Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңүчеләр бар, ә җиңелүчеләр...

Күптән түгел район үзәгендә 28 мәктәптән 300 дән артык укытучы катнашында мәгариф хезмәткәрләренең беренче Спартакиадасы үтте. Мондый бәйгеләр үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Әле гыйнвар аенда гына авыл җирлекләре арасында шундый Спартакиада узган иде.

Балыкбистәлеләр арасында массалы спортның үсүе районда сәламәт яшәү рәвешенә игътибарның зур булуын күрсәтә.
-Сәламәтлек юнәлешендә башка тиңдәшләр була алмый,-дип башлады "Дельфин" спорт комплексында үзенең тәбрикләү сүзен муниципаль район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов. -Бүген бары тик җиңүчеләр генә булырга тиеш, оттыручылар булмый. Мондый спорт бәйрәмнәре киләчәктә дә һәрберебезнең күңелендә шушындый зур истәлекле вакыйга булып хәтердә калсын иде. Барыгызга да яхшы нәтиҗәләр юлдаш булсын.
Мәгариф хезмәткәрләренең беренче район Спартакиадасын ачу тантанасында мәгариф бүлеге җитәкесе И.Садыйков та изге теләкләре белән чыгыш ясады. Иң яхшы спортчылар республика Спартакиадасында районыбыз данын яклап көрәшәчәкләр, хезмәттәшләремә уңышлар, матур җиңүләр телим,-диде ул.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлар рәисе В.Малакаева үзенең чыгышында районда физкультура һәм спортның барлык буыннар арасында да популярлаша баруына сөенече белән уртаклашты. Шулай ук бәйгедә катнашучыларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгыраганнан соң Спартакиаданың баш хөкемдары И.Шакиров ярыш төрләре белән таныштырды. Ә алар берничә катлаулы бәйгеләрне үз эченә алган иде. Шуңа жюрига һәм хөкемдарларга шактый киеренке төстә эшләргә туры килде. Шулай итеп кичке якта гына бәйгегә йомгак ясалды. Хатын-кызлар арасында көчле чаңгычы булып 2 нче мәктәптән И.Кузнецова, ә ир-атлар арасында Масловка мәктәбеннән Н.Нәфыйгуллин танылды. Ә тимераякта йөгерүчеләр арасында Зур Мәшләктән З.Дәүләтшина белән Түбән Тегермәнлектән Н.Мингариповларга тиңнәр булмады. Барыннан да бигрәк турникта тартылу, шашка, шахмат, өстәл теннисы спорты белән кызыксынучылар да күп булды монда. Байтак кына катнашучылар арасында Каз.Чаллыдан М.Вәлиев, гимназиядән А.Галиуллина, Күгәрченнән Г.Әгъзәмова, Юлсубинодан Д.Кәримов, Югары Тегермәнлектән И.Габдрахманов белән Бәткедән Г.Сөләйманова да матур җиңү үрнәкләре күрәттеләр. Киеренке бәйгедә командалар арасында Балык бистәсе 1 нче гимназиясе җиңүче булды. Икенче-өченче урыннарга Балык бистәсе 2 нче мәктәбе белән котлыбөкәшлеләр чыкты.
Рәсемдә: Спартакиада җиңүчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X