Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Изге суда күңелләрне пакълап

Үткән атнаның ял көнендә христиан динен тотучылар зур бәйрәмнәрен-Качмануны билгеләп үтү өчен Чулман елгасына, Олы Кульга авылындагы Изгеләр чишмәсенә коенырга һәм изге су алырга килделәр. Ни кызыклы, бәкегә су чумларга килүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. «Крещение суыклары» быел да чын мәгънәсендә үзенең кырыслыгы белән аерылып торды. Әмма диненә бирелгән, гореф-гадәтләрен...

Үткән атнаның ял көнендә христиан динен тотучылар зур бәйрәмнәрен-Качмануны билгеләп үтү өчен Чулман елгасына, Олы Кульга авылындагы Изгеләр чишмәсенә коенырга һәм изге су алырга килделәр. Ни кызыклы, бәкегә су чумларга килүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. «Крещение суыклары» быел да чын мәгънәсендә үзенең кырыслыгы белән аерылып торды. Әмма диненә бирелгән, гореф-гадәтләрен сакларга омтылган халыкны салкыннар гына куркыта алмады. Бәйрәм уңаеннан бу көнне Чулман ярындагы Храмда тантаналы гыйбадәт кылу башкарылды. Ә Чулманда су керер өчен бәке алдагы көннең яртысында ук әзер иде инде. Аны соңгы ун елда Юрий Караганов җитәкчелегендәге "Круг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре әзерли. Хәтердә сакланганча, алар аны төзелә торган Храмның стеналары күтәрелгән 2004 елда беренче тапкыр уйганнар иде. Шул еллардан бирле балыкчылар һәр елда төшү баскычлары, чишенү-киенү палаткалары булган бәке төзеп райондашларыбызны сөендереп киләләр. Быел исә бу изге эшне Юрий Чернеев, Валерий Ермолаев, Леонид Галямов, Максим Мыльников, Анатолий Вотяков, Геннадий һәм Денис Подгорновлар, Сергей Бибаков һәм Газиз Мөбәрәкшин җиренә җиткереп башкарып чыктылар. Качману көнендә Балык бистәсе Храмы башлыгы иерий Симеон бәкедәге суны изгеләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев