Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Министр визиты һәм дә өмет чаткылары...

Узган атна азагында районыбызда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.

Ул вертолеттан районыбыз хуҗалыкларында игеннәрнең торышы, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аннан соң "Аяз-Ойл" хуҗалыгының көзге арыш чәчелгән кыр читендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште. Министр сүзләренә караганда, республика буенча быел бөртеклеләрдән 2-2,5 миллион тонна тулаем уңыш җыю планлаштырыла.
-Коры табигать шартлары безнең олы өметләрнең аклануына нык комачаулады. Ул Балык бистәсенә дә кагылды. Шулай булгач үстерелгәннәрне түкми-чәчми сыйфатлы итеп җыеп алу безнең беренче максатыбыз булып кала,-диде ул. Министр районыбыз өстеннән очышы вакытында "Гобәйдуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгы өстеннән үтеп, андагы яңарышлар һәм төзелешләрне күреп сөенүен белдерде. Һәм фермердан очрашу вакытында киләчәккә планнары турында сорашты. Министр үзенең эш визиты вакытында күп кенә хуҗалыклардагы урып-җыю эшләренең уңышлы башлануыннан канәгать калуын әйтте. Очрашу вакытында ул "Солтан" хуҗалыгындагы бәрәңге, көнбагыш басуының торышын уңай яктан билгеләп үтте. Бер үк вакытта "Кулон" агрофирмасы тирәсендәге вак фермерларга караган басуларның начар хәлдә булуына, тиешенчә эшкәртелмәвенә тәнкыйть фикерен белдерде, киләчәктә аларга карата кискен чаралар күрергә чакырды.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
Министр Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләре белән әңгәмә кора. И. Аметов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев