Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов сайлауларда 94,53 % тавыш җыйды

14 сентябрь иртәсенә Татарстан сайлау участокларында беркетмәләрнең 96,65 %ы эшкәртелгән.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әлеге саннар белән таныштырды.

- Эшкәртелгән беркетмәләрнең республикадагы иң югары вазифага - Президентлыкка кандидатларга бирелгән тавышларның күрсәткечләрен болайрак билгеләнде: әлегә "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов - 94,53 % (2 160 611) тавыш, КПРФ партиясе вәкиле Хафиз Миргалимов - 2,53 % (57797), "Справедливая Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Рушания Билгильдеева - 1,62 % (36959), ЛДПР партиясе вәкиле Руслан Йосыпов 0,8 % (18282) җыйды. Хәзерге вакытта 100 сайлау участок комиссиясендә беркетмәләрне эшкәртәсе калды. Әлеге эш 1-1,5 сәгать эчендә төгәлләнергә тиеш. Шуннан соң гына азаккы мәгълүматлар белән танышып булачак.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов өчен иң күп тавышны Буа (99,71 %) һәм Әлки (99,68 %) районнары биргән. Аз тавыш бирүче районнар - Бөгелмә ( 87,35 %) һәм Яшел Үзән (85, 73 %).

Чыганак: http://intertat.ru/tt/xakimiyat-tt/item/48692

Фото: https://rdumul.ru/up/news/rustam_minnihanov_korrupcii_net_tolko_tam_gde_ljudi_golodnye.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау участоклары