Балык Бистәсе Балтач авылы почта бүлеге турында истә калганнар (Тулы язма)
Хәзер йомышың төшеп почта биналарына кергәндә теләсәң -теләмәсәңдә узган чорлар белән чагыштыра башлыйсың. Бер караганда почта хезмәткәрләре асылда шул ук эшләрне башкаралар: халыкны матбугатка яздыралар, хатлар, журнал-газеталар тараталар, посылка кабул итәләр, аларны тапшыралар. Тик инде боларның барысының да күләмнәре генә кимегән кебек. Яңалыклары да җитәрлек. Кибет ролен дә үтиләр, кесә...
Балтач авылында почта-элемтә бинасы авылның нәкъ уртасында ук булмаса да, үзәк урамда урнашкан иде. (хәзер ул урында кибет). Ул үз чорында Ямаш, Күки, ике Тегермәнлек авыл халкына да хезмәт күрсәтә. Бинаның биеклеге зур булмаса да, агач басмаларга басып менеп чоланда торучы тимер белән тышланган кара зур сандык яныннан эчкә үтәсең. Монда бер сихри дөнья хөкем сөрә. Керүгә уң як почмакта будка (телефон урнаштырылган). Анда алдан хәбәр буенча сөйләшүгә чакырылганнар үзләренең якыннары белән элемтәгә керәләр. Түрдә, пыяла артында почта начальнигы үз эшен башкара. Шунда ук почмакта коммутатор уранашкан. Аның артында телефонист апалар һәр шалтыратуга җавап биреп сораган абонентларны тоташтырып торалар. Янәшә өстәлдә электр плиткасындагы тимер савытта сургуч җылытыла. Әле тагы "сберкасса" дигән хезмәт тә бар иде. Эш кайный, халык өзелеп тормый. Күрше авылы почтальоннары да килеп җиткәннәр, авылныкы күптән монда инде.
Менә почта ташучы абый Күгәрченнән яисә Зәңгәр Күлдән кайтып керә. Һава шартлары начар булганда үзе талчыккан, аты өшәнгән вакытлар да аз булмый билгеле (2000 нче елларда авылга асфальт юл кергәч бу төр хезмәт юкка чыкты). Алып кайтылган гәҗит-журналларны, хатларны авыллар буенча аеру башлана (сортировка). Бу вакытта бер-берсенә дәррәү булышырга керешәләр. Бу бит хәзерге кебек авылга аена дистәдән артмаган журнал, атнага ике тапкыр килә торган 100 дә артмаган гәҗитләр заманы түгел, ә район тормышын яктыртучы район басмасының гына да авыллардагы һәр йортка диярлек килә торган вакытлары. Аның өстәвенә укытучылар һәм авылның башка интеллегенциясе үзләрен кызыксындырган ничаклы төрле-төрле басмалар яздыралар иде. (Мин хәзер эшләүчеләрнең хезмәтен һич кенә дә киметәсем килми. Һәр чорга да хас булган җаваплылык бар бит әле.)
Наҗия апа соравы буенча гәҗит-журналларны безнең өйгә алданрак китерәләр иде. Кирәгрәк дип санаганнардыр инде.
Бу почта бүлегендә җитәкче вазыйфаларын төрле чорда Зәйтүнә Шәрипова (1950 елга кадәр), Наҗия Әлмиева (1950 -1981), Асия Хуҗаҗанова (1981-2000), Нурҗиһан Мөбәрәкҗанова (2000-2005 еллар, барысы 40 елга якын стаж), Харис Гыймадиевлар (2005 - 2014) башкардылар.
Балтач авыл халкына почтальоннар Маһинур Шәмсетдинова, Розалия Шакирова, Рәмзия Гыйләҗева, Нурзия Гарипова, Нурия Нотфуллина, Йосыф Закиров, Мөршидә Әхмәдиевалар хезмәт күрсәттеләр. Хәзерге вакытта бу игелекле эшне Гөлнара Кәримуллина, Исламия Гайнуллиналар дәвам итә.
Коммутаторда тәүлекләп телефонисткалар Нәсимә-Фирдәүсә Шәрәфиевалар, Гамилә Хуҗаҗанова, Хәтимә-Саймә Хаҗиевалар, Миләүшә Гыйләҗева, Нурзидә Вәлиәхмәтова, Рәкыя Гыйлемханова, Рәмзия Гыйлаҗева, Гөлсинә Абдуллина, Нурзия Гариповалар кизү тордылар. Гәбделәхәт Кәримуллин теләсә нинди һава шартларында да элемтәнең төзеклеген тәэмин итәргә тырышты.
Почта йөртүчеләр Гәбделхәй Вәлиев, Габдрахман Хәмәтханов, Исмәгыйль Гарипов, Хөсәен Гыйлемҗановлар үз эшләрен намус белән үтәделәр.
Никадәр кеше шуның чаклы язмышлар аша әлеге күмәк эшнең җимеше- ул халыкка хезмәт итү булды.
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев