Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов дини конфессия вәкилләре белән очрашты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дини конфессия вәкилләре белән очрашты.

Әлеге очрашуда РФ мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР баш раввины Ицхак Горелик, Казанда Рим-католик чиркәвенең "Воздвижение Святого Креста" приходы җитәкчесе Уркеза Диогенес, Казан һәм Нократ Рус православие иске обряд чиркәве епискобы Евфимий катнашты, ди "Татар-информ".

Дини конфессия вәкилләре Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты вазифаларына рәсми керешүе белән тәбрикләделәр, аңа традицион кыйммәтләрне һәм күп гасырлык рухи мирасны саклау, дини объектларны торгызу буенча уртак эше өчен рәхмәт белдерделәр.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республикада милләтара тынычлык ныгытуда ярдәмнәре, социаль әһәмияттәге проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48921

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини конфессия вәкилләре