Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Безнең язмышлар уртак бәйләнгән”

Узган атнаның шимбәсендә район Мәдәният йорында РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Ул шактый тантаналы мизгелләре белән аерылып торды.

Бу көнне бәйрәм кичәсенә район полиция хезмәткәрләре үзләренең гаиләләре белән килгән иделәр. Әлеге органнарда хезмәт куйган ветераннарны да онытмаганнар. Эш үзенчәлеге белән үз адресларына мактау сүзләрен еш ишетергә күнекмәгән хезмәткәрләр әлеге тантана барышында шактый җылы мөгамәлә, караш тойдылар, фикерләр, кабул иттеләр. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов тәбрикләде.
-Исемегез үзгәрсә дә, бурычларыгыз, максатларыгыз, эш-гамәлләрегез шул ук калды. Җинаятьчелеккә каршы көрәш, халыкның иминлеген, аларның хокуклары сагында тору-бүгенге көндә дә сезнең игътибар үзәгендә кала. Күпләрегез озак еллар дәвамында тугрылыклы хезмәт куйдыгыз, алга куелган бурычларны намус белән үтәдегез. Ветераннарыбызга аеруча рәхмәттә калабыз. Ышанычлы тыл-гаилә, тормыш иптәшләрегез, туганнарыгыз сезне аңлаган өчен алар адресына да бары тик җылы сүзләр һәм депутатларыбыз корпусы исеменнән барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Эшегездә уңышлар, саулык, иминлек теләп калам,-диде ул котлау сүзендә.
Аннан эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.Мостафин сүз алды:
-Мин район бүлеге белән дүрт ай җитәкчелек итәм. Шул вакыт эчендә коллективның төпле, профессиональ, намуслы хезмәткәрләре туплануына төшендем. Дөрес, эшчәнлегебезгә кагылышлы әле шактый проблемаларыбыз бар. Бүгенге көндә нәтиҗәле, намуслы хезмәтебез белән районыбыз халкы алдында полициянең дәрәҗәсен, авторитетын күтәрү-үзәк бурычыбыз, төп максатларыбызның берсе. Безгә таләпләр көннән-көн үскән бер вакытта-безнең җавап уңай булырга тиеш. Безнең язмышлар халык белән уртак бәйләнгән. Район җитәкчелеге безнең проблемаларны аңлаган хәлдә, һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер. Ветераннарыбызның киңәш-фатыйхаларын истә тотып эшләү дә һич зыянга булмас,-диде ул.
Тантана бырышында дистәләгән полиция хемәтәрләренә чираттагы төрле дәрәҗә исемнәр бирелде һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының медальләре тапшырылды. Алар арасында Р.Галиев, Н.Кәлиев, Т.Хәмәтвәлиев, А.Шәйхиев, А.Сафиуллин, Д.Сөләйманов, Р.Бәдретдинов, И.Җәләлетдинов, И. Нуриев, И.Сабирҗанов беренче, икенче, өченче дәрәҗә "За отличие в службе" медальләренә ия булдылар. Ф.Садриев исә "За верность долгу", А.Галимов- "За отличную службу в МВД по Республике Татарстан", И.Гарифуллин һәм М.Нәбиуллин-"Отличник полиции" күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр. Шактый полиция хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Соңыннан район полиция хезмәткәрләре бәйрәм концерты карадылар. Алар алдында районыбызның иң яхшы танылган иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X