Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Гарифулла Шәйдуллин көндәлегеннән үз язмышы тарих белән бәйле истәлекләре (2 бүлек)

(Автор язмасы орфографик һәм стилистик сакланышта бирәлә) Һәркемнең үз хәле хәл. Әтиләр белән киткәннәрнең күбесе хәбәрсез-нисез, суга баткандай юкка чыктылар. Без дә бернинди төпле хәбәр ала алганыбыз юк.

Алабугада, Чистайда, Казанда диләр. Өйдәгеләр баралар. Әйбер-сәйберләрен калдырып кайталар. Кулларына эләгә торганндырмы, юкмы? Семьяда ах та зар. Кая карама үзебезне гаепле кешеләр кебек тотабыз. Сиңа һаман шикләнеп карыйлар. Мин Бүкәштә укыйм. Ялларга кайтканда әни елап каршы ала.
-Әтиең дә юк бит ичмасам!
Миңа тагын авыр булып китә. Болай да көнне-көнгә генә ялгап барабыз. Олы классларда укыйбыз. Күпчелек иптәшнең кигән киемен, ашаган ризыгына кызыгып гомер уза. Хабибрахман абыйны да, Габдрахман абыйны да әтиләр белән киткән башка кешеләрнең дә улларын армиягә алмадылар. Политик тоткыннарның балалары ил сакларга ышанычсызлар, янәсе. Алар үзләре нәрсә кичергәннәрдер ул вакытта, узләре белә торганнардыр инде. 1940 елда, унынчы класста укыганда иптәшләрем комсомол сафларына керделәр. Миндә керергә теләп гариза бирдем. Миңа җыелышта сорау бирделәр.
-Ә син әтиеңнең ни өчен кулга алынганын сөйләп бир әле.
Бу минем өчен иң авыр сорау булды.
-Әгәр мин моны белгән булсам һишчиксез сөйләп бирер идем. Һәм үземә дә җиңелрәк булыр иде.
-Һи. Һи ....
Язын ялдан укырга барганда абыйның зур ботинкасын киеп бара идем. Авыл белән Үри арасындагы ерганакка чумдым. Бөтен җир юешләнгән иде. Көн суык, бик нык туңдым. Берничә көннән температура белән авырый башладым. Тамактан кан килә.
Бу хәл шактый дәвам итте. 1940 елның июнендә әтинең үлүе турында хәбәр килде. Бу безнең өчен кабатланган бер удар булды. Тик, ничектер аларны алып киткәндәге шикелле үк тоелмады. Чөнки без бу хәбәрне ишетергә психологик яктан әзерләнгән идек инде. Алар китеп ел да узмады бер-бер артлы фәлән үлгән икән, төгән үлгән икән дигән хәбәрләр килеп торды.
Менә урта мәктәп тәмамланды. Әйбәт тәмамаладым. Чыгарылыш кичәсендә физика укытучыбыз (Имам И Зәй. мишәр иде) Гыйматов мине култыклады да (мин гәүдәгә чак һәм кечкенә идем ):
- Я, Гариф, хәзер ничек инде планнар.
- Белмим , Гыйматов абый. Минем укыйсым килә. Ә әниләр, абыйлар "Кулга кушылырга кирәк,"- диләр.
-Ә, шулайда, укырга кирәк, Гариф. Химия-технология институтына керергә. Башка бернигә карамаска! Теләк шул иде.
Чыгарыш кичәсе үтүгә бер ай гына үтте.
1941 елның 22 июне.
Чын мәгънәсе белән мәхшәр. Габдрахман абый сугышка китте, озакта үтмәде олы абый китте. Әти һәм әни ягыннан туган абыйлар 25-30 кеше киттеләр. Нәселебезгә малайлардан бер мин калдым. Кая инде ул укулар?!
Югары Тегермәнлеккә укытырга җибәрделәр. 15 яшь тулып узган гына иде. Өйдә әни, әби, апа, сәламәтлеге бик нык булмаган Сәрвәр апа-баласы белән, яшь баласы белән яшь җиңги-Саҗидә апа калды. Күршедә генә үзенең берсенән-берсе 4 яшь баласы белән Зәйнәп җиңгәм калды. Барысы да дип әйтерлек Сара апа тәрбиясендә. Ул яшьтән үк бер тормышка чыккан да уңышсыз чыккач бүтән чыкмаска карар биргән булса кирәк.
Һәм менә мин инде 15 яшьлек малай Югары Тегермәнлектә укытучы булып эшли башладым. Хезмәт хакы 185 сум. Онның поты-2500, бәрәңге-500 сум. Бергә эшләүче иптәшем Зәки Загитов-Югары Сонныкы. Менә дигән егет. Үзе турында бер повесть язарга мөмкин булыр иде. Ләкин хәзергә безнең максат ул түгел әле.
Апа авылда кладовщик булып эшли. Намус белән эшли. Семьяга шул көнне-көнгә ялгап барырлык аванс ала торгандыр инде. 5-6 ай эшләгәннән соң эшеннән алалар. Сәбәбе-әтисе политик тоткын. МТС политбүлеге начальнигына докладная язып карадым. Мәсьәләгә ул анализ ясар дип уйладым, алай булмады, киресенчә үземә карата аның тарафыннан киләчәктә булачак мәгънәле чыгышлары өчен материал бирү генә булып чыкты.
Габдрахман абый ике мәртәбә яраланды да Смоленск юнәлешендә 1941 елның ахырында юкка чыкты, ә Хабибрахман абый һәм алар белән киткән башкалар сугышның башында ук Волхов фронтында эзсез-хәбәрсез югалдылар.
Туганнардан кире кайтучы булмады дип әйтерлек. Үземә нигәдер сугышчан батырлыклар күрсәтергә туры килмәде. Моңа сәламәтлегемнең ныклы булмавы да йогынты ясагандыр инде.
Сугыш беткәч төгәлләнгән белем алу максат итеп куелды. Һәм бер үк вакытта укытучы булып эшләү дәвам ителде. Колхозда комсомол җитәкчесе булып 10 ел эшләнде. Бөтен көч куела. Көнне-төнне белмибез. Кладовщик хезмәте ышанып тапшырылмагач апа бөтен сугыш буена 4 ел агротехник, аннан соң 4-5 ел сөт җыючы булып эшли. Эшебездә исемебезгә тап төшермәскә тырышабыз.
Юлсубинода директор булып эшләгәндә партиягә кандидат булып керергә теләдем. Бюрога баргач:
-Әйбәт работник, әмма кабул итә алмыйбыз.
Сәбәбе әти. Ике-өч ел узганнан соң тагын да шул нәрсә кабатланды.
-Сез әтиегезнең эшчәнлеге турында җентекләберәк сөйләгез әле.
-Мин үзем белгәннән артыгын нәрсә әйтә алам.
-Кешеләр аннан да ераграк тарихларны өйрәнәләр ,--ди МТС начальнигы.
- Бәлки Сез ярдәм итәрсез? Ул сезгә ачыграк булырга тиеш.
Юк. Ул да бер ни белән дә ярдәм итмәде.
Еллар үтте. Күңелдән үзеңне тулы бәяле кеше түгел дип исәпләү газаплы хәл икән.
1953-55 еллар. Ил тормышында тамырдан үзгәрешләр. Миллионнарны басып торган йомгак таралды, кешеләр җиңел сулап алдылар.
1956 ел. Райком секретаре иптәш Камалиев:
-Сез, иптәш Шәйдуллин, партиягә хезмәткә кирәк.
Ниһаять төн нинди караңгы булса да яктылык җиңде.
P.S. 1955-56 елларда илдәге вәзгыятьнең үзгәрүе нәтиҗәсендә репрессия корбаннарын өлешчә аклау сәясәте башланды. Тик шулай да аклаулар, гаепленең өстеннән яланы төшерү җиңел генә бирелми. Янәдән тынгысыз сәгатьләр, көннәр, йокы күрмәгән төннәр, «гаеплеләрнең» туган-тумачаларының, балаларының төрле архивларда эзләнүләре башлана. Әлеге көндәлекне язучы Шәйдуллин Гариф та әнә шушы олы эшкә зур ышыныч, олы өметләрдә алына. Көндәлегендә язылганча, ниһаять, караңгылык пәрдәсен ертып хаклык бәреп чыга-әтисе акланучылар исемлегендә пәйдә була. Ул бу бәхет сәгатьләрен, аңа кадәр йөрәгендә йөрткән «халык дошманы» улы булып яшәлгән ачы еллар хатирәсен гомеренең азагына чаклы үзе белән йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көндәлек