Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның төп чыршысында

Район Мәдәният йорты каршысында 31 декабрь бәйрәм киче балыкбистәлеләр һәм кунаклар өчен онытылмаслык вакыйга булып истә калыр. Күп еллардан бирле дәвам иткән күркәм гадәт буенча муниципаль район башлыгы Илһам Валеев мәйданга җыелган халыкны Яңа ел бәйрәме белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Ә бәйрәм парады барлык оешма, предприятиеләрдән диярлек катнашкан төрлечә...

Район Мәдәният йорты каршысында 31 декабрь бәйрәм киче балыкбистәлеләр һәм кунаклар өчен онытылмаслык вакыйга булып истә калыр. Күп еллардан бирле дәвам иткән күркәм гадәт буенча муниципаль район башлыгы Илһам Валеев мәйданга җыелган халыкны Яңа ел бәйрәме белән котлап изге теләкләрен җиткерде.
Ә бәйрәм парады барлык оешма, предприятиеләрдән диярлек катнашкан төрлечә бизәлгән автомашиналар колоннасы белән башланып китте. Алда, әлбәттә инде Кыш бабай белән Кар кызы бара иде. Һәрбер коллектив үз автомашинасын зәвыклы итеп бизәргә тырышкан. Үзенең оригиналь бизәлеше белән газ службасы, электр челтәре, үзәк хастаханә, МЧС, мәгариф бүлеге, 85 нче көллият, район элемтә үзәге, яшьләр бүлеге, автотранспорт предприятиесе нык аерылып торды. Бу номинациядә жюри икмәк кабул итү предприятиесен җиңүче дип тапты. "Агрохимсервис" белән райпо икенче-өченче урыннарны бүлеште. Әлеге оешма җитәкчеләренә район башлыгы Илһам Валеев бүләкләр тапшырды.
Озак еллар дәвамында Яңа ел алдыннан оешма, предприятиеләрнең бизәлеше буенча смотр-конкурска йомгак ясала. Элеккегечә быел да газ службасына тиңнәр булмады. Ә икенче урынга әле беренче мәртәбә район эчке эшләр бүлеге лаек булды. Халыкны социаль яклау бүлегенә өченче урын бирелде. Шунысын да әйтү урынлы булыр, район үзәгенең оешма, предприятиеләре быел зур тырышлык күрсәткәннәр. Мәдәният йорты, Пенсия фонды, "Дельфин", үзәк хастаханә, балалар сәнгать мәктәбе һәм башка предприятие, учреждениеләрне дә уңай яктан телгә алырга мөмкин. Мондый конкурс быел авыл җирлекләре арасында да үткәрелде һәм котлыбөкәшлеләргә-беренче, Каз. Чаллы белән Түбән Тегермәнлек авыл җирлекләренә икенче-өченче урыннар бирелде. Жюридагыларга Кыш бабай белән Кар кызы киемнәренә бәя бирү бик кыен булды быел. Шулай да беренче урынга- "Дельфин", икенче-Шомбыт авыл җирлеге, ә өченче булып "Мелиорация" танылды. Әлеге тантанада иң яхшы яшелләндерелгән оешма, предприятиеләргә дә йомгак ясалды. Пенсия фонды, "Бәләкәч" балалар бакчасы һәм янгын часте коллективларына бүләкләр тапшырылды. Шулай ук муниципаль район башлыгы Илһам Валеев "Кама" агрофирмасының иң яхшы автотранспортчысы Хәмзә Сәфәровка РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын, шулай ук район Мәдәният йорты каршысындагы халык театры артистлары Рузалия Нәгыймова, Әнәс Низамов, Илназ Шакиров һәм Гүзәл Дормидонтовага Татарстан мәдәният министрлыгы Дипломнары тапшырылды. Муниципаль район башлыгы бу көнне шулай ук республика беренчелегендә җиңүче булган футбол командасын да бүләкләде.
Төнге күктә бәйрәм салюты атылды. Мәйдан тамашачыларның шатлыклыклы авазы белән тулды. Шуннан соң районның баш чыршысы янәшәсендә театральләштерелгән тамашалар башланып китте.
Рәсемнәрдә: район башлыгы И. Валеев иң яшь Кыш бабай янәшәсендә; икмәк кабул итү предприятиесе бизәгән машина; Кыш бабайлар парады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X