Балык Бистәсе Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Рамазан Кәбировка 60 яшь тулу уңаеннан
И гомернеңбарышы, аккан су кебек, алга таба ага да ага. 1974 елда, Татарстан радиосында әйбәт кенә эшләп йөргәндә, педагогия институтына укытырга килдем. Аннан бирле кырык өч ел узып та киткән. Шул елда бирегә укырга кергән студентлар миңа аеруча якын булып калдылар. Алар арасында Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылыннан килгән...
Шул ук вакытта әйбәт укый. Сизелеп тора: матур билге алу өчен түгел, белү өчен эзләнә. Гамәли дәресләрдә, имтиханнарда күп очракта мөстәкыйль эзләп тапкан нәтиҗәләренә таянып сөйли. Шуның белән үзенең белем алуга иҗади каравын раслый. Юк, ул моны кемгәдер күрсәтү өчен эшләми, аның табигый ихтыяҗы шундый.
Дөресен әйткәндә, студентларның андыйлары күп булмый. Шуңа күрә алар синең күңелеңдә гомерлеккә эз калдырып китәләр Алга таба аларның кем булып өлгерүләре белән аеруча кызыксынып яшисең. Дөрес, мин үзем Рамазанны бераз күздән югалтып та тордым бугай. Бер-ике дистә ел аралашырга туры килмәде. Баксаң, ул 1979 елда безнең Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлагач, үзенең туган мәктәбенә кайтып, укытучылык эшенә крешкән. Ике елдан соң аны биредә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары иткәннәр. Аннан соң егерме җиде яшәр егетне Түбән Тегермәнлек авыл советына рәис итеп сайлап куйганнар. Сигез ел буена шушы катлаулы йөкне тарткан ул. Аның җитәкчелегендә бу җирлектәге авылларда байтак игелекле, халыкның яшәешен, көнкүрешен яхшыртуга китерүче эшләр башкарылган. Егетнең шушы юнәлеш буенча алга таба да үсеп китү мөмкинлеге булган. Әмма аның күңелен һаман да мәктәп үзенә тарткан. Ниһаять, иҗтимагый-сәяси эштә сигез ел хезмәт куйгач, ул шушы Югар Тегермәнлек мәктәбенә директор булып кайта. Инде шуннан соң бүгенге көнгә кадәр аның эшчәнлеге, ике ел шул ук авылда урнашкан "Акчарлак" балалар йортында җитәкче булуын исәпкә алмаганда, шушы уку йорты белән бәйләнгән. Әлбәттә, фикерле, эзләнүчән табигатьле зыялыбыз бу елларда зур тәҗрибә туплаган, кешеләр белән эшләүнең үзенчәлекләрен тагын да тирәнрәк үзләштергән. Шуның өстенә, РеспубликабызныңМәгарифне үстерү һәм кадрларны яңадан хәзерләү институтында укып, икенче югары белемгә ия булган, гамәли психолог дигән өстәмә белгечлек алган.
Мин Рамазан Ибраһим улы белән, шактый еллар узгач кына, кабат очраша алдым. Ул инде килеш-кыяфәте белән дә җитди ир-ат булып җитешкән, сөйләшү, аралашу рәвешендә дә җилкәсеннән байтак эш-гамләлләр үткән шәхес икәнлеге күренеп тора. Әмма юмор хисе, фикер үткенлеге һаман да үзе белән. Очрашуыбыз да очраклы булмады, мәгариф эшен яшәешебезнең төп мәгънәсе итеп алуыбыз юлларыбызны кабат кисештерде. Эш шунда: әлеге дә баягы Мәгарифне үстерү институты еш кына Р. И. Кәбиров кебек алдынгы җитәкчеләрне һәм иҗади эшләүче укытучыларны курсларда белем алучылар белән очрашуларга чакыра. Мин расписаниедән аның тәҗрибә белән уртаклашасын белдем һәм, элеккеге шәкертемне күрәсем килеп, аудиториягә кереп утырдым һәм рәхәтләнеп аның лекциясен тыңладым. Педагогия институты, мәктәпләр өчен укытучылар әзерләүче махсус уку йорты буларак, әнә нинди тирән белем һәм балалар белән эшләү методикасының төпле нигезләрен биргән икән! Рамазанның республика күләмендә эшләүче уку йорты мөнбәреннән ясаган чыгышын тыңлау йөз утыз еллык тарихы булган институтыбыз өчен горурлык хисләре тудырды. Аңа "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелү дә очраклы түгел иде.Дөресен әйткәндә, ул, районда яшәп тә, башка төбәкләрдә дә билгеле остаз булып әверелде. Ник дигәндә, аны Казанда яки башка урыннарда халыкара, Россия һәм Татарстан күләмендәге конференцияләрдә еш күрергә, фикергә азык бирә торган чыгышларын тыңларга туры килә. Әйтик, Казанда "Муса Җәлил укулары"нда, Әлмәттә "Ризаэддин Фәхреддин һәм татар мәгърифәтчелеге", башка шәһәрләрдә "Рафаэль Төхфәтуллинның иҗат дөньясы", "Белем бирү оешмаларында, дәүләт теле буларак, татар телен гамәлгә ашыру" һәм шуның кебек фәнни форумнарда катнашучыларның игътибарын җәлеп итәрлек докладлар ясау өчен, ныклы белем нигезенә ия булу һәм заманча фикерләү таләп ителә. Шул ук вакытта әйтәсе килә: укытучы эшенең төп нәтиҗәсе барыннан да элек аның укучыларының белем дәрәҗәсендә күренә. Гиляутдинов Фаил, Гәрәева Гөлгенә, Илмир Кәбиров кебек укучыларының төрле дәрәҗәдәге конкурсларда призлы урыннар яулавы аның үз күңеленә дә рәхәтлек бирәдер.
Алай гына да түгел, Р. И. Кәбиров тырышлыгы белән Югары Тегермәнлек мәктәбе үзе дә кайбер вакытларда шундый фәнни фикер алышулар һәм бәхәсләр мәйданына әверелә. 2010 елда җиңүебезнең 65 еллыгы уңае белән анда "Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы" дигән темага республика фәнни-гамәли семинар уздырылуы әле һаман да күз алдымда тора. Чөнки бу зур чарага мин үзем дә чакырулы идем. Анда Казан, Саба, Теләче, Биектау һәм башка төбәкләрдән, әлбәттә инде, Балык Бистәсе районы мәктәпләренннән укытучылар һәм укучылар хәзерге әдәбиятның һәм аны укытуның төрле мәсьәләләре буенча кызыклы чыгышлар белән катнаштылар, алар буенча уздырылган сөйләшү дә шактый җанлы үтүе белән аерылып торды. Рамазан Ибраһим улының җәмәгате Раушания ханым да "Әдәбияттан сыйныфтан тыш укуны оештыру" дигән темага бик әйбәт итеп ачык дәрес тә уздырган иде. Югары категорияле укытучы бу юлы да үзенең белемен һәм укытучылык осталыгын тиешенчә күрсәтә алды.
Югары Тегермәнлек мәктәбендә нәкъ менә шушы темага республикакүләм чара оештырылу очраклы түгел. Бу мәктәптә 19 яшендә гәүдәсе белән ут чәчеп торган дошман пулеметын каплаган һәм ил каһарманы исеменә лаек булган Бари Шәвәлиев укыган. Бирегә килүче һәркемне мәктәп алдында аның бюсты каршылый. Күренекле язычыбыз Шамил Рәкыйпов, аның батырлыгына сокланып, "Чәчәкләр сөйли белә" дигән атаклы әсәрен язган иде. Р. И. Кәбиров үзе шушы данлыклы авылдашына багышлап "Батырлар гомере дәвамлы" дигән әдәби кичә әзерләп күрсәтте. Бу - әлеге семинарның үзәген тәшкил иткән чара булды. Яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә җирле мөмкинлекләрдән файдалануның матур үрнәге иде бу. Шушы семинар материалларының Казанның үзендә җыентык итеп чыгарылуы да әлеге тәҗрибә алмашуны оештыручыларның үз эшләрен җиренә җиткереп башкаруларын күрсәтә.
Ирле-хатынлы Рамазан Ибраһим улы һәм Раушания Әюп кызының тагын бер зур эшләре бар: алар үз районнараннан чыккан күренекле каләм әһелләренә багышлап "Балык Бистәсе" төбәге мәгърифәтчеләре" дигән җыентык чыгардылар (2010). Анда ХIХ гасырда һәм ХХ йөз башындагы шәхесләрнең эшчәнлекләре һәм иҗатлары чагылдырылган. Әлеге әсбаб райондаш укытучыларга өстәмә материал буларак тәкъдим ителә. Без бу басмаданүз төбәкләренең элек-электән әдәбиятыбызга һәм мәгарифебезгә байтак олы шәхесләрне биреп килүен күрәбез. Төзүчеләр ХХ гасырның вакытлы матбугатын бөртекләп карап чыкканнар, архивларда эзләнүләр алып барганнар. Бу язмалардан Мөхәммәт Гали, Миргазиз Укмасый, Яков Емельянов, Зәйнәп Бәширова, Фәрит Ибраһимовлар укучыларга шактый тулы һәм яңа яклары белән ачылалар. Моның өчен танылган галимнәребез М. Гайнуллин, С. Сафуанов, Р. Даутов, Р. Әмирхан, З. Рәмиев, әдипләр һәм шагыйрьләрдән М. Мәһдиев, Р. Фәйзуллин, С. Шакир һәм башкаларның язмалары һәм хезмәтләре дә отышлы файдаланылган. Безнең үзебезгә дә әлеге җыентыкның фәнни редакторы һәм кереш сүз авторы булырга туры килгән иде.
Соңгы елларда Рамазан Кәбиров Балык Бистәсе төбәгенең каләм әһелләрен таныту һәм бәяләү ягыннан тырышлыгын тагын да арттырды. Аның республикабызның "Мәдәни җомга", "Ватаным Татарстан" газеталарында, "Мәгариф" журналында М. Укмасый, Р. Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, В. Нуруллин, Ә. Сафиуллин, К. Сибгатуллин, Ә. Гадел һәм башка якташ язучылар иҗатларына багышланган җитди һәм төпле язылган мәкаләләре укучыларга барып иреште. "Мәгарифкә "Мә, Гариф!" дип торалармы?"дип исемләнгән һәм хәзерге вакытта бу өлкәдә бертуктаусыз үзгәрешләр кертү белән мавыгуның тотрыксызлыкка алып килү куркынычы турында борчылып язылган мәкаләсе дә җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Без, шул рәвешле, Балык Бистәсендә әдәбият һәм тормыш турында әйбәт белеп яза торган автор барлыгын шатланып икърар итәбез. Ул үзе өйрәнә торган каләм осталарының шәхси иҗат хасиятләрен яхшы сиземли, аларга гына хас үзенчәлекләрен дөрес билгели, шул турыда иркенләп бәян итә. Әйтик, үзенең әсәрләре турында газетада пәйда булган мәкалә белән танышкач, күбебезнең яраткан прозаигы Әхәт Сафиуллин аңа рәхмәтле булып хат яза. Бәяләмә "кайбер язучыларның юбилейлары уңаеннан язылган мәкаләләрдән аермалы буларак, кушып-сорап язылмаган, якташлары иҗатын күз уңында тотып, күзәтеп килгән, алар белән горурлана белгән кеше кулы белән язылган. Минем өчен язмагыз профессор язганнардан да кадерле". Мондый бәя алу каләм тибрәтүче өчен бик куанычлы хәл. Балык Бистәсе төбәгенең үз тәнкыйтьчесе булу әдәбиятыбыз өчен алга таба да файда китерәчәгенә шикләнмәскә мөмкин.
Рамазан Ибраһим улы Кәбиров үзенең алтмыш яшен эштә дисеңме, гаилә тормышындамы, әллә иҗаттамы шундый матур нәтиҗәләр белән каршылый. Алдагы гомерендә дә аның шушындый ук гамьле һәм ямьле тормыш белән яшәвен телибез.
Фоат ГАЛИМУЛИН,
КФУ профессоры.
апрель 2017 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев