Балык Бистәсе Балтач авылында гармунчылар гомер буе абруйлы затлар иделәр
Кайсыбыз гына малай чагыбызда гармунчы булырга хыялланмадык икән дә, үзебезне зур заллардагы концерт бирүчеләр итеп итеп күз алламадык.Шул төймәләрне билгеле бер эзлеклелектә баскач көй-моң агыласын барыбыз да беләбез шикелле. Эшнең әзе–уйнарга өйрәнәсе генә кала. Тик менә монысы һәр кешегә бирелми икән шул.
Ә бу музыка коралын “иярләгән” ир-егетләр һәрвакытта да үзләренең кирәклекләрен тоеп,үз бәяләрен белеп, ләкин шул ук вакытта артык ялындырмыйча чордашларының күңелләрен җилкетеп төрле кичәләрдә гармун сузып җибәрә иделәр.
Әлеге һөнәргә күпләр әти-абыйларыннан күреп өйрәнделәр, тыңлап үстеләр. Минем үземә дә әти иң гади “Карак песи” җырының көен өйрәтте. Ул еллардагы атаклы авыл баянчысы Нәҗип Вәлиәхмәтовка (соңрак Балык Бистәсенә күчтеләр) ошатып, башны кыңгыр салып уйнаган кыяфәт ясасак та, эш шуннан узмады.
Бу талантлар мәктәптә укыган елларда ачыла башлыйлар. Башта алар сыйныфлары нинди дә булса бәйрәм уңаеннан куелган концертларда катнашалар. Үзләре генә уйнап номерлар куялар, җырчыларга җырның көен җиткерәләр. Әле ярый үз сыйныфыңда андый гармун “шыңгырдатучылар” булса. Киресенчә булган очракта сыйныф җитәкчесе башка коллегасы белән сөйләшеп гармунчыны дәресләрдән азат итеп репетициягә чакыра иде. Күрсәгез иде сез шул вакытта башка малайларның аларга кызыгып карап калганнарын.
Бу язмамда күбрәк үзебез мәктәптә укыган чордагы егетләрне атаганга гәҗәпләнмәгез. Талантлар безгә хәтле дә булган, бездән соң да булачак. 1975-1985 нче еллардагы чорда бер сыйныфта укыган Равил Абдуллин, Гали Сираҗиев, Әхәт Мәгыйзовлар, безнең сыйныфта аларның энеләре Рәфыйк Абдуллин, Гәбдерәүф Мәгыйзов һәм Габдулхак Хаҗиевлар, Рәис һәм Равил Әхмәтшиннар, Габдерәшит Мостафин, Рәҗәп Төхвәтов, Расих, Халидин Әхәтовлар, бертуган Фәтхулла, Сәмигулла, Нурулла, Рәфыйк Кәримуллиннар, Ильяс Сираҗиев, Миңнегаяз Кәримуллин, Габдерәшит Сөниевларның (истән чыкканнар гафу итсеннәр) чыгышларын мәктәптә укыганда һәм аннан соң да тыңлап киләнде әле авыл халкы.
Сабантуй көннәрендә авыл урамнарына Нәгыйм Кәримуллин, Хафизулла Әхмәдиев, Мөхәррәм Ситдыйков, Хәмит Шәмсетдинов тальян гармуннарыннан чыккан көйләр таралды.
Мәктәп укытучылары арасында Камил Зиннәтов, Рәсим Васиковлар оста уйный иделәр баянда. Тик иң игътибарга лаеклысы Вәгыйзь абый Мәхәммәтшинның бу һөнәргә соңрак килүе булды. Аның үзе уйнап “Уңда юллар, сулда юллар” дип аталган җырны башкаруы хәтергә нык уелып калган.
Рафаэль Әхмәдиев, үзе сөйләвенчә, бары тик яхшы мәгънәдә “үҗәтлек” күрсәтеп, эштән буш вакытларда баян “шыңгырдата” башлый һәм югары дәрәҗәдә өйрәнә. Сабантуйлар, авыл клубында узган чараларда үзенең гармунын алып кайтып, бер күңел ачтырырга бер дә җиксенми ул.
Әйт авылым, кайда соң моң
Моң кайда соң әй урам
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
Аның уйнап җырлаганын тыңлаганда хисләрнең серле ташкынына килеп эләккәнеңне чамалымый да каласың кебек.
Әйе, гармунчының аты гомер бәһале. Исеме дәрәҗәле, абруйлы булды.
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа