Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бәйрәм рухы безне яңа уңышларга канатландырса иде” - Балык Бистәсе муниципаль район башкарма коитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдиновның бәйрәм алды әңгәмәсе

Бу атнаның шимбә-якшәмбесендә район үзәгендә, авылларыбызда милли бәйрәм - Сабантуйлар узачак. Халкыбыз тарафыннан көтеп алына торган әлеге бәйрәмгә күпләр сызганулы җиңнәрдә киләләр: исәпләре хезмәт уңышлары белән хисап тоту, мәйдан батыры калу, җыр-моң сәхнәсенә күтәрелү, татлы ризыкларын якташларга, кунакларга тәкъдим итү. Кыскасы, Сабантуй - ул сынау, сыналулар, җиңү, шанланулар мөнбәре, мәйданы. Бу уңайдан, районыбыз әлеге бәйрәмне нинди кәеф, күңел күтәренкелеге белән каршылый.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов белән булган бәйрәм алды әңгәмәбез әнә шул хакта.    
- Илдар Рәшитович, Сабантуе, сабан сүзеннән, язгы кыр эшләре тәмамлаганнан соң үткәрелә торган хезмәт бәйрәме. Быелгы ел уңышына нинди нигез сала алдык, елның үтелгән өлеше куандырырлык вакыйга-гамәлләргә баймы?  Сүзебезне шулардан башлап җибәрсәк иде.

- Елның кырыслыгына да карамастан язгы кыр эшләрен уңышлы гына башкардык, агымдагы ел уңышына ышанычлы нигез сала алдык дип әйтергә тулы хакыбыз бар. 54 мең гектарда язгы чәчү үткәрелде. Аның өчен тиешле күләмдә ашламасын, югары сыйфатлы орлыгын юнәттек. Моннан тыш 11 мең гектарда көзге культураларыбыз исән-имин кышлап чыктылар. Шактый хуҗалыклар, инвестор-фермерларыбыз техник культуралар игүгә быел да алындылар. Быел “Логос” хуҗалыгы көнбагыш, кукуруз, рапстан тыш җитен үстереп карарга булды. Бүгенге көндә чәчүлекләрне, уҗымнарны төрле мөһим эшкәртүләр дәвам итә.
Бәйрәмебез уңаеннан рйоныбызның игенчелектәге,терлекчелектәге әйдаманнарының исемнәрен олы рәхмәт хисләрендә атап үтәсем килә. Быелгы язгы кыр эшләре чорында “Логос”тан Илдар Сәхипов, ”Азык-төлек корпорациясе”ннән Юныс Мөхәммәтрәхимов, ”Кулон-Агро”дан Алмаз Гайнуллин, ”Кама-Агро”дан Миннур Миннеханов, ”Зюзино”дан Камил Мөхәммәтҗанов чын батырлык үрнәкләре күрсәтеп хезмәт куйдылар. Терлекчеләребезнең дә хезмәт уңышлары куанырлык. Бу елның биш аенда 7 мең тоннага якын сөт җитештердек. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш күрсәткечебез 3 процент тәшкил итә. Уңышларыбызның нигезендә әлеге дә баягы тырыш хезмәт ята. “Кулон-Агро” дан Фәнүзә Хөснетдинова, ”Азык-төлек корпорациясе”ннән Чулпан Рәхимова кебек сыер савучылар, ”Кама-Агро”дан Нәҗип Хәбибуллин, “Азык-төлек корпорациясе”ннән Гөлфирә Имамиева, ”Агрокам”нан Илдар Фәрзиев кебек терлек симертү осталарының ирешкән уңышлары белән без кем алдында да горурланып сөйли алабыз. Аларның эш тәҗрибәләре күпләр өчен үрнәк өлге булып тора.
Районыбыз структурасындагы бик күп тармакларда дистәләгән, йөзләгән  үз эшенең чын осталары хезмәт куя. Агымдагы ел буенча аеруча нәтиҗәле уңышлары белән сөендерүчеләрне сез быелгы сабантуй мәйданында күрә алачаксыз. Без аларны мәйдан уртасында, халык алдында зурлап  тәбрикләп үтәчәкбез.
- Шушы көннәрдә сезнең районны җитәкли башлаганыгызга биш ай булды. Һәрбер оешма-предприятие, учреждение коллективларында, хуҗалыкларда, фермерларда булырга өлгердегез, хезмәт кешеләре белән очраштыгыз. Беренче тәэсирләрегез, күңел кичерешләрегез нинди?
- Тырыш, булдыклы халык яши бездә. Урамга чыксаң машиналы балыкбистәлеләрнең күплегенә, йортларның төзеклегенә сөенерлек, күпчелек оешма-предприятие, хуҗалыкларда булганда хезмәт кешесенең эшеннән канәгатьлегенә инандым. Дөрес, әле алда халык өчен кыласы гамәлләребез байтак җыела. Халык җыеннарында бирелгән сораулар, күтәрелгән проблемалар шул хакта сөйли. Алга таба куелган максатларга, районыбызның һәрьяклы үсеш дәрәҗәсенә ирешербез дип уйлыйм.
- Үткән хезмәт юлыгыз сезнең икътисадка бик якын кеше булуыгыз хакында сөйли. Әлеге эш тәҗрибәгез, белемегезне Бистә җирлегендә ни дәрәҗәдә файдалана алырсыз, бу хакта ни уйлыйсыз?
-  Икътисади  көчең, ныклыгың, тотнаклыгың булмаса, бүген яшәү кыенга туры килә. Гади генә мисал, акчаң юк икән, кибеткә керә алмыйсың. Район буенча да шулай инде ул. Без яңа команда белән районга күбрәк күәтле, ышанычлы инвесторларны җәлеп итүне, промпарк булдыру, туризм юнәлешен активлаштыруны кичектергесез бурычларыбызның берсе итеп куйдык. Бүгенге көндә әлеге мәсьәләләр буенча план-проектларыбызны булдырып ятабыз. Инде  аерым инвесторлардан уңай җаваплар алырга, алар белән эш башлап җибәрергә дә өлгердек.   
- Сезнең  районыбыз җитәкчесе буларак  беренче гамәли адымнарыгыз нидән башланды һәм дә якын киләчәккә планнарыгыз хакында да ишетәсе иде?
- Районның агымдагы ел өчен төзелеш программаларын карап чыкканнан соң шактый гына үзгәртүләр дә кертергә булдык. Үзәктә халыкны  су мәсьәләсе нык борчыганын исәпкә алып Президентыбыз кабул итүендә булдым. Рөстәм Нургали улына зур рәхмәт, шушы максатка республика бюджетыннан 40 миллион сум күләмендә акча каралды. Хәзерге вакытта  аның беренче траншы буенча үзәк урамнарда яңа су торбалары сузу эшләре тулы күәткә бара. 30 август көненә 10 километрда яңа суүткәргечне сафка бастырырга уйлыйбыз. Якын планда Кама буендагы су саклагычта 50 шәр кубометрлы ике яңа сыешлык  урнаштыруны күздә тотабыз. Быел район үзәгендә җәяүлеләргә уңайлыклар тудыру максатыннан 23 километр озынлыкта тротуар төзеләчәк. Эшләр югары тизлектә бара. ”Яшьлек” поселогында су, газ кертү эшләрен башлап җибәрдек. Үзәк мәчет янәшәсендә ял паркы төзергә, үзәк урамда фонтаннар белән сквер төзелешенә старт бирергә планлаштырабыз. 13 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде, якын вакытта биредә эшләр башланып китәчәк. Хәзерге вакытта Масловкада футбол мәйданчыгы, Күкидә күпфункцияле үзәкне төзү, шактый обьектларда яңартулар бара. Быел район хастаханәсендә һәм дәвалау корпусында 93 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Әйтергә кирәк, бу елда балыкбистәлеләрне бергәләп сөенер шактый вакыйгалар көтә.  
- Бәйрәм уңаеннан  район халкы, балыкбистәлеләр адресына нинди теләкләр юллар идегез?
- Халкыбызның күркәм бәйрәме бердәмлек, татулык шартларында, матур истәлекләр калдырып узса иде. Бәйрәм рухы яңа уңышларга, җиңүләргә дәртләндерсен.Һәрбер гаилә туар көннәрен  шатлык-куанычларда, иминлектә, табын муллыгында каршыласын иде. Бәйрәм рухы безне яңа уңышларга канатландырса иде. Сабантуйлар мөбәрәк булсын!

Әңгәмәне Вазыйх ФАТЫЙХОВ 
язып алды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса