Мин кайттым (тулы варианты)
Әфган сугышында һәлак булган Рамил Ибатов истәлегенә
***
Нурлыбанат апа тагын урын өстенә ятты әле. Йөрәкнең соңгы көннәрдә бер генә дә хәле юк. Әхмәтшасы вафатыннан соң бик биреште карчык. Соңгы араларда Рамиле дә төшләренә бик еш керә башлады. Хәерлегә булсын. Кышның соңгы көне бүген. Җиргә тагын яз килә. Тиздән улы Рамилнең яраткан куаклары сиреньнәр дә чәчәк атарлар. Аның чишмәсе яныда үскән талсылуларда кошлар сайрый башлар, тормыш дәвам итә бит ул. Яшисен яшәлде бугай инде. Хәзер бик елаганы да юк инде Нурлыбанатның. Күз яшьләрен улы вафаты алып китте бугай. Тешләрен кысты, атылып чыгардай булып типкән кошчык төсле йөрәген учлады да яшәргә тырышты. Бик елады ул. Үкси-үкси елый иде, хәтта битеннән тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп өлгерә дә алмый иде...
Ап-ак шәле иңеннән шуып төшеп бара икән лабаса. Карчык торып утырды. Ни дип менеп ятты соң әле ул көпә-көндез, әнә, намаз вакыты җитә. Икендесен укып алса, ахшамга да озак калмас. Бу айда уйлар күп килде башына. Һич кенә дә аерылып булмый шулардан. Февраль кергәннән бирле җанына урын таба алмый тилмерә. Җәйгә чыккач, улы Наил энесенең чардуганын яңартырга хыялланып йөри әнә. Алла боерса, ул да күрер әле. Кайгы яшьләре бала хәсрәтен барыбер юып китә алмадылар. Әче иделәр алар, бигрәк әче иделәр. Әллә эчтән, йөрәктән чыкканга шулай булдылар микән... бу кеше дигән затың бигрәк түзем инде, йа Раббым. Салкынына да, эссесенә дә түзә. Күтәрмәслек шатлык-сөенеч тә күзләргә тула, җан өшерлек явыз, җәбергә дә түзә бит... Намаз ахырында тагын барча әрвахларга дога кылды. Улына аерып дога кыла ул. Йөрәк парәсе бит, җан ярасы. Гомер буе хезмәт белән узды аның тормышы. Әхмәтшасы белән урман да кисте, йорт та җиткезде, мал-туарын да күп итеп асрадылар. Шуның өстенә әле аның тагын бер хезмәте булды - ул төн йокыларын калдырып шәл бәйләде. Күршеләренә, белеш-туганнарына гел ярдәмгә килде, күңелләре яралы кешеләрне үзе кайгы хәсрәт кичергәнгәдер инде, якын итте, кайгыларын урталай бүлеште. Нурлыбанат үз-үзен белгәннән бирле, хезмәт аның юлдашы булды.
... И Әхмәтша, син дә китеп бардың, җаннарыгыз очрашкандыр инде анда. Мине дә көтәсездер. Тик мин ашыкмыйм әле. Әнә, оныгымның кызы тәгәрәп уйнап йөри. Дүртенче буынын күргән карт-корылар бик аз бит. Картым, гомер юлыбызны әзер сукмаклардан җайлы гына атлап үтмәдек бит, җаным. Гел гадел, шәфкатьле булырга тырыштың инде син дә. Дөрес, төрле чаклар булгандыр, керләнгән вакытларда да намуска тугры булып калдык. Теге чакта авылда сүз йөрде бит. Әгәр дә гаиләдән берсе әфган сугышында булган икән, икенче малайны анда җибәрмәскә дигән закон да булган диделәр. Күпме әйттем, юк бит, бармадың. "Военкоматка солдатка барганда гына кердем, кайткач учетка бастым. Малайлар да үзләре йөрсеннәр" - дидең. Наиле исән-имин кайткач, и Нурлыбанатның сөенүләре... аның аяк табаннарына кадәр җырладылар да, биеделәр дә ул көнне. Наил Әтнәгә укырга китте. Рамиле дә, алла боерса, исән кайтыр дип өметләнгән ананың теләкләре кабул булмады...
Стенадагы календарьда февральнең соңгы көне күрсәтелгән. Ел саен киләсең син, февраль. Бураннарың белән ярсый - ярсый да киләсең. Җылытып та җибәргән чакларың булды. Ә ул елны сиңа нәрсә җитмәде соң? Җаннарыбызны, күңелләребезне туңдырып, яман эз калдырып киттең. Улым да синең кебек иде, күңеле дә яздай йомшак иде аның. Быел менә улын цинк табут белән туган җир куенына тапшырганга да утыз ел булды. Утыз ел бит ул. Аның дуслары киләсе елга юбилейлар уздыра башларлар. Ярты гасырлык гомер юлларын билгеләп үтәрләр. Ә минем улым чирек гасыр да яши алмады. Ана тагын үксеп куйды. Җитте, намазлыктан торырга кирәк. Йә, авырый башлар. Ул елны март ае да бик елап килде бит, ана белән бергә елады. Таштай катып калган, боздай туңган йөрәкне эретергә тырышты ул. Ана тынын да чыгармады. Улы Наиле министрлыкка имтихан тапшырырга китте ул чакта. Укыган иптәшләре белән бергә бирә алмады дәүләт имтиханын. Диплом алырга кирәк иде аңа. Бәлки ерак Чирмешәнгә җибәрмәсләр. Үзебезгә кайтарырлар дип хыялланды. Теләге кабул булды. Авылга кайтты егет. Нурлыбанат ул көнне шатлыктан елады. Эссене дә, салкынны да сизмәскә әйләнгән йөрәк гомер буе әрнеп торды инде...
Ахшам да җитте. Кай арада кич тә булган. Нурлыбанат аш бүлмәсенә чыкты. Рәхмәт килененә, бик тәмле пешерә. Ирен дә, балаларын да, кайнанасы белән кайнатасын да хөрмәт итеп яшәде. Карчык үзе дә олыларга карата ихтирамлы булды. Кайнатасы сугышның эчендә дүрт ел булган кеше авыр холыклы иде. Тик беркайчан да киленне үзе дә кыерсытмады, улыннан да сүз әйттермәде. Дәүләтша карт оныгының һәлак булуы турындагы хәбәрне ишеткәч, бар дөньясы караңгыланып киткәндәй хис итте үзен. Оныгы табутын йорттан алып чыгып киткәндә кышкы кар өстендә утырып калды карт. Аяк-куллары туңганын да сизмәде, олы юлга озатырга каберстанга да бара алмады. "Бабай, бабаем, сугыш турында сөйлә әле", - дип янында йөгереп йөргән Рамиле солдатка бии-бии китсен дә, цинк табутта кайтсын инде. Кайтардылар... Каһәр суккан башлыкларга ни җитмәде икән соң? Аның оныгы кебекләр татар җиренә генә дә күпме һәлак булып кайттылар инде әнә. "Район саен" дип әйтә олы оныгы. Картның үз алдына сөйләнә-сөйләнә йоргәнен килене еш ишетте ул вакытта. Тик Дәүләтша карт үзе дә бер айдан соң Рамил янына барып ятар дип кем уйлаган. Әле бит Җиңүнең кырык еллыгына дип яңа кәчтүм-чалбар да алдырган иде. Бик зурлап чакырганнар иде аны. Язмаган булгандыр, күрәсең...
***
Ана төш күреп уянып китте. Аның улы Рамиле кайткан бит. Әнә генә... Ул, ирен уятырга куркып, тавыш - тын чыгармыйча гына ишек алдына чыкты. Җиргә язлыга - язлыга яз килә. Быел соңлады ул. Тик алай да киткән кошлар барысы да туган якларына әйләнеп кайттылар. Аның улы гына... Ананың тагын йөрәге сулкылдап куйды. Шул таң алдында торып, чыкмаса, җаны елый башлый. Бүген улы торна булып кайткан, имеш. Ялгыз торна булып авыл башындагы күл өстендә очып йөри икән. "Әнием, без бит өчәү киткән идек, дусларым киләсе җәйгә генә кайтачаклар, ә мин менә, сезне сагынып кайттым." Кош, канатларын кага - кага, ана алдына төшеп утырды. Ике канаты белән әнисен кочакларга сузылды. Башын әнисенең күкрәгенә салды. Аннары кисәк һавада торналар төркеме күренде дә, ул: "Торыйк-торыйк" - дип, алар артыннан очты. Араларында берсе аны көтеп алды, аннары алар икәүләшеп авыл өстеннән әйләнеп уздылар. Ана башындагы ак яулыгын салып болгап калды кебек. Сүз белән әйтмәсәләр дә, ул аларның икенчесен дә таныды, оныгы артыннан ук, сагышка сарылып, кайнатасы да китте бит, шул торна, имеш, ул икән... Сугышларда һәлак булган солдатларның җаннары торналарга әверелә икән дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде. Әллә чынлап та, дөрес микән? Дәүләтша карт та сугышны айкап кайткан карт солдат иде ич. Улы исә тыныч тормышта хезмәт итәргә киткән килеш цинк табутта кайтты. Ул да сугышта булган. Ике солдат, ике торна... Нурлыбанат кычкырып еламаска тырышып, иреннәрен тешләде. Әнә бит улы, әнә генә... Инде сөйләшә дә башлады. Ана башындагы ак яулыгын салып торналарга болгады... Ишетә ул улын, ишетә.
***
... Әнием. Сиңа сөйлисе сүзләрем шулкадәр күп. Ишет мине, ишетә генә күр. Мин бит ул көнне очтым... Һаваларга, зәңгәр күкләргә аштым... Баш түбәмнән ут - ялкын ургылып чыктымы соң, аңламый да калдым. Белдем. Көттем, китәсемне белеп уяндым. Төшемдә малай чагымны күрдем. Күршеләр, классташлар белән шау-гөр килеп бергә уйнадык, су буендагы болын киңлегендә йөгереп йөрдек, аның чирәмендә ятып аунадык, аннары клуб урамы чатында җыелышып басып тордык. Төш кенә булса да, өнем итеп кабул иттем. Шул йокымнан уянуга бүген үземнең китәчәгемне аңладым мин. Унсигезем тулган көнне үк сизенгән идем инде, җирдәге туган көн бәйрәмем миннән башка гына узачак.
...Тиздән минем туган көнем җитә. Мартның унбише көнне дөньяга тудырдың, әнием. Унсигез елдан соң йокыдан егет булып тордым, шунда гына җирдәге тормышымның соңгы елын яшәвемне аңлаттылар. Шулай итеп, малай чагым туган авылымның яшел үләнле сукмагында адашып калды. Тумый калган улым хәзер шушы урамда балачагым булып йөгереп йөри күк.
Әфган җирендә тәннәрем утта көяр дип уйламадым. Абыем исән-имин туган йортыбызга әйләнеп кайтты бит. Мин дә кайтам дип киттем... Кайттым... кайтардылар...табутта кайттым, мәңгелек йокыга киткәч, кайтардылар... Киткәндә мин кеше идем, егет идем, минем дә хыялларым бар иде, яраткан кешеләрем, сөйгән ярым бар иде. Гафу иттеме икән ул мине. "Җаным, көтәрмен", - дип вәгъдәләр бирде. Көтте. Һаман да, инде утыз ел вакыт үтүгә карамастан, көтә. Ә мин аның төшләренә яшь шаһзадә булып, ак чәчәкләр тотып килеп керәм. Ут-ялкыннар эченнән томырылып чыгам да аның куеныңа атылам...
Күкләргә ашасы төнемдә күргән төшем яңара... Су буенда атлар утлап йөри, ак атта атланып, авыл өстеннән очам, әйтерсең лә, атның канатлары белән тоташканмын. Ул арада булмый, тирәкләрдә кошларның өздереп-өздереп сайраганы иштелә кебек. Бар теләкләрем дә кабул булган икән бит, йөрәгемне бетмәс-төкәнмәс куаныч уратып ала. Маңгаема тирләр бәреп чыккан килеш уяндым, бар бәгыремне телгән юксыну иде җанымда. Бу төш кенә иде шул. Тик мин инде үземнең авылыма гомерлеккә береккәнемне аңладым...
Кандагарга бара торган юллар борылмалы. Без кәрван булып барабыз. Кечкенәдән үзем белән бергә үскән хыялымда барам мин. Тормышка ашкан хыялым - КамАЗ машинасын йөртәм. Бүген дә ягулык тутырдым. Кәрван уртасында барган машинам үзе гранатометтан чыккан утны үзенә тартып китердеме, әллә минем язмыш юлым шунда өзелергә тиеш идеме икән соң? Сораулар тулы җаным тагын үткәннәргә алып китә.
Әнә, музей залларын тутырып, чал тарихны өйрәнеп, кешеләр йөри. Бөтен нәрсә дә үз урынында сыман, җир дә үз күчәрендә әйләнүен дәвам итә. Гасырлардан калган тузанны вакыт яңгырлары да юа алмаган, күрәсең. Барысы да үткәнне сөйлиләр. Шулар арасында минем исемгә бирелгән Кызыл Йолдыз ордены да бар. Ерак сугышларның кайтавазы булып утыручы орден-медальләр арасында үз урынын алган. Күзләрем белән шул орденга карыйм, үзем дулкынланам, үзем хискә биреләм. Мин бернинди дә батырлык эшләмәдем, бабамнар кебек атакаларга да күтәрелмәдем, разведкага да бармадым, фашистларны да туган җиремнән кумадым. Мин егерменче гасырның үзем дә аңламаган ниндидер сугышында һәлак булдым. Дөнья томаны таралгач, күп нәрсәләр ачыкланыр әле, эзтабарлар да заман геройларын табарлар, Вакыт хөкеме дә бар бит...
Бүген гомер бәйрәмем булыр иде минем. Ләкин мәңгелеккә унсигез яшьлек шаһзадә булып киттем. Әнием белән әтием, туганнарым, дусларым сезнең өчен шундый булып калдым. Урамда егерме беренче гасыр. Яшьтәшләрем әби-бабайлар инде, ул-кызлары гына түгел, оныклары үсеп килә. Миннән туасы балаларның җаннары да аларга күчте. Әнә урам тутырып бер төркем яшьләр килә. Алар арасында мин дә бар. Чөнки мине солдатка озаталар. Кызык та инде бу кеше гомере - күз ачып йомган ара. Гомер белән гомер арасы дип тә укыганыммы, ишеткәнемме бар иде. Менә шулдыр инде бу мизгел. Минсур гармунның күрекләрен бар көченә суза. Без әйтерсең лә ташкын уртасыннан барабыз. Юк, мин басып торам, күңел бозларым кузгалган ич. Җанымны җилкендергән моң-авазлар тагын яшьлегемә алып китә. Ул кичне бик озак урам әйләндек без. Икенче көнне өч егет чыгып китәсе.
...Бүген менә урам тутырып йөрүче егетләр дә юк. Авылда яшьләр юк. Шәһәр дигән дию үзенә йотып бара аларны. Күз алдымда дусларым, яшьтәшләрем. Гармун моңы инде ничәмә ничә еллар җыелган сары сагышларны юып ала, күз алларыннан томаннар таралып китә дия торган идең, әнием. Кипкән чишмәләргә сулар да кайта кебек тоела иде шул, хәтта шиңгән гөлләр дә кабат терелеп китәрләр шикелле иде. Чишмәләр дип башлаганмын икән инде сүземне, үзем тапкан чишмәне дә карап килергә иде. Рамил чишмәсе диләр авылдашларым. Рәхмәт, онытмадылар. Кайчандыр, тугызынчы сыйныфны тәмамлаган җәй иде бугай ул, тип-тип кенә дип су челтерегән кебек булып китте, мин ике кулым белән йомшак балчыкны актара башладым... тәмле сулы нәни генә чишмә сылу кыз толымыдай сузылып килеп чыкты шунда. Ах, аның тәмнәре. Эссе җәй көннәрендә уч тутырып шул суларны эчеп җибәрсәң, тәнең дә, җаның да туена иде. Хәзер дә шул чишмәгә төшәләр күршеләрем, яшь сылу кызлар үсеп килә...
Баш очымда ут шартлагач, авызымда шул чишмә суының тәмен тойдым мин, әнием, әйтерсең лә җир астыннан казып чыгарган өчен чишмәнең миңа олы рәхмәте иде ул. Мин йотлыгып-йотлыгып шул суны эчтем. Гәүдәмне ут астыннан алып чыккан егеткә дә эчертәсе иде шул суларны дип уйладым. Тик ул мине ишетмәде, ут аны да пешерә башлаган иде бит. Ахырдан мине алып чыккан өчен аңа минем исемем кушылган КамАЗ бирделәр. Рейска чыгып киткәндә гел минем белән сөйләште бит, ә мин исә аңа хәерле юл гына теләдем. Кул-канатларым белән "душман"нарның утыннан сакладым. Мине аларның утлары куркытмый иде инде. Бер тапкыр янып теткәләнгән гәүдәне яңадан яндыра алмадылар. Ә җаным һаман унсигездә минем...
Калкулыкта - мәңгелек йортым. Ерак та түгел, борынгысы - изгеләр күмелгән анда. Тып-тын гына кабер ташлары басып торалар. Ничәмә-ничә гасырлар буена ямьле җәйләр чәчәкләр алып килгәндер, салкын кышлар да монда кагылмыйча узмаганнардыр. Биредә өн-аваз юк, сәер тынлык хөкем сөрә безнең йортыбызда. Исәннәрнең генә кайчакта җаннарын сискәндереп, сагышлы авыр җилләр исеп куйгалый. Безнең дә, борынгы бабаларыбызның да туфраклары күптән суынган инде. Салкын кабер араны суыта дигәннәр бит элек-электән. Кем белә инде... Мин исә канат-кулларым белән туган йортым өстеннән очып узам, әнием, синең күз яшьләреңне киптерәсем килеп, канатларым белән синең күзләренә кагылам, ап-ак чәчләреңнән сыйпыйм. Ә син минем мәңгелек йортыма карый-карый менә утыз ел буе сагынып яшисең. Әтием Әхмәтша да монда килеп ятты инде. Бабам Дәүләтша исә миннән соң озак та тормады, килеп җитте. Бөек Ватан сугышында алган яралары өстенә мине, яраткан оныгын югалту кайгысы да өстәлде картка. Үткән чорның давыллы җилләре канатларны каерды, кем гаепле соң бу хәлләргә? Кем? Каберстандагы каеннар да шул хакта сорыйлар... Ә җавап юк.
Җәсәдем туган якка кайтты, цинк табутта... җаным исә инде күкләргә ашкан җиреннән алда буласы хәлләрне күзәтә иде. Февральнең уникесе... Мин очып китеп барам, әнием, син йөрәгеңне тотып, урын өстендә ятасың. Син әле берни дә белмисең, җаның гына мине эзли. Синең сул күкрәгеңә уң кулымны куярга дип үреләм. Туктап калам, юк икән бит кулларым, юк. Алай да йөрәк тибешеңне тыңлар өчен сиңа табан атылам. Бу минутларда икебезнең дә үзәкләребез бер кылны меңгә өзгәндер. "Балам, улым!" - дидең син. Йомык күзләрең белән мине эзләдең. Мин исә күз яшьсез генә үкседем: "Әнкәем, мин яныңда бит, яныңда!" дип дәшәсем килде. Гомереңнең соңгы көннәреңә кадәр, синең иңнәренә тормыш авырлыгының, үлчәнеп тормый гына өеләчәген белеп, сизеп үксим. "Әнием, миннән калгач, җаның тетрәсә дә, җирләрне генә тетрәтә күрмә!" дим. Пәйгамбәрләр сабырлыгы бирелгән икән сез аналарга! Шуны аңладым.
Менә бүген дә авыл урамы буйлап барам. Мине кайтарганнарына 19 февральдә утыз ел булды. Карлы-буранлы көн... Казан аэропортында торабыз. Авылдан абыйларым килергә тиешләр. Тик күкләр еладымы соң ул көннәрдә, белмим. Элек минем балачагымда февраль бураннары алтын нурларга төренеп ак болытлардан сибеләләр иде. "Бу дөньяга нәрсә булды?" - дип кемнәр генә тәрәзәләрдән карадылар икән ул көнне... Мин идем ул, әнием, ишетәсеңме, буран булып кайттым авылыма... кар тауларын җил булып тузгыттым, агачларның билләрен бөктем, сукмакларны, юлларны күмдем, авыл өйләрен кар астында калдырдым... Өй түбәләреннән аксыл төтеннәр күтәрелде, алар да җиргә егылып төштеләр. Февраль елады, буран булып мин еладым...
Карап йөрим. Портретым мәктәп залында, орденым район музеенда. Җаным исә сезнең арада, туганнарым, дусларым, сөйгән ярым. Авылым Иске Арышым исәнлеккә исән әле. Тик авыру шул, авыр яралы. Нигезләрне ташлап чит җирләргә китәләр бит. Минем гомерлеккә авылымда каласым килә иде. Укытучылар "Кем булырга телим" дигән темага инша яздырганда да "Авылда калам, шофер булам" дип яздым. Басу тулып игеннәр үсә. "Киләчәктә кем үстерер соң аларны... җиңел тормыш эзләп китүчеләр, сезгә эндәшәм. Тик кайда соң аның җиңеле? Син булмаган җирдә тормыш бик рәхәт ул!" - дип кычкырасым килә авылдашларыма карап. Тир түкми генә бәхет бирә торган җирләр юк... Кызлар кыр казлары кебек китеп беттеләр. Алар артыннан ир-атлар кузгалды. Нигә гөрләми авыл урамнары, мәктәп коридорлары бушап калды. Гасыр җиле кыйблаларга табан борылса, бәлки, авыллар яңадан аякка басарлар, терелерләр кебек... яраларын бәйләргә кеше кирәк, авылны яратканнар кирәк. Абыем калды, үкенмәслек итеп яшиләр. Сокланам тормышларына...
Тагын яшьлегемә кайтам әле. Бүген Чулманда йөрдем. Кар-боз каплаган бөек елгабызны. Март кына шул әле. Кайчандыр шул урыннарда мине дусларым солдатка озатканнар иде. Кич буе Чулман белән саубуллаштык.. Бозлар кузгалган көн иде ул. Бу урыннар бик күпләрнең күз яшьләрен хәтерлиләр. Сугыш елларында күпме пароходлар ир-егетләрне алып киткәннәр, бик азлары гына әйләнеп кайткан туган якка. Пугач яулары да биредән узган. Авылымның батыр йөрәкле ирләре шул яуларда да башларын салганнар. Иске Арыш урманнары имәннәрен дә еккан бит гасыр җиле, давыл булып килгән, имәннәрне Питер каласына саллар белән озаткан. Чулман, Чулман, ярсу суларың күпләрне сагындыра. Ургып чыккан чылбыр чишмәләр сине туендыралар, синең дә җаның бар бит, син дә бу җиргә гашыйк булып яшисең. Әнә бүген синең ярсуыңны тыңладым. Дөньяга, кояш нурына чыгасың килә инде. Тиздән, бик тиздән боз катламы ватылыр...
Ә мин чит илдә, чит җирдә җан бирдем. Туган ягымны сагынып, кара туфракларын сагынып җирседем. Ком чүле, тау- таш арасында идек без. Кандагарга бара торган юлда көтеп торганнар. Соңгы уем әнием турында булды. Йа Аллам, кичер без гөнаһлы балаларыңны дип тә уйладым ахрысы. Мөселман бәндәсе мөселманга каршы күтәрелгән гасырда яшәдем мин. Хәзер дә дөнья малы бүлешәләр. Канлы күз яшьләре белән җир өсте тулган. Яшәргә дип туган җаннарны байлык артыннан куучылар үлемгә хөкем итә...
Югалтулар авыр. Иң зур кайгы-бала югалту. Югалган, сугышлардан кайталмаган балаларын көтеп саргайган җаннар һәр авыл саен. Безне күрше ил-йортны сакларга җибәрделәр. Үз Ватаныбызның чикләрен сакларга килгән идек. Татар җирендә әфган сугышы корбаннары меңнәрчә. Озакка сузылган сугыш койган җаннар без. Торналар булып безнең бабайлар кайталар, һәм менә без дә аларның балалары, оныклары торналар булып сезнең яныгызга киләбез. "Торыйк-торыйк" дибез. Яшисебез килә иде, җир өстендә якты кояш нурлары астында без дә сезнең белән бергә торыйк әле дибез... әле дә ярый, кеше хәтере бар. Һәркемнең хәтер сандыгы күңел хәзинәләре белән тулы...
Тиздән туган көнем минем дә. Әнием, газап белән тапкансың мине. Карават башларын тартып китереп сындырырлык көч белән тудыргансың. Менә шушы сугышларны башлаучыларны мин бала тудыру йортына китерер идем. Күрсеннәр иде алар үзләре үтерәсе җаннарның дөньяга яшәргә дип килү мизгелләрен. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми дигәннәр. Шушы үтерүчеләр шулай үскәндер күрәсең. Ә син мине биләүләргә биләгәндә бары назларыңны гына биргәнсең, кояш кебек балкып елмайгансың, кайнар сулышыңны өргәнсең... "Алтын канатлы бул, улым, күз нурым!" - дип, иртә-кичен бәхет теләдең. Без алты бала үстек. Синең бишек җырларыңны тыңлап үскәнгәдер инде, туган телебезне яраттык. Менә бүген дә сине татлы йокыларыңнан уятып мин чыгардым. Мине ишетәсең бит син, әйеме?
Әнә, офык буйларында яктылык күренә. Ак болытлар артыннан мин дә китәм, әнием. Аклык белән сафлык очрашкан мизгелләр - таң ата. Ел артыннан еллар алышынып торганда табигатьтә дә мәңгелек тормый, үзгәрешләр кичерә. Ә без, Ватанны саклаган солдатлар, үлмәскә дип мәңгелеккә китеп барабыз...
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова.
Фото: http://video.mail.ru/mail/arkan52.52/5751/21442.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев