Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язучы якташлар белән очрашуда

Узган атнада район Мәдәният йортында якташыбыз, журналист һәм язучы-прозаик, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" Госман Гомәрнең 80 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Очрашуга язучы белән бергә аның иҗатташлары-филология фәннәре кандидаты, галим һәм язучы Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артистлары Искәндәр Биктаһиров, баянчы Кирам Сатиев, Азат Тимершәех, Алмаз Хәмзин, җырчы композитор...

Узган атнада район Мәдәният йортында якташыбыз, журналист һәм язучы-прозаик, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" Госман Гомәрнең 80 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Очрашуга язучы белән бергә аның иҗатташлары-филология фәннәре кандидаты, галим һәм язучы Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артистлары Искәндәр Биктаһиров, баянчы Кирам Сатиев, Азат Тимершәех, Алмаз Хәмзин, җырчы композитор Илгизәр Исламов, драматург Данил Салихов та кайткан иделәр.


-Районыбыз иҗат әһелләренә гаять бай. Кайда гына барсак та, нинди генә әдәби кичәләрдә катнашсак та йөз аклыгы санарлык язучы-шагыйрьләребез, олы сәхнәләр тоткан артистларыбыз бар.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллинның котлау чыгышы әнә шулай якташлары белән горурлану яңгырады.


Госман Гомәр райондашларга танылган шәхес. Шулай да кичәдән аз гына чигенеш ясап аның биографиясенә күз салыйк. Ул районыбызның Ш.Чирмешән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлагач заводта эшли башлый, эшче яшьләрнең кичке мәктәбенә йөреп урта белем ала. Һәм, читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1957 елда Госман Гомәр югары оешмалар юлламасы белән Саба районында чыга торган "Колхоз байрагы" газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрелә. Аның иҗат юлы әнә шул еллардан башлана да инде. Соңрак күренекле матбугат органнарында хезмәт куя ул. 1970 елдан 1987 елга кадәр "Татарстан яшьләре" газетасының җәмәгать оешмалары бүлеген җитәкли. Аннары журналистлык хезмәтен "Ватаным Татарстан", "Заман" газеталарында, "Татарстан" журналында дәвам итә. Журналист буларак аның көнкүреш темаларына багышланган дистәләгән кызыклы язмалары, күләмле очерклары, мәкаләләр, фельетоннары дөнья күрә. 80-90 елларда тәҗрибәле журналист үзенең каләм көчен матур әдәбият мәйданында сынарга керешә. Һәм 1980 елда "Уйна гармуныңны" дигән тәүге проза әсәре басылып чыга. Соңрак сюжетлары маҗаралы әсәрләр жанрына корылган "Упкын", "Элмәк", "Чия чебене", "Шаһмиран" повестьлары белән укучыларның игътибарын һәм ихтирамын яулап ала. Аларның шактый өлеше әдипнең "Юлбарыс тырнагы", "Гармун телләре унике" дигән җыентыкларында урын ала.


Бәйрәм кичәсендә Фоат ага Галимуллинның язучы хакында әйтелгән сүзләре тирән мәгънәгә ия иде:
-Госман Гомәрнең каләме газета, журналларда чарланды. Ул даими рәвештә газетаның йөзен тәэмин итәрлек материаллар биреп барды. Төп жанры-проза. Вакытында каләмдәшебез Барлас Камалов та Госман Гомәрнең детектив әсәрләр язуын олы бәяләде. Аның маҗаралар белән сугарылган язмалары бер сулышта укыла. Китаплар чыгару белән дә артык мавыкмады ул. Ә башланган иҗаты бүгенге көндә дә дәвам итә.


1991 елда Госман Гомәргә мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле эшләве өчен "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелә. Моннан тыш әле ул Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге әдәби бүлеге лауреаты да. Ә 1999 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.


Әлеге очрашуда якташыбыз хакында бары җылы сүзләр, ихлас котлаулар гына әйтелде. Артистлар исә бәйрәмне үзләренең җырлары, чыгышлары белән баеттылар. Госман Гомәр белән булган очрашу районыбызның чыннан да иҗат кешеләренә бай булуын һәм халкыбызның аларга булган хөрмәт-ихтирамын кабат раслады.


Рәсемдә: Фоат Галимуллин юбилярны котлый.

Редакциядән: Бу атнада шулай ук Казанның Камал театрында якташыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге бүләге иясе Равил Шәрәфиевнең 75 яшьлегенә багышланган кичә булып узды. Премьер-министр Илдар Халиков юбилярга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын һәм «Форд» машинасы ачкычын тапшырды.
Район муниципаль районы башлыгы Илһам Валеев та кичәдә тәбрикләү сүзе белән чыкты һәм юбилярга истәлек бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев