Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сөю гомерлеккә әйләнсен...

"Пар балдаклы гомер юлыннан тигезлектә, янәшә атлагыз!" Районыбыз никахлашу бүлегенә язылышырга килгән яшьләргә әйтелгән изге теләкләрнең берсе бу. -Без һәр туган Яңа елны мәхәббәтле, сөю елы булсын дибез. Быел да гаилә корырга теләк белдереп гариза белән килүчеләр шактый инде. Гыйнвар аенда, мәсәлән, 5 пар язылыша. Гаризаларны интернеттан электрон почта аша...

"Пар балдаклы гомер юлыннан тигезлектә, янәшә атлагыз!" Районыбыз никахлашу бүлегенә язылышырга килгән яшьләргә әйтелгән изге теләкләрнең берсе бу.
-Без һәр туган Яңа елны мәхәббәтле, сөю елы булсын дибез. Быел да гаилә корырга теләк белдереп гариза белән килүчеләр шактый инде. Гыйнвар аенда, мәсәлән, 5 пар язылыша. Гаризаларны интернеттан электрон почта аша да кабул итәбез. Бернинди чикләүләр дә юк,-дип хәбәр итте безгә, район ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Нәгыймова. -Узган ел 152 пар язылышты. 224 бала дөньяга килде.
Уенын-чынын бергә кушып, 14 февраль-Гашыйклар көне турында кызыксынам. Ул көнгә дә инде ике пар гариза бирергә өлгергән икән. Ә без исә чын күңелебездән, һәр гаиләгә бәхет, сөю-сәгадәтле гомер юлы телибез.
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев