Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Булачак солдатлар Геройлар аллеясында

Районыбызда хәрби хезмәткә тантана белән озату матур гадәткә керде. Быел бу чара район үзәгенең Геройлар аллеясында узды.

Тиздән хәрби кием киючеләргә изге теләкләрен җиткерү өчен бирегә район хакимияте вәкилләре, хәрби комиссариат, район үзәге мәктәпләренең югары сыйныф укучылары һәм әти-әниләр килгән иде. Әмма иң элек күптәннән килгән күркәм гадәт буенча булачак солдатлар Геройлар аллеясына гирляндалар куйдылар. Бу гадәт яшь буын вәкилләренең данлы елларны, бүгенге матур яшәешебез өчен башларын салган каһарманнарны онытмауларын күрсәтеп тора. Нәкъ менә шулар хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин сөйләде.


-Бер ел вакыт сизелми дә узып китәр. Сез аны әти-әниләрегез һәм райондашларыгыз йөзенә кызыллык китермәслек итеп үткәрерсез дип ышанабыз. Хәрби хезмәттән ныгып, олы эшләр башкарырга кире туган ягыбызга кайтуыгызны көтеп калабыз.


Район хәрби комиссары Фәрит Ваһапов та булачак солдатларга җылы сүзләрен әйтеп, республика җитәкчеләренең аларны Рәсәйнең иң яхшы хәрби частьләренә озату өчен тырышачакларын белдерде.


Бу көнне күп еллардан бирле килгән күркәм гадәт буенча районыбыз дин әһелләре Равил хәзрәт белән Симеон атакай да егетләргә изге теләкләрен җиткерделәр. Ә менә кызлар хәрби хезмәткә чакырылучыларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Әлбәттә инде егетләр йөзендә сөенеч чаткылары балкыды. Бу аларның хәрби хезмәткә зур теләк белән китүләре билгесе иде. Хәерле сәгатьтә, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев