Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеклыларга бүләкләр

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район хәрби комиссариатында Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флотының 95 еллыгына багышланган истәлекле билгеләр тапшыру тантанасы булды.

Медальләр белән Кораллы Көчләр ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бүләкләнде. Үзенең хәрби бурычын намус белән үтәгән хәрбиләр күп безнең районда. Алар арасында прапорщиклар, сержантлар, солдатлар бар. Хәрби комиссариатның актлар залында 20 гә якын кеше җыелды. Татарстан республикасы хәрби комиссариатының Балык бистәсе районы буенча бүлек начальнигы Ф.Ваһапов аларны кайнар сәламләде.
-Бу бүләкләр Ватан алдындагы хезмәтләрегезне тану,-диде ул. -Сез хәрби бурычыгызны намус белән үтәдегез. Тормышыгызны куркыныч астына куеп Ватаныбызны сакладыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхет телим.
Ветераннарны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров та килгән иде. Ул тантанада катнашучыларга медальләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында әфган сугышын узучылар күп иде. И.Моталлапов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар оешмасы рәисе, хәрби очучылар, орден ияләре Н.Карпеев, А.Артамонов, прапорщик В.Гребенщиков. Бу бүләкләрдән күренгәнчә, Ватан үз сакчыларын һәм Геройларын бервакытта да онытмый.
Рәсемдә: М.Гафаров Н.Карпеевка истәлек бүләге тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X