Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Балык Бистәсе Беренче секретаре үзвакытында яттан поэма сөйләгән

Пионериянең 50 еллык юбилее алды көннәре. Барлык дружиналардан делегатлар Балык Бистәсенә слетка җыелдылар. Район үзәгендә булган оешмаларның һәрберсе кунакларны каршы алырга әзерләнгәннәр иде. Уң флангтагы дружина сыйфатында безнең мәктәп делегациясе КПСС райкомы работниклары белән очрашты. Һәм бу безнең балаларда беркайчан да онытылмас кадерле истәлек булып калды. Райком бюросы членнары, барлык...

Пионериянең 50 еллык юбилее алды көннәре. Барлык дружиналардан делегатлар Балык Бистәсенә слетка җыелдылар. Район үзәгендә булган оешмаларның һәрберсе кунакларны каршы алырга әзерләнгәннәр иде. Уң флангтагы дружина сыйфатында безнең мәктәп делегациясе КПСС райкомы работниклары белән очрашты. Һәм бу безнең балаларда беркайчан да онытылмас кадерле истәлек булып калды. Райком бюросы членнары, барлык хезмәткәрләр пионерларны урамга ук чыгып җылы каршыладылар. Аннан соң сөйләшү беренче секретарь Василий Яковлевич Корнеев бүлмәсендә дәвам итте. Башта балалар ничектер кыймыйчарак торганнар иде. Ләкин бу халәт озакка бармады. Балалар белән олылар арасында иптәшләрчә атмосфера урнашты. Василий Яковлевич балаларны зур бәйрәмнәре белән тәбрик итте һәм пионер оешмасының 50 еллык тарихына тукталып узды. Үзенең пионер еллары турында кызыклы эпизодлар искә төшерде. Беренче секретарь М. Алигерның "Зоя" поэмасын сөйли башлагач, балалар бигрәк нык тәэсирләнделәр. Нинди зур абый, бөтен бер поэманы яттан белә бит!
Секретарь балаларга районның бүгенгесе һәм киләчәге, тугызынчы бишьеллыкта хәл ителәчәк зур бурычлар турында аңлатты. Җитди сөйләшү уен-көлке белән әверелеп барды. Янәшсендә утырган иптәшенә ымлап:
- Сез, укучылар, Рафикъ абыегызны онытмагансыздыр бит әле. Ул хәзер безнең икенче секретаребез булып эшли һәм район күләмендә бик җаваплы эшләр алып бара, - дип әйтеп куйды.
Балалар Рәшитов абыйларын ничек онытсыннар ди. Ул председатель булып эшләгәндә "Татарстан" колхозы аякка басты бит. Күки бригадасында сигезьеллык мәктәп бинасы төзелеп бетте, Юлсубинода физзал салынды, интернатта яшәүче балаларга колхоз хисабыннан өч мәртәбә кайнар аш оештыру аның вакытында башланды бит.
- Үзегегез юбилейны нинди уңышлар белән каршы аласыз соң балалар? - дигән сорау куйды секретарь.
Дружина советы председателе Суфия Дәүләтшина рапорт ясады:
- Безнең төп бурычыбыз "5" һәм "4" билгеләренә уку. Дружинабызда 35 пионер уку отличнигы, 130 ударник бар. Болар барлык пионерларның 40 процентын тәшкил итә. Арабызда өлгермәүчеләр юк. Шуның өстенә безнең балалар хезмәт яраталар: металл ватыклары җыялар, авыл хуҗалыгы эшләрендә зурларга ярдәм итәләр, мәктәп лесничествосының эшендә актив катнашалар. Узган ел эш йомгаклары буенча безнең мәктәп лесничествосына районда беренче, республикада өченче урыннар бирелде. Орлык өчен 2000 килограммнан артык имән чикләвеге җыеп тапшырдык. Беркетелгән 3 гектар җирдә азык кишере, шикәр чөгендере һәм тагын 3 гектарда бәрәңге үстереп туган колхозыбызга тапшырабыз.
Юбилейга хәзерлек чорында районыбызда беренчеләрдән булып хезмәт укытучыбыз Гаян абый Сәйфетдинов җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл-обелиск салган идек. Безнең башлангыч киң яклау тапты. Моннан берничә ел элек Безнең Николай Островский исемендәге пионер дружинасында "Корчагинчылар отряды" дигән символик исем йөртүче отряд барлыкка килде. Бу отрядка бары тик "5" легә укучы, үрнәк тәртипле, хезмәттә һәм пионер оешмасының эшендә аерата активлык күрсәткән пионерлар гына керәләр.
- Бик яхшы бу, балалар. Пионер эше фантазиясез һәм романтикасыз гына була алмый, әлбәттә, Сәлим Әхтәмович,- диде беренче секретарь ВЛКСМ райкомы секретарына. - Һәр дружинада да үз исеме тирәсендә эшне тагын да кызыклырак итеп җәелдерсәк бик яхшы булыр иде.
Әңгәмә шактый озакка сузылса да, ул беркемне дә ялыктырмады. Нәни кунаклар өчен махсус бүлмәдә чәй әзерләнгән иде. Олы абыйлары белән дусларча сөйләшү, шигырь, пионер җырлары җырлау чәй янында да дәвам итте.
Очрашуны йомгаклаганда Василий Яковлевич пионерларга укуларында һәм тормышларында уңышлар теләде, очрашуның магнитофон язмасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Үз чиратында балалар да мондый матур очрашу оештырганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Юбилей көнендә урман аланында дружина костеры булды. Кунакка КПСС райкомы бюросы члены П. Гордеев һәм ВЛКСМ райкомы секретары С. Шәрипов иптәшләр килгәннәр иде. Бу көн чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Дружина байрагына ВЛКСМ Үзәк Комитетының бүләк лентасы бәйләделәр, өлкә комитетыннан вымпеллар, грамоталар, билгеләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Гариф Шәйдуллин истәлекләреннән.
Юлсубино мәктәбе.
1972 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев