(Гарифулла Шәйдуллинның көндәлек язмаларының дәвамы)
... Миннән сөенче алдылар.
-Гариф Шагиевич, сөенче, кызың бар.
-Ай, рәхмәт яугырлары, тагын кызмыни!?
Менә, хикмәт, аллы-артлы гына булып тора бит бу кыз дигәнең. Бигрәк уңышлы чыкты, өченче кыз бит! Дус-иш, иптәшләр юк-юк та, читләтеп, уен-көлке белән булса да «капка»ма кагып үтәләр.
-Аска балта сабы салып карага кирәк янәсе.
-Хәерлегә булсын гел бер уңайдан кызлар. Тегүче бит әле янәсе.
-Әй, хәзер малайдан нәрсә күргән, кыздан нәрсә күргән. Әле дөресен әйткәндә кызлардан игелек күрүче күбрәк. Мине юаталар, янәсе. . .
Әйе, мондый юатуларның, сөйләшүләрнең билгеле бер тарихка таянулары бар, билгеле.
Семьядагы ирләр хисабыннан имана җире бүләсе булмаса да, күңелдә "малай булганда әйбәтрәк иде," дигән бернәрсә күңелне кимереп уза. -Нишлисең, үзеңә үпкәлә товарищ, булганына шөкер ит.
...Исем табуга мине дә тарттылар.
Ел саен туып торган кызларыңа татар исемнәре дә җиткереп булмас,-дип шаярткан булам, -әнә ИНДИРА дип кушыгыз. Апаларының исеменә дә яңгыраш.
Илсөяр, Илһамия, Индира. Әйбәт, я инде баш та бар соң үземдә. Мөхипҗамал түгел, Мәхмүзәттәй дә, Сәгадәтбану да. Каян килде әле соң башка бу исем?!
Ул елларны Һиндстан белән илебез арасында дуслык элемтәләренең урнашу еллары иде. Хөкүмәт башлыгы Джавахарлал Неру үзенең кызы Индира Ганди белән илебезгә киләләр, Казанга да тукталалар.
-Танышыйк, янәсе, татар халкының тормыш хәле белән.
-Рәхим итегез!
Менә шул Неру үзе дә, кызы да күз күргән кешеләр түгел. Шайтан алсын үзләрен.
Ә кызымның исеме ошый, йөрәккә ятышлы.
ИНДИРА! Тоттык та кечкенә кызны шулай дип исемләдек.
Индира да үсәргә кереште. Елый-елый булса да үсә. Өйдән Казанга хат яздылар. Берөзлексез елый, янәсе. Нишләсен соң инде ул? Әлегә сөйләшеп утыра алмый, җырларга да иртә, авыртса олылар кебек сыкранып та ята алмый. Шулай булгач аның нинди мәгънәдә елаганын аңлавы да читен. Олыларга кыен, билгеле. Эштән, ялдан бүлә, үзенә игътибарлы булуны тәләп итә. Безгә калганда тәүлегенә бер тавыш биреп:
-Кая, тамакны туйдырыгыз да, бишегемә салыгыз, йоклыйсым бар,-дисә, мактар идек.
Юк, шул алай итмәс инде ул. Җир йөзенә йоклар өчен генә булса, туып та маташмаган булыр иде. Йоклар өчен тыныч урыннар бар бит.
Ул дөньяга елар, көләр, эшләр, көрәшер, кайгырыр, шатланыр өчен туган.
Эштән арып кайтып, шундый уйлар белән ял итеп ятканда радиоприемникны борып җибәрдем. Һиндстаннан концерт бирәләр.
-Кара әле, Рауза, әйдә Һиндстанга кызыбызның исемдәш апасына хат язабыз.
-Эшләре беткән ди. Синең хатыңны гына көтеп торалардыр.
-Җавап бирмәсәләр үзләрендә калыр, аннан ни зыян. Ә безнең тыныч күңелле кешеләр икәнлегебезне белсеннәр, күрсеннәр.
Хат язылды. Һиндча яки инглизчә белмибез. Татар телендә укырдай кеше эзләргә кирәк, аны каян табасың. Русча. Русчаны белми хәлең юк. Менә шулай укыгыз. «Фәлән-төгән, үзебезнең кечкенәбезне ике бөек ил халыкларының дуслыгы хөрмәтенә Сезнең исемегез белән атадык. Сәламебезне һәм хөрмәтебезне кабул итегез.
Индия, Дели.
Индира Ганди»
Чеховның "Ванька"сындагы "Авылга бабайга" кебегрәк килеп чыкты.
Хат почтага салынды. Көндәлек хезмәт, тормыш ыгы-зыгысы аркасында бу турыда семьяда бүтән искә алынмады һәм каядыр дөнья читендәге бер илдән җавап килер дип уйлаучы да булмады.
Октябрь бәйрәме алды көннәре иде. Почтальон кыз безгә ниндидер посылка язуын китерде. Нәрсә, каян безгә посылка булсын. Я мәктәпкә берәр нәрсәдер инде. Кая карыйк әле. Юк, Рауза исеменә. Гәҗәбрәк язу. Дөрес фамилия, исемнәре бик төгәл язмаган. Почтага киттем. Кечерәк кенә тартма кисәге. Кире адресы "МИД СССР" диелгән. «Министерство иностранных дел» дигән сүз була түгелме соң?
-Я инде, ачып кара, Гариф абый,-диләр почта кызлары һәм андагы бүтән кешеләр.
Ачтык. Посылка турында рәсми документлар. Яхшы пакетка салынган адресы инглизчә хат. Һәм бик матур Һиндстан курчагы. Барыбыз да катып калдык. Менә кешеләр ничек игътибарлылар икән. Уйнап кына дип әйтерлек башланган эш нинди җитди булып чыкты. Хатны сүзлекләр табып укыдык. Ә курчакны Индира үзенеке итте, апаларына шул күрсәтергә генә.
* * *
Ерактан бүләк килү хәбәре бик тиз таралды. Күпләр кызыксындылар. Районнан килгән иптәшләр дә шуннан сүз башладылар. Һәр төрле газеталар мөрәҗәгать иттеләр. "Азат хатын" журналы бу мәсьәләгә багышлап бер хәбәр һәм Индираның курчакны кочаклап төшкән рәсемен урнаштырды.
Менә шундый бер хәл булып алды.
Нет комментариев