Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ышанычлы кулда барысы да

СССР Министрлар Советының махсус карары белән 1952 елның 29 октябрендә МВД системасында ведомстводан тыш сак службасы булдырыла. Шушы вакыт эчендә служба структурасы тамырдан үзгәрде, техник җиһазланышы заман таләпләренә җавап бирә. Шуңа без саклаган объектлар, фатирлар һәм гражданнарның милке ышанычлы кулда дияргә була. Районыбызда бу служба 1982 елда гына оеша. Аның...

СССР Министрлар Советының махсус карары белән 1952 елның 29 октябрендә МВД системасында ведомстводан тыш сак службасы булдырыла. Шушы вакыт эчендә служба структурасы тамырдан үзгәрде, техник җиһазланышы заман таләпләренә җавап бирә. Шуңа без саклаган объектлар, фатирлар һәм гражданнарның милке ышанычлы кулда дияргә була.

Районыбызда бу служба 1982 елда гына оеша. Аның беренче җитәкчесе итеп Миннулла Вәли улы Вәлиев билгеләнә. Башлангыч мәлдә ул бу службаны таныту буенча шактый күп көч куя. Шуннан соң төрле елларда бу подразделениене Марсель Вәгыйзов, Васыйл Хафизов, Рамил Садыйков җитәкли. Үзләренең һөнәри осталыкларын алар хезмәткәрләргә дә бирә алдылар. Һәркайсы үз эшләренә җаваплы каравы һәм куелган бурычны намус белән башкаруы белән абруй казандылар.

Ведомстводан тыш сак бүлеге структурасында озак еллар дәвамында хезмәт итүче Фәрит Әлмиев, Рамил Минневәлиев, Марсель Нургалиев, Рөстәм Гыйззәтуллин, Марсель Нәбиуллин бүген дә үз эшләренең чын осталары. Бүгенгесе көнне әлеге служба кул астында төрле-төрле 100 объект исәпләнә. 50 урында корал, ау мылтыклары сейфлары һәм гражданнарның кыйммәтле милке, шулай ук район үзәгендә 6 фатирны да бу бүлек хезмәткәрләре саклый. Аларның барысы да ышанычлы кулда булуы хакында тормыш үзе сөйли. Мисал өчен быел ике фатирга җинаятьчеләр үтеп керү факты булды. Аның икесендә дә безнең хезмәткәрләребезнең оператив һәм оста эш итүләре нәтиҗәсендә караклар кулга алынды. Киләчәктә дә ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үз эшләрен тел-теш тидермәслек итеп башкарырлар.

Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне һәм сак бүлеге ветераннарын олы юбилеебыз белән котлап бәхет, саулык-сәламәтлек телисем килә.

Рәсемдә: кизү торучы экипаж М.Нәбиуллин, Р.Галиев, отделение командиры И.Гарифуллин үзләре саклаган объект янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев