Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Солтанның бәхетле сәгате...

Бу авыл шәхесләр тәрбияләү буенча районыбызда иң изге төбәкләрнең берседер. Һәм шушы җирлектә заманча, зәвыклы Мәдәният йортының калкып чыгуы да очраклы гына хәл түгелдер.

Равил Шәрәфиев, Рауза Хәйретдинова, Хәлим Җәләлов, Вакыйф Нуруллин, хәер, шушы исемнәрне генә атау да җитәдер. Бу шәхесләр шушы авылда туып үскәннәр. Алар янәшәсендә биредә белем эстәгән Әхәт Гаффар, Әхәт Сафиуллин, Госман Гомәр һәм тагын дистәләгән күренекле каләм ияләрен, очучылар, фән эшлеклеләрен телгә алу мөмкин булыр иде. Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашкан муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та бу хакта бәйнә-бәйнә ассызыклап узды.
-Солтан авылы район өчен генә түгел, республика өчен дә әһәмиятле. Шәхесләр аша бу җирлекне СНГ илләрендә дә беләләр. Бер авылдан бу кадәр шәхес чыгу башка районнарның төшенә дә кермидер. Шуңа күрә биредә мондый Мәдәният йорты ачу икеләтә шатлык өсти. Солтанлыларга аның куанычын күрергә язсын,-диде район башлыгы. Һәм ярым шаяртып, Тукайга ияреп: -Мин үзем дә монда бераз торган идем, чәчкән идем, комбайнда урган идем,-дип өстәп куйды.
Әйе, авыл тарихыннан мәгълүм булганча, Илһам Валеевның әтисе Госман ага "хуҗалык җитәкчесе" дилбегәсен тәүге буларак биредә алган. Һәм биредә ирешкән уңышлары алдагы үсеш үрләре өчен ышаныч, авторитет, танылу биргән.
Йә, ярый, монысы хисләр чигенеше.
Тантанага кунаклар шактый күп килгән иде. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Министрлар Кабинетыннан югары даирәдәге, абруйлы, дәрәҗәлеләре дә берничә дистәгә җыела. Шулардан берсе-республиканың яшьләр, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов солтанлыларны "яңа йортка" керүләре белән котларга сәхнәгә күтәрелде, җылы тәбрикләү сүзләре җиткерде һәм Мәдәният йорты хуҗаларына 50 мең сумлык сертификат тапшырды. Ә Президентыбыз "күчтәнәче" тагын да күләмлерәк-150 мең сум иде.
-Сез бүген бик бәхетле. Бәхетегез гомерле булсын, биредә республикабыз өчен талантлы, рухи сәламәт яшьләр тәрбияләнсә иде,-диде ул.
Әлеге матур бинаны нигездән күтәргән төзүчеләр коллективының җитәкчесе Ринат Гадеев Мәдәният йорты директоры кулына символик ачкычны тапшырды.
Аннан тантана дилбегәсен Рәсәй һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев үз кулына алды.
-Шул кадәр дулкынланам. Үз авылымда нинди бөек сәхнәдә басып торуым дулкынландыра. Моннан бер ел элек Президентыбызның туган авылында мәдәни үзәкне ачу тантанасына чакырулы идем. Шундый ак көнләшү миңа "Рөстәм Нургалиевич, безнең авылда да шундый Мәдәният йорты төзүдә ярдәм итмәссезме икән?", дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә этәрде. Ә ул кыска гына итеп, булыр дигән иде. Менә нәтиҗәсе күз алдыгызда. Чын егетләрчә килеп чыкты. Зур рәхмәт аңа. Ихлас рәхмәтемне шулай ук Илһам Госман улына да җиткерәсем килә. Хуҗадан күп нәрсә тора,-диде ул. Равил абый якын вакытта спектакль белән авылдашлары каршына кайтырга вәгъдә кылды.
Чыннан да, Солтан Мәдәният йорты әллә кайдан, авылның үзәгендә, күз нурын алырдай балкып тора. Тышыннан да, эченнән дә зәвык белән төзелгәнлеге күренә. Зур концерт залы, сәхнә бизәлеше, мәдәни тармаклар өчен күркәм бүлмәләр-барысы да алкышланырлык, хуп күренәләр.
Берничә еллар дәвамында кысан, салкын клубта авылдашларын концертлары белән сөендереп торган җырчы Илназ Минвәлиевнең дә куанычлы халәтен аңлавы кыен түгел. Әлеге йортның сәхнәсеннән тәүге булып чыгыш ясау хокукы аңа бирелү үзе үк символик гамәл. Бу көнне сәхнәгә районыбызның бик күп танылган сәнгать коллективлары, талантлары күтәрелде. Әйе, бу сәгатьләрдә солтанлылардан да бәхетле халык юктыр кебек тоелды миңа.

Рәсемнәрдә: солтанлыларны район башлыгы Илһам Валеев һәм ТР ның яшьләр, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов тәбриклиләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев