Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

НӘТИҖӘЛӘР КУАНЫЧЛЫ

Авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларны кышкы саклауга кую һәм ремонтлауның барышын тикшерү буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Рафаэль Сафин җитәкләгән район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия район хуҗалыкларында булып кайтты.

Көннең явымлы булуына карамастан белгечләр хуҗалыкларда эш барышын җентекләп тикшерделәр. Аны Олы Елга авылы машина-трактор паркыннан башлап җибәрделәр. Биредә урып-җыю эшләрендә катнашкан барлык комбайннарны юып, чистартып, тәгәрмәчләрен агартып, ременьнәрен салдырып кышкы саклауга куйганнар. Баш агроном Газизҗан Хановның әйтүенә караганда чәчкеч, культиватор һәм тырмаларны төзекләндерү эше дә уңышлы бара. Анатыш белән Рус Әшнәге бригадаларында инде 200 гә якын тырманы сафка бастырганнар.
"Востокзернопродукт"ның Югары Тегермәнлек авылы паркында да зур җанлылык. Биредә дә "кыр кораб"ларын һәм агрегатларны тигез сафларга тезеп кышкы саклауга куйганнар. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга да җиң сызганып керешкәннәр. Ремонт остаханәсен җылыту өчен җитәрлек күләмдә утын әзерләнгән. Агрегатларның искергән узелларын яңарту өчен байтак кына запас частьләр кайтарылган. Бу эшләрнең барысы да баш инженер Рәҗәб Сафин контрольлегендә тора.
-Алдагы еллардагы кебек быел да ремонт эшенә зур игътибар бирәбез. Төзекләндерү бригадалары бай тәҗрибәле механизаторлар белән комплектланды. Шуңа башкарган эшләренең сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел,-ди ул.
"Кулон-Агро" җәмгыятендәге оешканлык күпләрнең күңеленә хуш килде. Машина-трактор паркы тулысынча асфальтланган, эштән бушаган тракторлар тигез сафка тезеп куелган. Ә комбайннарны чистартып, юып бина эченә кертеп тутырганнар. Техниканы сафка бастыру эшен дә инде күптән башлап җибәргәннәр алар. Тырмалар ремонтлаучы звеноны, мәсәлән, бай тәҗрибәле механизатор, күп еллар дәвамында урып-җыюда катнашучы Айдар Камалиев җитәкли. Ул кышкы чорда тимерче хезмәтен башкара. Хезмәттәшләре Илгиз Әхмәтҗанов, Радик Хәсәнов белән инде байтак кына тырма тешләрен сүтеп, яңартып әзерлек сызыгына куйганнар. Ремонт эшенең барышыннан комиссиядәгеләр дә канәгать калды.
-Эре завод цехларын хәтерләткән мондый шартлар турында бүген күп район хуҗалыклары хыяллана да алмый. Монда эшче механизаторлар өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шуңа яшьләрнең дә читкә китмичә монда төпләнеп калуы күпләр өчен үрнәк булырлык хәл,-ди министрлык вәкиле Рафаэль Сафин.
Яңа Арыш авылы машина-трактор паркында да зур ремонт эшләре башкарылган. Комбайн, агрегатларны тигез сафларга тезеп куйганнар. Ә төзекләндерү эшләрен биредә районда беренчеләрдән булып бер ай элек башлап җибәргәннәр. Шуңа тырмаларны гына түгел, чәчкеч, культиваторларның да күбесе бүген үк кырга чыгып китәргә әзер. Тикшерү комиссиясе барлык хуҗалыкларда күргәннәрдән канәгать калды. Чыннан да күп хезмәт куелгач, нәтиҗәләр дә куанычлы шул. Югары бәя иң лаеклыларга бирелде. Барлык төр буенча да югары балл җыеп "Кулон-Агро" хуҗалыгы беренче урынга ия булды. Икенче-өченче урыннарны "Азык-төлек корпорациясе" белән "Кама" агрофирмасы бүлештеләр.

Рәсемдә: техника әзерлек сызыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X