Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлчылар тотрыклы эшли

Авыл җирлеге башлыклары, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә район башлыгы Илһам Валеев кышкы чорда сыйфатлы, нәтиҗәле эшләгәннәре өчен "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең шәһәр яны филиалы Балык бистәсе юл төзү-ремонтлау идарәсе коллективына рәхмәтен белдерде. Җирле юлчылар моңа тырыш хезмәтләре белән лаек булдылар.

Чыннан да, узган кышта юллар белән проблема булмады диярлек. Алар үзвакытында чистартылдылар, транспорт хәрәкәтенә, тоткарлыкларга юл куелмады. Җирле юлчылар барлыгы 301 километр республика әһәмиятендәге территориаль юлларга хезмәт күрсәтәләр.


-Кышкы чорга үзвакытында ныклап әзерләндек,-ди Балык бистәсе юл төзү-ремонтлау идарәсе начальнигы Евгений Баканин. -Барлык техника әзерлек сызыгына куелды, җитәрлек күләмдә ком, тоз катнашмасы әзерләнде. Юлларда эш график нигезендә ике сменада оештырылды. Мастерлар, тракторчылар, шоферлар барысы да намус белән эшләделәр. Тәүлек әйләнәсе диярлек 5 юл машинасы эшләп торды. Бу машиналар берьюлы берничә операция башкаралар: юлны чистарталар, тоз-комлы катнашма сибәләр, юл читендәге карны эттерәләр. Иң мөһиме, барлык юлчылар тәҗрибәле хезмәткәрләр, үз вазыйфаларын, технологик таләпләрне төгәл үтәп тиешле срокларда башкаралар. Техникага ягулык салудан башлап эшчеләрне тукландыруга кадәр барлык эш дөрес оештырылган. Бигрәк тә шоферлар Илнур Нотфуллин, Илнар Мөхәммәдиев, грейдерчы Әсхәт Халитов, тракторчы Илнур Зәйнуллин, эретеп ябыштыручы Алексей Вотяков, склад мөдире Светлана Баландина, кухня хезмәткәре Вәлия Гуненко тырышып эшләделәр.


Хәзер язгы ташуга әзерләнәбез. Торбаларны кардан чистартабыз. Быел районда юллар төзү һәм ремонтлау буенча зур эш алып барылачак. Бу планнарны тормышка ашыру өчен шәһәр яны филиалы гына түгел, ә бәлки ОАО "Татавтодор"ның Яр. Чаллы, Түбән Кама филиаллары да җәлеп ителәчәк.

Рәсемдә: ДРСУ хезмәтчәннәре (сулдан-уңга) И.Нотфуллин, А.Вотяков, Н.Ибраһимов, С.Чистяков, И.Зәйнуллин, И.Мөхәммәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев