?
-Кайсы хайван елында дөньяга аваз салдың әле? Алтмыш бердәме? Үгез инде алайса. Яшермим ел җиңелләрдән булмас. Иң мөһиме саулыгыңны сакла. Тырышсаң, минем киңәшләрне тыңлсаң бераз булышып җибәрербез инде. Кил колагың гына әйтәм.
Колакны сузуым булды, йомшагыннан чукып алды, каһәр. Шабыр тиргә батып уянып киттем. Хатын колактан тарта икән. "Кем белән сөйләшеп ятасың син анда баядан бирле?" Эхх, мин әйтәм, иң кирәкле вакытында уяттың. Әтәч киңәшләрен тыңласам белер идем инде ничек яшисен.
...Хатын үзен генә калдырма инде дип бәйләнсә дә теге әтәчкә кул күтәрелмәде, җәмәгать. Горур гына, кәс-кәс басып йөри хәзер кетәклектә. Көннәр язга авышып, Рәмзия ханым тавык ташый башлагач бер ун хатын алып бирми булмас инде үзенә.
Илгиз Җамалиев шаярды.
фото 31tv.ru сайтыннан
Нет комментариев