Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз хезмәтләрендә–“Иң лаеклылар”

Полиция хезмәткәрләре һәркайсыбыз, тулаем җәмгыять, аның тынычлыгы, иминлеге хакына хезмәт итәләр. Төнме, көнме ул-алар һәрчак үз постларында. Җинаятьләргә, тәртипсезлекләргә киртә кую, тәрбия эше алып бару, җәмгыятебез, халык байлыгын саклау һәм тагын дистәләгән бурычлар-алар җилкәсендә, җаваплылыгында. Күп вакытларда без аларның кылган изгелекле гамәлләрен белмичә дә калабыз. Вакытында ачылган җинаять, хуҗасына кайтарылган...

Полиция хезмәткәрләре һәркайсыбыз, тулаем җәмгыять, аның тынычлыгы, иминлеге хакына хезмәт итәләр. Төнме, көнме ул-алар һәрчак үз постларында. Җинаятьләргә, тәртипсезлекләргә киртә кую, тәрбия эше алып бару, җәмгыятебез, халык байлыгын саклау һәм тагын дистәләгән бурычлар-алар җилкәсендә, җаваплылыгында. Күп вакытларда без аларның кылган изгелекле гамәлләрен белмичә дә калабыз. Вакытында ачылган җинаять, хуҗасына кайтарылган урланган мал-мөлкәт, вакытында "нокта" куелган гаилә ыгы-зыгысы-барысы аларның намуслы хезмәтенә бәйле. Полиция хезмәткәрләре арасында да "иң яхшылар" күп. Әлеге рәсемдә сез шуларның берничәсен: полиция участковые-Нияз Кәримуллин, ОГИБДД начальнигы, полиция капитаны-Айрат Сафиуллин һәм бүлек начальнигы ярдәмчесе, дежурлык бүлегенең оператив дежурные-Айрат Хәсәновны күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X