Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Яңа елдан - яңа тәртипләр! Юл йөрү кагыйдәләрендә кабаттан үзгәрешләр!

«Эра-Глонасс» системасы һәр автомобиль өчен мәҗбүри!

2017 нче елның 1 нче гыйнварыннан Россиядәге барлык автомобильләр өчен «Эра-Глонасс» системасы мәҗбүри булачак. Таможня Союзының техник регламенты буенча, 1 нчы гыйнвардан Россия территориясендәге барлык яңа автомобильләрдә алда әйтелгән система урнаштырылган булырга тиеш. Җиңел машиналар өчен әлеге системаның юл-транспорт һәләкате турында автоматик рәвештә хәбәр итү функциясе белән булуы мөһим. Аңлатып үтик: яңалык бары тик 1 нче гыйнвардан транспорт чарасы дип теркәлү алган (ОТТС - одобрение типа транспортного средства) автомобильләргә кагыла. ОТТС срогы үтмәгән автомобильләргә бу кагылмый. ОТТС 3 елга бирелә.

Автомобильләрне «Эра-Глонасс» системасына көйләү мәшәкатьле һәм кыйммәтле чара санала. Сертификация өчен берничә краш-тест уздырырга, тест вакытында берничә экземпляр машинаны "җимерергә" туры киләчәк. Әлбәттә, бу автомобиль җитештерүчеләр җилкәсенә төшәчәк авырлык, сүз гади кулланучы турында бармый. Бу үзгәреш нәтиҗәсендә, Россия машина базарыннан сирәк экземплярдагы кыйбатлы модельләр юкка чыгачак, чөнки аларны яңа таләпләргә туры китерү үз-үзен акламаячак икән.

BMW, әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә, 4 нче һәм 6 нчы серияле кабриолетларын Россиягә кертүне чикләргә җыена. Халык күп ала торган модельләр барыбер яңа системага күчү процессын узачак, дип белдерә белгечләр.

Әлбәттә, «Эра-Глонасс» системасын урнаштыру машиналарның бәясендә чагылыш табачак. Россиядә бу системага күчкән беренче машина - Лада Веста. Ул юл-транспорт һәләкате турында ике режимда - автоматик рәвештә һәм кулдан хәбәр итә ала. Шулай ук 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан «Ford Sollers» компаниясе «Эра-Глонасс» системасына көйләнгән Ford Transit модельләрен чыгаруны җайга салды.

Электрон ОСАГО полисы

2017 нче елның 1 нче гыйнварыннан барлык иминият компанияләренә дә электрон ОСАГО полисын теркәү - мәҗбүри. Әгәр дә компания техник сәбәпләр яисә сайтның эшләмәве сәбәпле полисны терки алмый икән, шунда ук РФ Үзәк банкына хәбәр итәргә тиеш. Моңа өстәп, ОСАГО полисын онлайн рәсмиләштерүне җайга салмаган компанияләргә 300 мең сум күләмендә штраф каралган.

ОСАГОның бәясе арту турында

Яңа ел - ул яңа шатлыклар, дип җырларда җырланса да, тормыш яңа елның яңа бәяләр икәнен дәлилли.

Финанслар министрлыгы ОСАГО турындагы законга үзгәрешләр керткән. Аның буенча, юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләргә бермә-бер күп түләргә туры киләчәк. Сүз унынчы коэфициент хакында бара. Әлеге коэфициент тәртип бозуларны исәпкә алып санала. Димәк, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы күбрәк булган саен, ул үсәчәк.

Бүгенге көндә әлеге коэфициент түбәндәгедән гыйбарәт:

  • елына 5 - 9 тупас тәртип бозу очрагы - коэффициент 1,86
  • елына 10 - 14 тәртип бозу очрагы - коэффициент 2,06
  • елына 15-19 тәртип бозу очрагы - коэффициент 2,26
  • елына 20-24 тәртип бозу очрагы - коэффициент 2,45
  • елына 25-29 тәртип бозу очрагы - коэффициент 2,65
  • елына 30-34 тәртип бозу очрагы - коэффициент 2,85
  • елына 35тән артык тәртип бозу очрагы - коэффициент 3,04.

Бу ни дигән сүз? Тәртипне еш бозучылар өчен, ОСАГО бәясе 3 тапкырга артырга мөмкин! Үзәк банк әлеге коэфициентны кабул итәр дип фаразлый белгечләр.

Юл йөрү таныклыгы алу кыйбатлана

Министрлар кабинеты Эчке эшлэр министрлыгына һәм Финанслар министрлыгына РФ Салым кодексына юл йөрү таныклыгы алу һәм транспорт чарасын теркәү өчен дәүләт пошлинасын арттыруга бәйле үзгәрешләр кертүне йөкләде. Алар үз тәкъдимнәрен агымдагы елның декабяренә кадәр әзерләргә тиеш.

Үзгәрешләр гамәлгә керсә, пошлина ничә сум булачагы әлегә билгесез.

10 елдан «карт» булган автобусларда балаларны йөртмәү турында

2017 нче елның 1 нче гыйнварыннан 2015 нче елның 30 нчы июнендәге «О внесении изменений в некоторые акты Правительства Российской Федерации в части совершенствования правил организованной перевозки группы детей автобусами»исемле карар гамәлгә керәчәк. Нәтиҗәдә, кулланышта 10 елдан артык булган автобусларда балаларны анда-монда йөртү тыела. Автобус кулланышта 10 елдан ким булырга, «Эра-Глонасс» системасына көйләнгән булырга, тахографлы булырга, пассажирлар йөртү өчен кирәкле барлык техник чаралар белән тулыланган булырга тиеш. Югыйсә, анда балаларны йөртү тыела.

Мөмкинлекләре чикле булганнарга махсус автомобиль бирү

Бу проект әле тәкъдим ителгән генә. Ул мөмкинлекләре чикле булганнарга махсус автомобильләр бирүне кире кайтармакчы. РФда мондый практика булган инде, тик ул 2004 нче елда туктатылган. Әгәр проект кабул ителсә, 1 неч гыйнвардан федераль бюджет әлеге проектны финанслый башлаячак.

Бензин бәясе - йөрәк ярасы

2016 нчы елда бензинга акциз ике тапкыр үсте. Аннан соң тәкъдим ителгән проектка ышансаң, бензинга акциз кимергә тиеш иде. Әмма 22 октябрьдә Финанслар министрлыгы яңа проектны бастырып чыгарды. Нәтиҗәдә, 2017 нче елда акциз кабат үсәчәк, бәя тагын артачак...

Техосмотр булмаган өчен штраф

Әлеге штраф та Яңа елның беренче көненнән гамәлгә керер дип көтелә. Аның күләме 500-800 сум. Моңа өстәп, штраф салынгач, траспорт чарасын эксплуатацияләү тыела. Тәртип бозу кабатланса, 5 мең сумга кадәр штраф яисә машина йөртү хокукыннан 1 айдан алып 3 айга кадәр мәхрүм итү яный.

Менә шундый үзгәрешләр - «Яңа ел күчтәнәчләре» көтә безне алда, дуслар. Кесә чыдасын да, баш чыдасын!

Чыганак: baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев