Үткәннәргә күз салу табигый хәл. Хәтердә әледән-әле төрле вакыйгаларны, үзең белгән кешеләрне искә төшерәсең. Менә бу язмамда да бер һөнәр белән шөгыльләнгән хезмәт ияләрен барлап узасым килде. Сүзем, әле күмәк хуҗалыкларның чәчәк аткан вакытларында машина (йөк автомобильләре) йөртүчеләр, гади генә әйткәндә - шоферлар турында булыр.
Эшче көчләргә кытлык кичермәгән "Татарстан" колхозында ул чорда машинага эшкә урнашу рәттән бөтен кешегә дә тәтемәгән. Элек нинди караштан чыгып эш йөрткәннәрдер белмим, ә менә без үзебезне белә башлаганда вакыйгалар мондыйрак төсмер алган иде. Хуҗалыкка яңа машина кайтса, аны тәҗрибәле абзыйга биреп, аның элеккесенә армиядән кайткан бер "бәхетле"се ия булган. Ул егетләр күп очракта армиядә хезмәт иткәндә үк автомобиль белән идарә иткән булганнар. Гадел бит инде! Гомумән, бу абыйлар - егетләр үзләренә күрә бер "элита" сыман иделәр. Тикмәгә генә аларга "нәрәтне" дә колхоз рәисе үзе бирмәгәндер.
Хуҗалык өч авылны берләштергәнгә бөтен авылларда да машиналарның саны якынча тигез булган. Аларның бөтенесе диярлек «ГАЗ» маркалы- ягъни Горький автомобиль заводыныкы иде.
Балтач авылында безнең чордагы иң өлкән шофер - Котдус абый Фәйзерахманов. Ул кыр шартларында техникаларга ярдәм күрсәтү (передвижная мастерская-фургон) машиналарында эшләде. Заманы шундый булды. Нинди эш кушсалар, шуны эшләргә кирәк иде. Район үзәгенә барасы билгеле булса, Котдус абыйлар янына йомышлары төшкән авылдашлар җыелдылар. Кешеләрне кузовта йөртергә ярамаганлыгын аңлатып зарланса да, ул берәүне дә кире бормаска тырышты.
Габдулла абый Кәримов, Ямаштан Миневәли абый Сафиннар 1975-1978 елларда үзләренең машиналарын республиканың чөгендер игү районнарында уңышны җыюда 2-3 ай хезмәт куеп алып кайттылар. Алар хуҗалык йомышларын башкарып ерак чакрымнарны бергәләшеп үттеләр.
Үзбушаткычларда (самосвал) Хәмит абый Фәрзетдинов, Шәмсун Гарипов, Рафаэль Минигалиев, Фариз Әхмәтшин, Рифкать Хуҗаҗановлар эшләделәр. Урып-җыю чорында, азрак машина йөртергә өйрәтеп, руль тоттырып күпме малай-шалайга шушы профессиягә мәхәббәт уяттылар алар.
Мәктәп машинасында хезмәт куючы Илдус Мөхәммәтханов та хуҗалыкта тыгыз вакытларда уртак эшкә үз өлешен кертте, Фәйзерахман Мөхәммәтханов, Фәйзияздан Фәйзерахмановлар хуҗалыкны ягулык (ГСМ) белән тәэмин итеп торучылар иделәр.
Гомәр, Равил Шәрипов, Фидаиль Шакиров, Әхмәт Гыйлемҗанов, Алмаз Шәрифуллин, Илнур Хаҗиевлар өлкән буынның лаеклы алмашчылары булдылар. 1987 елда хуҗалыкка заманчарак автобус кайткач, җитәкчеләр аны Фидаиль Шакировка ышанып тапшырып бер дә ялгышмадылар. Яңа тормыш коручы гаиләләрне кавыштырып, хуҗалык, мәктәп коллективларын төрле чараларга йөртергә һәм башка төрле йомышларны күпме үтәргә туры килде.
Шушы хуҗалыкка кергән Ямаш, Күки авылы абыйлары- егетләренең исемнәрен атамадым, үпкәләмәсеннәр. Кемнедер онытып калдырасым килмәде. Алар барысы да, алдан атап киткән ир-атлар эшләгән уртак эшләрне башкардылар.
Хуҗалык автопаркындагы машиналарны төзек хәлдә тоту өчен төрле елларда Исрафил Хуҗаҗанов, Госман Хәйруллин, Йосыф Гыйлемҗановлар хезмәтләрен кызганмадылар, механик вазыйфаларын башкардылар.
Эш шартлары да бик мактанырлык булмады. Кышкы суыкларда суын өйдә, машинасын лампа белән җылытып, аккумуляторларны ары-бире йөртеп кабызырга туры килгән вакытлар еш булды. Яңгырлы-сазлы яз-көзләрдә, карлы-буранлы кышларда машина тәгәрмәчләренә күпме тапкыр "шлея"лар кидерелгәнне кемнәр санаган инде? Өеңә кайтып җитеп ял итәргә җыенганда, авыл фельдшеры килә икән, аны да тыңлыйсы. Ул да бит авыруның сәламәтлеген кайгыртып йөри.
Мәктәп балаларын төрле ярышларга, олимпиадаларга йөрттеләр. Җәй көннәре ачык машиналарда, заман таләпләренә туры китереп, Казан шәһәре һәм Ленино-Кокушкино авылларына, башка якларга экскурсияләргә алып бардылар.
Бу ир -атлар үз эшләренең чын осталары иделәр, алар арасында бу хезмәткә очраклы гына килүчеләр булмады кебек.
Шул чор өчен барлык хуҗалыкларга да, кешеләргә дә хас уртаклыклар күп биредә.
Югарыда санап кителгән һәм телгә алынмаган барлык ир-атларга сәламәтлек, озын гомерләр телисе килә, ә инде мәрхүмнәргә хәер -догада булсак иде. Алар моңа бик тә лаеклы агайлар!
Нияз ШӘЙДУЛЛИН.
Нет комментариев