Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Кайгы морҗадан керде

Гомер көзенә кереп барам. Язмышымны уйласам, әллә нишләп китәм. Бу кайгы-хәсрәтләр йөрәгемә ничек сыйды икән дип шаккатам. Күрәсеңне күрмичә, үлеп тә булмый. Ашар ризыгың, эчәр суың бетмәгәч, яшисең икән ул.

Әлмәт районында туып үстем мин. Гаиләдә өченче бала идем. Әни мине тапканда үлеп киткән. Мине әбием үзенә алган. Җиде яшем тулгач, ул да авырып урынга ятты. Шуннан соң әти яңа гаиләсе янына алды. Ул чакта ике апам янына яңа хатыннан ике малай туган иде инде. Бишәү булдык. Ләкин үги әни мине яратып бетермәде. Өйдә ни генә чыкса да, гаепле итеп мине калдыралар иде. Әтинең бу никахы да озак булмады. Фирдәүсә апа өченче баласын алып кайтканнан соң, өзлегеп авырып китте. Интегеп озак ятты. Табиблар сәбәбен таба алмадылар. Безне тагын бер кат ятим итеп үлеп китте.

Әти башка өйләнмәде. Күр­ше­дәге Асылбикә апа кереп безне тәрбияләп йөрде. Әкренләп аякка бастык. Бер-бер артлы мәк­тәпне тәмамлап, кайсыбыз кая таралышып бетте. Үз апа­ларымның бәхете булмады. Берсе 20 яшен тутырмаган да килеш суга батып үлде. Икенчесе бө­тенләй хәбәрсез югалды. Үзбәк­станга эшкә киткән иде, шуннан кире кайта алмады. Эзләтеп тә карадык, әмма тапмадык.

Энеләрем буй җитеп, гаилә корды. Кечкенә сеңлем Алсу да кияүгә чыкты. Ә менә мин бәхе­темне озак эзләдем. Очрашып йөргән егетем дә юк иде. Бервакыт күрше апаларга кунак егете кайтты. Минем ялгыз булуыма күршеләребез дә борчылган, ахрысы. Безне таныштырып та куйдылар. Язмыш булгандыр инде. Габделхәйне бер күрүдә ошаттым. Хәер, яшем дә бара иде бит, сайланыр чакмыни? Озак уйлап тормадым, Апас якларына килен булып төштем.

Без авылда калдык. Бер әбинең иске өен сатып алдык та, шунда күчендек. Матур гына яши башладык. Габделхәй бик тә акыллы, тырыш, хатын-кызны хөрмәт итә белгән ир булып чыкты. Мин бәхеткә чумдым. Бер-бер артлы ике малай табып куйдым. Бала чагымда күргәннәрне онытып яши башладым. Үземә эләкмәгән назны балаларыма бирергә тырыштым.

Каенанам белән дә, күр­ше­лә­ребез белән дә дус-тату яшәдек. Кичләрен оекбашлар, шәл бәйли торган гадәтебез бар иде. Бервакыт безнең янга Сара исемле әби керде. Күпне күргән карчык, авырулардан сихәт эзләп аңа ки­лүчеләр дә бар иде. Уч төбемне карады да күңелсез сүзләр сөйли башлады. "И балам, иртә тол каласың. Ир ягыннан, нәселе бетсен дип, нидер эшләгәннәр", - ди бу. Моны каенанама сөйләп бирдем. Ә ул бермәлгә сүзсез калды да: "Яшьлегемдә ул сүзләрне Сара апаң миңа да әйткән иде. Ирең кырык бишкә дә җитә алмаячак, ди­де. Янәсе, безнең морҗада артык бер кирпеч бар, шуны алып атсаң, иремнең гомере озынаячак икән. Тик мин ул сүзләргә игътибар итмәдем", - дип күптәнге серен ачты.

Инде әнкәй дә эчемә шом кертте. Сара әбинең сүзләренә ышанмас идең, әткәй 44 яшендә трактор астында калып үлгән. Күрше карчыгы әйткән сүзләрне онытырга тырыштым. Тик начар хәбәр озак көттермәде. Иремнең Чаллыда яшәүче иң олы абыйсы юл һәлакәтенә юлыккан дип шалтыраттылар. Аның өч баласы ятим калды. Абыйның кырыгы көнне икенче энесенә инфаркт булды. Хәле начар иде. Та­биб­лар никадәр тырышса да, Ирекне коткарып кала алмады. Сара әбинең сүзләре баштан чык­мый! Чират иремә җитте түгелме соң, дип кайгырып яши башладым. Ниләр генә эшлә­мәдем, төннәр буе дога кылам, әби­ләр чакыртып өйдә аш та уз­дырдык. Тик Габделхәйне саклап кала алмадым. 45 яше тулып, ике көн узгач, йоклап яткан җирен­нән тормады. Табиблар: "Кан тамыры шартлаган", - диделәр.

Шулай итеп мин дә тол калдым. Ике улым Казанда яши башлагач, мин дә алар янына күчтем. Алар миңа фатир алып бирде. Хәзер менә шунда каенанам белән гомер итәбез. Әнкәйгә 90 яшь тула инде. Кызлары булса да, аны үз янымда калдырдым. Инде кайгылы көннәр артта калды, балалар, оныклар өчен шатланып яшибез. Тик күңелдә тынычлык кына юк, Сара әбинең сүзләре истән чыкмый. Улларымны ничек саклап калырга?Гомер көзенә кереп барам. Язмышымны уйласам, әллә нишләп китәм. Бу кайгы-хәсрәтләр йөрәгемә ничек сыйды икән дип шаккатам. Күрәсеңне күрмичә, үлеп тә булмый. Ашар ризыгың, эчәр суың бетмәгәч, яшисең икән ул.

Әлмәт районында туып үстем мин. Гаиләдә өченче бала идем. Әни мине тапканда үлеп киткән. Мине әбием үзенә алган. Җиде яшем тулгач, ул да авырып урынга ятты. Шуннан соң әти яңа гаиләсе янына алды. Ул чакта ике апам янына яңа хатыннан ике малай туган иде инде. Бишәү булдык. Ләкин үги әни мине яратып бетермәде. Өйдә ни генә чыкса да, гаепле итеп мине калдыралар иде. Әтинең бу никахы да озак булмады. Фирдәүсә апа өченче баласын алып кайтканнан соң, өзлегеп авырып китте. Интегеп озак ятты. Табиблар сәбәбен таба алмадылар. Безне тагын бер кат ятим итеп үлеп китте.

Әти башка өйләнмәде. Күр­ше­дәге Асылбикә апа кереп безне тәрбияләп йөрде. Әкренләп аякка бастык. Бер-бер артлы мәк­тәпне тәмамлап, кайсыбыз кая таралышып бетте. Үз апа­ларымның бәхете булмады. Берсе 20 яшен тутырмаган да килеш суга батып үлде. Икенчесе бө­тенләй хәбәрсез югалды. Үзбәк­станга эшкә киткән иде, шуннан кире кайта алмады. Эзләтеп тә карадык, әмма тапмадык.

Энеләрем буй җитеп, гаилә корды. Кечкенә сеңлем Алсу да кияүгә чыкты. Ә менә мин бәхе­темне озак эзләдем. Очрашып йөргән егетем дә юк иде. Бервакыт күрше апаларга кунак егете кайтты. Минем ялгыз булуыма күршеләребез дә борчылган, ахрысы. Безне таныштырып та куйдылар. Язмыш булгандыр инде. Габделхәйне бер күрүдә ошаттым. Хәер, яшем дә бара иде бит, сайланыр чакмыни? Озак уйлап тормадым, Апас якларына килен булып төштем.

Без авылда калдык. Бер әбинең иске өен сатып алдык та, шунда күчендек. Матур гына яши башладык. Габделхәй бик тә акыллы, тырыш, хатын-кызны хөрмәт итә белгән ир булып чыкты. Мин бәхеткә чумдым. Бер-бер артлы ике малай табып куйдым. Бала чагымда күргәннәрне онытып яши башладым. Үземә эләкмәгән назны балаларыма бирергә тырыштым.

Каенанам белән дә, күр­ше­лә­ребез белән дә дус-тату яшәдек. Кичләрен оекбашлар, шәл бәйли торган гадәтебез бар иде. Бервакыт безнең янга Сара исемле әби керде. Күпне күргән карчык, авырулардан сихәт эзләп аңа ки­лүчеләр дә бар иде. Уч төбемне карады да күңелсез сүзләр сөйли башлады. "И балам, иртә тол каласың. Ир ягыннан, нәселе бетсен дип, нидер эшләгәннәр", - ди бу. Моны каенанама сөйләп бирдем. Ә ул бермәлгә сүзсез калды да: "Яшьлегемдә ул сүзләрне Сара апаң миңа да әйткән иде. Ирең кырык бишкә дә җитә алмаячак, ди­де. Янәсе, безнең морҗада артык бер кирпеч бар, шуны алып атсаң, иремнең гомере озынаячак икән. Тик мин ул сүзләргә игътибар итмәдем", - дип күптәнге серен ачты.

Инде әнкәй дә эчемә шом кертте. Сара әбинең сүзләренә ышанмас идең, әткәй 44 яшендә трактор астында калып үлгән. Күрше карчыгы әйткән сүзләрне онытырга тырыштым. Тик начар хәбәр озак көттермәде. Иремнең Чаллыда яшәүче иң олы абыйсы юл һәлакәтенә юлыккан дип шалтыраттылар. Аның өч баласы ятим калды. Абыйның кырыгы көнне икенче энесенә инфаркт булды. Хәле начар иде. Та­биб­лар никадәр тырышса да, Ирекне коткарып кала алмады. Сара әбинең сүзләре баштан чык­мый! Чират иремә җитте түгелме соң, дип кайгырып яши башладым. Ниләр генә эшлә­мәдем, төннәр буе дога кылам, әби­ләр чакыртып өйдә аш та уз­дырдык. Тик Габделхәйне саклап кала алмадым. 45 яше тулып, ике көн узгач, йоклап яткан җирен­нән тормады. Табиблар: "Кан тамыры шартлаган", - диделәр.

Шулай итеп мин дә тол калдым. Ике улым Казанда яши башлагач, мин дә алар янына күчтем. Алар миңа фатир алып бирде. Хәзер менә шунда каенанам белән гомер итәбез. Әнкәйгә 90 яшь тула инде. Кызлары булса да, аны үз янымда калдырдым. Инде кайгылы көннәр артта калды, балалар, оныклар өчен шатланып яшибез. Тик күңелдә тынычлык кына юк, Сара әбинең сүзләре истән чыкмый. Улларымны ничек саклап калырга?

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев