Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Министр безнең районда

Бүген районыбызда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Ахметов булып китте. Ул вертолетта районыбыз хуҗалыкларында игеннәрнең унышы, урып-жыю эшләре белән танышты. Аннан министр хуҗалык житәкчеләре, авыл җирелекләре башлыклары белән очрашып сөйлэште. Министр сүзләренә караганда, республика буенча быел бөртеклеләрдән 2-2,5 миллион тонн тулаем уңыш жыю планлаштыра.

- Коры табигать шартлары безнең олы өметләрнең аклануына нык комачаулады. Ул Балык бистәсенэ дә кагылды. Шулай булгач, устерелгәнен түкми-чәчми җыеп алу безнең беренче максат булып кала, - диде ул. Министр районыбыз буйлап очышы вакытында "К. Губайдуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында тукталып, аның эшчәнлеге һәм андагы төзелешләр, аларның киләчәккә планнары белэн якыннан танышты. Министр узенең визыты вакытында куп кенә хуҗалыклардагы урып-җыю эшләренең унышлы башлануыннан канәгатьлек белдерде. Сөйләшу вакытында "Солтан" хуҗалыгындагы бәрәңге, көнбагыш басуынын торышын яхшы яктан билгеләп утте. Берүк вакытта, "Кулон" агрофирмасы тирәсендәге вак фермерлыкларга караган басуларнын начар торышына, тиешле эшкәртелмәгәненә узенең тәнкыйть фикерен белдерде һәм киләчәктә аларга карата кискен чаралар курергә чакырды. Министрны район башлыгы Ильхам Валеев озатып йөрде.

Бу очрашу хакында тулырак мьгълуматны килэсе санда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр сельского хозяйства РТ