Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салкыннарга әзер булыйк!

Соңгы көннәрдә республикабызда салкын һава торышы урнашты. Төннәрен һава температурасы минус 30 градуска кадәр төште. Безне салкыннар белән гаҗәпләндереп булмый инде. Шулай да, һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышында сүз әнә шул хакта барды. Республикада янгыннар чыгу очраклары күбәйде. Алар, нигездә, ут белән...

Соңгы көннәрдә республикабызда салкын һава торышы урнашты. Төннәрен һава температурасы минус 30 градуска кадәр төште. Безне салкыннар белән гаҗәпләндереп булмый инде. Шулай да, һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышында сүз әнә шул хакта барды.
Республикада янгыннар чыгу очраклары күбәйде. Алар, нигездә, ут белән саксыз эш итү, мич ягу, электр җылыткычлар файдалану кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыгалар. Көчле салкыннар җылылык, электр, су, газ белән тәэмин итүдә тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да барлык службаларга ныклы әзерлектә булырга кирәк. Ә инде гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда аларны тиз генә бетерү чараларын күрү зарур.
Республика гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы үткәннән соң район комиссиясенең утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров алып барды. Район службалары җитәкчеләре алдына конкрет бурычлар куелды. Төнлә белән аеруча мөһим объектларда патрульлек итү оештырылды. Бәхетсезлек һәрвакыт көтмәгәндә килә бит. Аңа һәрвакыт әзер булырга кирәк.
Район халкына экстрен ярдәм службаларының телефон номерларын хәбәр итәбез: ПЧ-128-тел. 8(84361) 22361 яки 112 һәм 01; район эчке эшләр бүлеге-8(84361) 22102 яки 02; район үзәк больницасы- 8(84361) 22324 яки 03; район газ эксплуатацияләү службасы- 8(84361) 22257 яки 04; район электр челтәрләре -8(84361) 22930.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев