Изгеләндерү, рухи чистарыну көнендә...
Бу христианнарның төп бәйрәмнәренең берсе. Аны безнең район христианнары да зурлап билгеләп үтәләр. Изгеләндерелгән су еллар дәвамында бозылмый һәм могҗизаи сыйфатларга ия булып санала. Һәр елны ООО "Круг" (җитәкчесе Ю.Караганов) хезмәтчәннәре изге, сихәтле суда коенырга теләүчеләргә Кама елгасында бәке ясыйлар. Моның өчен дин тотучылар бик рәхмәтле үзләренә. Бу көнне күп...
Бу христианнарның төп бәйрәмнәренең берсе. Аны безнең район христианнары да зурлап билгеләп үтәләр. Изгеләндерелгән су еллар дәвамында бозылмый һәм могҗизаи сыйфатларга ия булып санала. Һәр елны ООО "Круг" (җитәкчесе Ю.Караганов) хезмәтчәннәре изге, сихәтле суда коенырга теләүчеләргә Кама елгасында бәке ясыйлар. Моның өчен дин тотучылар бик рәхмәтле үзләренә. Бу көнне күп кенә балыкбистәлеләр төрле авырулардан котылуларын, тән һәм рухи чистарынуларын теләп махсус әзерләнгән, изгеләндерелгән бәкедә чумып чыгарга җөрьәт иттеләр. Атакай сихәтләндергән изге суны өйләренә алып кайтучылар да аз булмады. Ни әйтсәң дә, аның шифалы үзенчәлекләренә халык күңеле белән ихлас ышана.
Рәсемдә: бәйрәмнән күренеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев