Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әзерлек уңай бәяләнде

Язгы кыр эшләренә әзерлек барышын тикшерү комиссиясе быел да иртә таңнан ук юлга кузгалды. Аны "Ростехнадзор"ның республика идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов белән республика авыл хуҗалыгы министрлыгының баш агрономы Фәргать Зиннәтов җитәкләде. Комиссия эшне "Логос" хуҗалыгыннан башлап җибәрде. Биредә трактор һәм агрегатларның әзерлеге яхшы. Барысы да старт көтәләр. Техника гына түгел,...



Язгы кыр эшләренә әзерлек барышын тикшерү комиссиясе быел да иртә таңнан ук юлга кузгалды. Аны "Ростехнадзор"ның республика идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов белән республика авыл хуҗалыгы министрлыгының баш агрономы Фәргать Зиннәтов җитәкләде.


Комиссия эшне "Логос" хуҗалыгыннан башлап җибәрде. Биредә трактор һәм агрегатларның әзерлеге яхшы. Барысы да старт көтәләр. Техника гына түгел, ашлама белән ягулыкны да алар инде күптәннән кайтарып куйганнар. Ә быел биредә 7500 гектарда чәчү чәчәргә исәп итәләр. Аның 2,5 мең гектары рапс һәм тагын шул күләмдә арпа чәчеләчәк. Логослыларның 5 чәчү комплексы быел да ике сменада эшли. Инде кемнең нинди эш башкарасы күптәннән билгеле.


"Масловский" акционерлык җәмгыятендә дә әзерлек начар түгел. Барлык агрегатлар да махсус мәйданчыкка тезелгән. Алар инде күптәннән ныклап торып тикшерелгән. Ә тракторларга кирәкле запас частьләрне хәтта Волгоградтан кайтарганнар. Болай эшләү ул күпкә арзанрак икән. Шуңадырмы, язгы чәчүдә катнашасы 14 тракторның әле барысы да ремонтланып бетмәгән.


"Кама" агрофирмасындагы техника утарыннан да комиссиядәгеләр канәгать калдылар. Культиватор, чәчкеч, төрәннәр барысы да ремонтланып, майлап тезеп куелган. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә генә түгел, министрлык вәкилләренең дә биредәге тәртип күңелләренә хуш килде.


-Миңа бик күп районнарның "Вамин" карамагындагы хуҗалыкларында булырга туры килде. Әмма биредәге кебек әзерлекне әле күргәнем булмады. Барысы да төзек хәлдә, яңартылган, буялган. Киеренке кыр эшләрендә дә алар сынатмаслар, мөгаен,-ди комиссия рәисе "Ростехнадзор"ның республика идарәсе башлыгы.


"Солтан" агрофирмасында күргәннәрдән чыгып биредә кыш көннәрендә тик ятмаулары күренеп тора. Һәр техника, агрегат яңа гына заводтан кайтарылганны хәтерләтә. Ә техника утарында аларның ниндиләре генә юк. Киләчәккә матур уй-планнар, изге ниятләр белән яшәүләрен тоясың. Бәрәңге игү буенча махсуслаштырылган бу хуҗалык бөртекле ашлык җитештерүне дә елдан-ел арттыра. Әйтүләренә караганда, алар быел 800 гектар мәйданда көнбагыш, 600 гектарда бөртекле культуралар чәчәргә планлаштыралар. Барлык төр техника, агрегатлар бүген үк эшкә әзер.


"Азык-төлек корпорациясе"ндә дә алдагы еллар үрнәгендә кыр эшләренә җитди хәзерлек күргәннәр. Чәчүдә быел аларның 25 тракторы катнашачак. Һәркайсы эшкә әзер. К-700 тракторы, мәсәлән, инде өченче срогын эшли. 33 ел кыр эшләрендә катнаша. Гомумән, биредә һәр техника югары әзерлектә. Комиссиядәгеләргә дә ул ошады. Урыннарда кайгыртучан, яхшы җитәкче, үз хезмәтен белеп башкара торган белгечләр булганда, нәтиҗәләр дә сөенечле шул. Әзерлек эшләре белән танышырга "Рацин" предприятиесе җитәкчесенең агропромышленность тармагы буенча урынбасары Илдар Гарифуллин да килгән иде. Күргәннәреннән канәгать калды ул. Республика районнарының 15 хуҗалыгы арасында яңаарышлылар әйдәп баралар икән. Техника, агрегатлар әзерлеге генә түгел, югары уңыш алулары буенча да республикада алар күпләргә үрнәк. Быел алар 5 мең гектарда язгы чәчү үткәрергә исәп итәләр.


"Аяз-Ойл" җәмгыяте әзерлеге дә райондагы дәрәҗәле, куәтле, эре хуҗалыклардан бер дә ким түгел. Барлык трактор, агрегатлар бүген үк эшкә әзер. Кыш айларында вакытны бер дә бушка үткәрмәгәннәр. Байтак кына яңа техника, агрегатлар да кайтарганнар. Бер сүз белән әйткәндә заман рухын тоеп, киләчәккә карап яшиләр.


Заман дигәннән, "Кулон Агро" хуҗалыгы бу яктан, мөгаен, барысын да таң калдырырлык гамәлләр кылгандыр. Техника, агрегатларның барысы да нәкъ күргәзмәдәге кебек тигез сафларга тезелгән. Биредә техникага кадер-хөрмәт зур. Хәтта берсеннән-берсе яңа бөртекле ашлык суктыру комбайннарын да алар махсус гаражларга кертеп урнаштырганнар. Ә кыр эшләрендә дистәдән артык МТЗ тракторы белән бергә ике заманча чит илдә эшләнгән "Нью-Холланд" тракторлары да катнаша. Алар күптән инде эшкә әзер. Шуңа комиссиягә йомгак ясаганда бәя бирүе дә кыенлашты. Чөнки техника, агрегатларның әзерлеге генә түгел, язгы чәчүгә җитәрлек ашлама, ягулык запасы, чәчүлек орлык, аның югары репродукциялелеге, химик эшкәртү җайланмалары һәм хезмәтне саклау чараларының барысы да исәпкә алынды. Шулай итеп, 40 мөмкинлектән 40 балл җыеп "Кулон Агро" хуҗалыгы җиңүче булды. "Азык-төлек корпорациясе" 39 балл җыеп икенче урынга чыкты. Комиссия "Масловский", "Логос", "Кама", "Аяз-Ойл" хуҗалыкларына да уңай бәя бирде.


Рәсемдә: «Кама» хуҗалыгының («Вамин» агрофирмасы) язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторлары әзерлек сызыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев