Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Балык Бистәсе район башлыгы барлык мөселманнарны изге рамазан ае белән көтлады

Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев районыбызның барлык мөселманнарына изге рамазан ае тәмамлануы уңаеннан котлавын юллады. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Халкыбыз изге рамазан аена гомер-гомергә хәстәрлек белән килгән. Ул һәммәбезне дә сабыр, чыдам булырга өйрәтә. Иң мөһиме, безгә үз телебезне хөрмәт итәргә, холык-фигылебезне тәрбияләргә, тирә-юньдәгеләргә игътибарлылык күрсәтергә өнди. Соңгы вакытларда халкыбызның, бигрәк тә яшьләребезнең дингә тартылулары куанычлы хәл. Андыйлар бервакытта да җәмгыятебезне хурлап җинаять юлына басмаслар. Һәркайсыгызны гает бәйрәме белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, иминлек телим. Авырлыклар, олы бәла-казалар һәркайсыбызны да читләп үтсен иде",-диелә котлаунамәдә.

Редакциядән: Балык Бистәсе дини мөфтиятеннән дә районыбызның барлык мөселманнары исеменә шундый эчтәлектәге котлаунамә алынды. Аларның хәбәренә караганда гает намазы 17 июль көнне иртәнге 03 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев