Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыенлыклар куркытмый аларны

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Балык бистәсе автотранспорт предприятиесендә булып, районның иң өлкән оешмасында эшләүчеләр белән таныштык. Быел алар үзләренең 63 еллыгын билгеләп үтәләр. Бу түгәрәк дата булмаса да, хөрмәткә лаеклы булуларын күрсәтә.

Предприятие директоры Илфат Хөснетдинов беренче чиратта безне производство алдынгысы, иңендә 40 еллык автомобиль йөртү стажы булган Маннур Мөхәммәтшин белән таныштырды. Бирегә ул 1974 елда хәрби хезмәттән соң килгән. Армия хезмәтендә дә ике ел дәвамында автомобиль белән идарә иткән. Шуннан соң бер мәртәбә дә эш урынын алыштырмаган. Бу күпләрдә зур хөрмәт уята. Ул төрле автомашиналарда хезмәт куйган. Иң элек "ГАЗ-51", аннары "Колхида", "КамАЗ" автомашиналарында эшләгән. Шуннан соң шактый бай тәҗрибәгә ия булган автомобильчене 1996 елда җаваплырак эшкә автобуска утыртканнар. Маннур район, республика һәм илебез юллары буйлап меңләгән километр юл үткән. Автомобиль йөртүче һөнәрен гади һәм җиңел дип атап булмый. Ул дисциплина һәм җаваплылык кына түгел, үз хезмәтен яратып башкаруны да таләп итә.
-Әгәр элек без йөргән юлларны хәзергесе белән чагыштырсаң, чәчләр үрә торырлык,-ди ветеран. -Бүгенгедәй яхшы юллар турында без хыяллана да алмадык. Әмма хезмәттәшләрем кыенлыкларга карамастан үз эшләрен намус белән башкардылар. Юлда төрле хәлләр була. Безгә бу вакытта өлкән яшьтәге остазлар булыштылар, киләчәккә ышаныч белән карарга өйрәттеләр. Автомобильчеләр арасында бер-береңә булышу дигән төшенчә бүген дә яши.
-Маннур Мөхәммәтшинга һәрвакыт таянырга мөмкин. Нинди генә эшкә алынса да ул аны күңелен биреп зур җаваплылык хисләре белән башкара,-ди автотранспорт предприятиесе җитәкчесе. -Үзенең күпьеллык хезмәтләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде ул. Быел да муниципаль район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булды. Шушындый ук бүләк безнең кассирыбыз Әлфия Вәлиәхмәтовага да тапшырылачак. Ә "Татавтотранс" корпорациясенең Мактау грамотасы белән автомобильче Николай Степанов һәм бухгалтер Гөлшат Зәйнетдинова бүләкләнделәр. Болар бар да хезмәткәрләребезнең югары һөнәри осталыкка ия булуларын һәм тырышып эшләүләрен күрсәтә. Оешмабызның үз эшчәнлеге начар түгел. Агымдагы елның 9 аенда автотранспорт предприятиесе 85600 пассажир ташыган. Йөк ташудан 7 миллион 285 мең сум табыш алган. Безнең карамакта булган 7 автобус һәрвакыт төзек, юлда. Быел муниципаль район башлыгы ярдәме белән лизингка тагын 2 автобус алырга исәп итәбез. Планыбыз шәһәр эчендә рейслар санын арттыру. Аны 5 тән 7 гә җиткерергә планлаштырабыз. Әлбәттә хезмәт күрсәткечләре коллектив эшчәннәренең бердәм тырышып эшләүләренә бәйле. Бездә бүген нибары 23 кеше генә эшләсә дә, без шактый зур бурычларны башкарып чыгарга сәләтле. Коллективта күп еллардан бирле хезмәт куючы автомобильче Николай Сорокин, Нурислам Гыйлаҗиев, моторист Виктор Фалин, баш бухгалтер Любовь Однодворцова, техник хезмәткәр Назимә Мостафина, слесарь Миннур Фәттахов, кырдыручы Равил Гарипов тырыш хезмәтләре белән күпләргә үрнәк. Без шулай ук автотранспорт предприятиесе өчен күп хезмәт куйган хөрмәтле ветераннарыбызны да онытмыйбыз. Алар арасында Петр Алексеевич Спиридонов, Сергей Иванович Марясов, Николай Давыдович Арнышев, Кәриб Хәсән улы Хәсәнов, Рәхим Вилдан улы Зыятдинов, Анна Федоровна Илина, Татьяна Федоровна Епифанова, Анна Михайловна Камашева, Владимир Геннадьевич һәм Александра Петровна Аминовалар исемен зур хөрмәт белән искә алабыз. Һөнәри бәйрәмебез белән барысын да котлап изге теләкләремне җиткерәм.
Рәсемдә: коллектив алдынгыларының берсе-Маннур Мөхәммәтшин җитәкчесе янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев