Балык бистәсе муниципаль районының 2011 елда социаль-иктисадый үсеш йомгаклары һәм 2012 елга бурычлар турында
(Балык бистәсе муниципаль район башлыгы И.Г.Валеевның Балык бистәсе муниципаль район Советының XV нче утырышында ясаган отчетыннан)
2011 ел, корылыклы 2010 елга караганда безнең авыл хуҗалыгы районы өчен уңай ел буларак тарихка кереп калыр.
Алдагы еллар кебек үк муниципаль районның эшчәнлеге икътисадны үстерүгә, эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруга, социаль өлкәдә ситуацияне, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелде. Тулаем алганда, районда социаль-икътисадый, сәяси тотрыклылык сакланды. Барлык социаль учреждениеләрнең эшчәнлегенә тиешле шартлар тудырылды. Предприятиеләрнең икътисадый торышы тотрыклылыгына ирешү өчен максатчан эш алып барылды. Халыкка яхшы яшәү шартлары тудыру, аларны социаль яклау, җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук тәртибен саклау буенча тиешле чаралар күрелде.
Узган ел мөһим сәяси вакыйга-Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булып узды. Район халкы анда актив катнашты һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясен яклавын раслады. Соңгы 10 еллыкта әлеге партиянең эшчәнлеге нәтиҗәсендә күпмилләтле Россия халкы тормышының барлык өлкәләрендә уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Социаль-икътисадый үсеш
Муниципаль проектларны уңышлы тормышка ашыру күп очракта икътисадның торышын да билгели.
Алгарышлы милли проектларны, федераль, региональ һәм муниципаль программаларны тормышка ашыра барып районда икътисадны үстерү һәм ныгыту буенча аерым чаралар күрелде. Мөһим икътисадый күрсәткечләрне үстерүгә ирешелде. Тулаем территориаль продукт 2011 ел бәяләмәсе белән 2,1 миллиард сумны тәшкил итте. Бу 2011 елның шул чорына караганда 3,4 процентка артыграк. Хезмәт хакы 19,5 процентка үсте һәм 11573 сумны тәшкил итте. Шул ук вакытта уртача хезмәт хакы тармаклар буенча күпкә аерыла. Электр энергиясе һәм газ бүлү оешмаларында ул 28727 сумны тәшкил итә.
2012 елда муниципаль район буенча уртача хезмәт хакын 12600 сумга җиткерү планлаштырыла. Узган ел халыкның җан башына уртача акча кереме дә 10 процентка үсте һәм 6400 сумга җитте. Минималь куллану бюджеты 8029 сумны тәшкил итте.
Продукция күләме (эш, хезмәт күрсәтү) гамәлдәге бәяләрдә 1 миллиард сум булды. Бу 2010 ел дәрәҗәсеннән 16 процентка артыграк. "Кама плюс" кулланучылар җәмгыяте предприятиесе 900 тонна икмәк җитештерде. Кондитер әйберләр 14 процентка артыграк эшләнде. ООО "Круг" предприятиесе балыкны 27 процентка артыграк эшкәртте, ООО "Стройкерамика" кирпечне 21 процентка артыграк чыгарды.
Соңгы елларда икътисад төзелешне үстерүгә уңай тәэсир итте. Россия Федерациясендә һәм Татарстан республикасында торак төзелеше, күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү программалары кабул ителде.
Балык бистәсе районы буенча капиталь салымнар күләме 995,7 миллион сумны тәшкил итте. Торак төзелешенә аеруча зур игътибар бирелде. Торак төзү планы буенча план 105 процентка үтәлде һәм 8150,6 квадрат метр булды. Шул исәптән, шәхси торак төзү 6579,8 квадрат метр. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 1,9 миллион сумга 2 торак йорт файдалануга тапшырылды. "Социаль ипотека" программасы буенча ветераннар өчен 18 фатирлы (23,8 миллион сумлык) торак йорт төзелде. Гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү программасы буенча 3 йорт төзелде.
Соңгы 4 ел эчендә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 47 торак йорт ремонтланды. "Бәләкәч" Президент программасын тормышка ашыру кысаларында 80 урынга балалар бакчасы төзелде."Газпром-балаларга" программасы буенча стадион файдалануга тапшырылды. Яңа Арыш авылында Мәдәният йорты төзелде. Кама елгасы ярын ныгыту буенча төзелеш алып барыла.
2011 елда юллар төзү, реконструкцияләүдә 340 миллион сум акча үзләштерелде.
Төзелеш тармагын үстерү безгә төзелеш оешмаларын саклап калырга, квалификацияле кадрларны югалтмаска. Ә иң мөһиме халыкны торак, социаль инфраструктура белән тәэмин итүгә мөмкинлек бирә.
Агропромышленность комплексы
Узган ел районның агропромышленность комплексын үстерүгә уңай килде. Авыл хуҗалыгына барлыгы 642,1 миллион сум акча инвестицияләнде. ООО "Агрофирма Кама", ООО "Азык-төлек корпорациясе", ООО "Агрофирма Слобода", ООО "Агрофирма Кулон", ОАО "Красный Восток-Агро" һәм башка инвесторларның масштаблы эшчәнлеге нәтиҗәсендә хуҗалыкларга 429 миллион сум инвестиция кертелде. Бу 2010 ел дәрәҗәсенә карата 72 процентны тәшкил итә.
Районда эшләүчеләр саны 6400 кеше. Шуларның 1100 е агропромышленность комплексында хезмәт куялар. Авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы күләме 9749 сум.
Инвесторлар килү белән авыл хуҗалыгында уңай үзгәрешләр күзәтелде: кырларның уңдырышлылыгы артты, игенчелек культурасы күтәрелде, сөт терлекчелеге һәм дуңгызчылык промышленность нигезенә куелды.
Авыл хуҗалыгында тулай продукция җитештерү күләме 56,7 процентка артты һәм 786,3 миллион сумны тәшкил итте.
2011 елдан терлекләр өчен бер шартлы башка 50,1 центнер азык берәмлеге әзерләнде. 45,6 мең гектар мәйданнардан 130,1 мең тонна ашлык җыеп алынды. Уртача уңыш гектардан 28,7 центнерны тәшкил итте.
Соңгы 4 елда терлекчелектәге эшләрнең торышын анализлау күрсәткәнчә сөт җитештерү 1,2 тапкырга, сыерларның продуктлылыгы 1,3 тапкырга, ит җитештерү 1,7 тапкырга артты. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 12,6 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3500 баш савым сыеры, 10082 баш дуңгыз исәпләнә.
Узган ел авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү активлашты. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 146,7 миллион сумлык 688 кредит алдылар. Районда 17 гаилә фермасы төзелде. Аларның 8 е- сөтчелек, 7 се-ит җитештерү белән шөгыльләнәләр. Шулай ук кошчылык фермасы, 1 ат фермасы булдырылды. Тулаем алганда, агропромышленность комплексына 225 миллион сумнан артык акча кертелде.
Кече һәм урта эшмәкәрлек
Районда барлыгы 892 дән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара. Аларның 112 се кече предприятиеләр, 780 е шәхси эшмәкәрләр. Кече эшмәкәрлектә 1,6 меңнән артык кеше мәшгуль. Бу эшкә сәләтле халыкның 25 процентын тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 8446 сум.
Ваклап сату икътисадның табышлы тармаклары арасында лидерлык итә. "Кама" кулланучылар җәмгыятенең 60 сәүдә, 3 җәмәгать туклану объекты бар. 2011 елда кулланучылар кооперациясе предприятиеләре 180 миллион сумнан артык бәядә товар саттылар. Квас, сушки әйберләре җитештерү, балык ыслау өчен җиһазлар алынды. 4 миллион сумлык 120 баш таналар алып кайтылды. "Заготсбыт Слобода" базасында 100 башка исәпләнгән ат фермасы оештырылды.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының куллану базары 292 сәүдә, җәмәгать туклану, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары һәм 78 сәүдә урынына исәпләнгән базарны берләштерә. Ваклап сату товар әйләнеше 8 процентка үсте һәм бер кешегә елына 36,8 мең сумны тәшкил итте. Җәмәгать туклану әйләнеше-18, түләүле хезмәт күрсәтү 13 процентка артты. Узган ел бюджет учреждениеләре хаҗәтләре өчен кече эшмәкәрлек субъектлары белән 25,6 миллион сумга 55 контракт төзелде.
Эшмәкәрлекне үстерүдә республикага федераль программаларны файдалану мөһим. "Лизинг-грант"лар программасы буенча 11,5 миллион сумлык 13 грант алынды. Бу механизмны алга таба да файдаланырга кирәк.
Пенсия белән тәэмин итү һәм социаль сфера
Гамәлдәге законнар нигезендә ай саен уртача 13820 гражданга социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. 12 айда барлыгы 67 миллион 335,9 мең сумлык социаль түләүләр бирелгән. "Акчарлак" балалар приюты һәм Корноухово картлар интернаты аерым игътибар үзәгендә. 2011 елда ТР реабилитация үзәкләренә 168 инвалид, шул исәптән 91 бала җибәрелде. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге 5787 кешегә хезмәт күрсәткән.
Ел дәвамында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 956 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 597 се эшкә урнаштырылды. Ел ахырына рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 246 кеше тәшкил итте. Бу икътисадый актив халыкның 2 процентын алып тора.
Соңгы 3 елда кризиска каршы мероприятиеләргә 36,4 миллион сум акча үзләштерелде. Бу халыкның тормыш дәрәҗәсенә җитди ярдәм.
Райондагы демографик ситуация халыкның табигый кимүе белән характерлана. 2011 елда 211 бала туды. Бу алдагы елга караганда 52 балага кимрәк. 416 кеше үлде (2010 елга карата 89 процент).
9,5 мең пенсионер тоткарлыксыз пенсия белән тәэмин ителәләр. Алар барлык халыкның 34,5 процентын тәшкил итәләр. Пенсиянең уртача күләме 6685 сум.
Мәгариф
2011 елда мәгариф системасының эшчәнлеге белем бирү сыйфатын арттыруга, укучыларның сәламәтлеген ныгытуга, аларны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелде. Мәгариф учрежднениеләренә инновацион система, яңа педагогик технологияләр актив кертелә. Алар белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә мөмкинлек бирәләр. Узган ел бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру күрсәткечләре дә яхшырды. Математика һәм рус теле буенча нәтиҗәләр уртача 2,7 баллга күтәрелде.
2011 елда район мәгариф бүлеге тарафыннан мәгариф учреждениеләрен лицензияләү буенча мәгълүм эш алып барылды. Мәгарифкә 262 миллион сум финанс җибәрелде. Бу район бюджетының 54 процентын тәшкил итә. Объект, коммуникацияләр ремонтлауга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә 1,5 миллион сум акча күчерелде. Хезмәткә түләүнең яңа системасын кертү нәтиҗәсендә гомумбелем бирү учреждениеләре педагогларының уртача хезмәт хакы-21,6, мәктәпкәчә яшьтәге учреждение укытучыларының 24,4 процентка артты.
2011 елда 5 мәктәп реорганизацияләнде. 4 урта мәктәп төп мәктәпләргә, ә бер мәктәп башлангыч мәктәпкә үзгәртелде. Районда 17 аз комплектлы (шул исәптән 8 башлангыч, 5 төп, 4 урта мәктәп) исәпләнә. 11 автобус 9 база мәктәбенә 325 бала йөртә.
"Электрон мәгариф" республика программасын тормышка ашыру мөһим бурыч булып тора. Балык бистәсе гимназиясе компетенция үзәге. Хәзер анда 50 миллион сумлык җиһазлар кайтарыла. Бу программа нигезендә районның 36 мәктәбе 230 компьютер белән комплектлаштырылган, 637 укытучы ноутбуклар белән тәэмин ителгән. Районда "Татарстан республикасында инглизчә сөйләшәбез" программасы тормышка ашырыла. Хәзер анда 33 инглиз теле укытучысы катнаша.
"Бәләкәч" Президент программасы кысаларында Балык бистәсенең яңа микрорайонында 80 урынга балалар бакчасы төзелде. Бу программаны тормышка ашыру 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балалар арасында чиратны тулысынча бетерүгә мөмкинлек бирде.
Сәламәтлек саклау
Район сәламәтлек саклау учреждениеләре эшен стабильләштерү бүген безнең алда торган бурычларның берсе. Медицина җиһазларын яңарту, яңа аппаратуралар алу элек ачыкланган авыруга дөрес диагноз куеп сыйфатлы итеп дәвалау мөмкинлеге бирә. "Сәламәтлек" проектын тормышка ашыру юнәлешендә өстәмә рәвештә 300 кешене диспансерлау һәм 14 яшьлек яшүсмерләр арасыннан 282 кешене тирәнтен тикшерү мөмкинлеге бирде. Шуңа 2012 елда муниципаль районыбызның барлык оешма, предприятие хезмәткәрләренә диспансерлау үткәрү бурычы тора.
Республика үзәкләрендә районыбызда яшәүчеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелде. Әлеге программа кысаларында корнография бүлегенә киләчәктә оператив дәвалау максатыннан 22 кеше катаракта һәм глаукома авырулары буенча 7 кеше оператив дәвалауга җибәрелде.
Соңгы 4 елда районыбызда 13 фельдшерлык-акушерлык пунктлары ремонтланды. Шул исәптән, узган ел өчесенә реконструкция үткәрелде. Район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт эше дәвам итә. Бүгенгесе көнне 100 миллион сумлык эш башкарылды. Ремонт эшләрен тәмамлау өчен тагын өстәмә рәвештә 40 миллион сум күләмендә инвестиция таләп ителә.
Бүгенгесе көнне авыруларны ачыклау һәм аларны дәвалау белән бергә һәр кеше күңелендә үз сәламәтлеге өчен җаваплылыкны арттыру, районда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру бурычы тора.
Мәдәният
Яңа икътисадый тормыш шартларында мәдәният мәсьәләләре дә үзгәрә. Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе үзгәрде. Хокукый оештыру моделе барлыкка килде. Яңа хокукый һәм икътисадый инструментны киңрәк куллану өчен бүген реаль идарәчелек эшчәнлегендә гади күрсәтмәләрдән арынырга кирәк. Тулысынча бюджет хисабына финанслауны бетерү, бюджеттан тыш акча куллану, грант проектларын тормышка ашыруга төрле программалар белән катнашудан кергән акча средстволарыннан файдалануны таләп итә.
Районыбызның рухи һәм мәдәни үсеше милли-мәдәни идеяләргә нигезләнергә тиеш. Халыкның массалы ялын оештыру һәм халык иҗатын үстерүдә бүген районыбыз биләмәсендәге клуб учреждениеләрендә 227 үзешчән төркемнәр хезмәт күрсәтә. Халык иҗат сәнгате бүген традицион халык мәдәниятында аерылгысыз урын алып тора. Ул җәмгыять тормышында, рухи яктан бай шәхес тәрбияләү һәм демократик җәмгыять төзелешендә мөһим роль уйный. Клуб учреждениеләренең матди, техник базасын ныгыту буенча да эшләр дәвам итә. 2011 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Яңа Арыш авылында 100 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Олы Елга авылы Мәдәният йортында да 3 миллион сумлык капиталь ремонт башкарылды. 10 клуб учреждениеләренә агымдагы ремонт эшләре үткәрелде.
Бүген күп кенә авылларда клублар тузган хәлдә. Шактый күләмдә финанслауны таләп итә. Аларны ремонтлау максатыннан озак еллар дәвамында акча бүленмәде. Агымдагы елда авыл клубларын саклап калу һәм эшчәнлеген яхшырту буенча киң эш алып бару сорала. Президент программасы буенча 2012 елда Олы Солтан авылында 223 урынга Мәдәният йорты төзү планлаштырыла. Яшьләр сәясәте һәм спорт
Районыбызның икътисадый-социаль үсеш программасында балалар-яшүсмерләр безнең киләчәгебез диелгән.
Шуңа күрә бу социаль төркем аерым игътибар сорый. Яшьләр сәясәте тормышындагы эш комплекслы һәм максатчан программага таянып төзелде. Нәтиҗәдә аның күп өлешен тормышка ашыруда уңай динамик үсеш күзәтелә. Иң мөһим юнәлеш булып биредә балалар белән тыгыз эш алып бару мәсьәләсе тора. Аларның ял дәресләрен уңай оештыру кирәк. Моның өчен бездә бүген бөтен мөмкинлекләр, уңай шартлар бар.
Районда "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы эшли. Ул тулысынча яңа җиһазлар белән баетылган. Авыр атлетика залында тренажерлар куелган. Җирле халыкны сәламәтләндерү буенча гидромассаж җиһазлары да бар. Районда бүген 21 хоккей тартмасы эшли. Авыл җирлекләре биләмәсендә барча халыкка да шөгыльләнү өчен уңайлы булган спорт мәйданчыклары бар. Анда волейбол, футбол, баскетбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин. "Газпром балаларга" программасы нигезендә 1000 урынга исәпләнгән җиңел атлетика футбол стадионы төзелде. Мондагы уңай шартлар районыбызда спорт үсешенә үз нәтиҗәләрен бирәчәк.
Хәрби кораллы көчләргә солдатлар әзерләү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр республика спартакиадасында катнашып беренче урынны алып кайттылар. Командага район, зона һәм республика ярышларында спортның хоккей, каратэ, милли көрәш, волейбол, кул көрәштерү, ирекле көрәш һәм башка төрләре буенча җиңү яулаган егетләр кертелгән иде. Тулаем алганда район халкының 24,5 проценты спорт белән шөгыльләнә. Бу 6739 кеше дигән сүз.
Муниципаль милек белән идарә итү тармагы
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлегендә муниципаль милек белән эффектлы идарә итү һәм табыш алуны арттыру төп юнәлеш булып тора. 2012 елның 1 гыйнварена 523 килешү нигезендә җир участоклары арендага бирелде. Тулаем 2011 елда җир участокларын арендага бирү нәтиҗәсендә муниципаль район бюджетына 3089,3 мең сум акча керде. Бу планның 247 процентка үтәлүен күрсәтә.
2011 елда 9 ачык аукцион үткәрелде һәм нәтиҗәдә 934,9 мең сумлык 154 җир участогы реализацияләнде. Тулаем узган ел муниципаль милек идарәсе һәм җир ресурсларыннан 4718,0 мең сум күләмендә табыш алды. Бу алдагы ел дәрәҗәсеннән 128,3 процент тәшкил итә.
2012 елда җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү буенча гаризаларны үзвакытында һәм тиешле дәрәҗәдә оештыру таләп ителә.Һәм шул ук вакытта җир участокларыннан максатчан файдаланмаучыларны ачыкларга кирәк.
Куркынычсызлык һәм хокук бозуны профилактикалау
Районда криминаль хәлнең торышы, социаль тотрыклылыкка төп бәя бирүче фактор булып тора.
Соңгы 5 елда районда җинаятьчелек динамикасының кимүе күзәтелә.
2011 елда 175 җинаять теркәлгән булса, ул алдагы елдагыдан 15,9 процентка аз. Район эчке эшләр бүлеге, мәгариф һәм балигъ булмаганнар комиссияләре тарафыннан зур профилактик эш алып барылса да, узган ел балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек 12,5 процентка артты. Район балигъ булмаганнар комиссиясенә үз эшчәнлекләрен нык активлаштырырга кирәк.
2011 елда районыбызда җәмәгать оешмалары эшчәнлеге нык активлашты. Хокук тәртибен саклау буенча "Форпост" яшүсмерләр оешмасы формалашкан иде. Бүген аның 24 отряды, Балык бистәсе гимназиясендә яшь полиция мәктәбе эшли.
Район юлларында хәл әле дә катлаулы. Юл-транспорт фаҗигаләре саны елдан-ел артып тора. Аларда зыян күрүчеләр дә элеккеге еллардагыдан күбрәк.
Муниципаль программа кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын киметү буенча комплекслы программа эшли. Төрле финанслау чыганакларыннан юлларны яктырту, кышкы юл билгеләрен урнаштыру, җәен юлларда өстәмә сызыклар урнаштыру максатыннан 3,5 миллион сумнан артык акча тотылды.
Район бюджеты үтәлеше
Безнең алда бик күп бурычлар тора. Әмма җирле бюджет керемнәрен формалаштыру беренче дәрәҗәдәге мәсьәлә. Балык бистәсе муниципаль район бюджеты 2011 елда табыш өлешен 485 миллион 590 мең сум итеп үтәде. Бу еллык билгеләнгән планның 100,9 процентына ия. Еллык планда билгеләнгәнчә, чыгымнар өлеше 485 миллион 664 мең, ягъни, 99,6 процент тәшкил итә. Бюджет дефициты 74 мең сум.
Бюджет төп социаль юнәлеш булып кала, бу максаттан чыгымнар 80,6 процент тәшкил итә. Аларның барысы да бюджетта расланганча, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, физкультура һәм спорт, социаль сәясәтне финанслауга тотылды, ул тулысынча үтәлде. Шуның белән бергә бюджет секторында чыгымнарны киметү сәясәтен агымдагы чыгымнарны оптимальләштерү һәм энергияне саклау ресурслары тормышка ашырылды. Барлык бюджет оешмалары средстволарны саклау режимында төгәл эшләделәр. Бүленгән акчаның һәр тиене эффектлы файдаланылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда үз табышыбыз хисабын кризиска кадәрле чор дәрәҗәсенә җиткереп кенә калмадык, аны арттырдык. 2009 елда үз табышыбыз 90 миллион сум тәшкил итсә, 2010 елда ул 104 миллион сум иде, ә 2011 елда 107 миллион сум булды.
Йомгаклау
Социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре турыдан-туры муниципаль идарәсе системасына бәйле. Власть органнарына бирелә торган бәя халыкның комфортлы яшәү дәрәҗәсеннән һәм аның җирле властька ышанычыннан килә. Власть органнарының барлык тармаклары эшчәнлеге белән узган елның икътисадый тармагын уңай хәл итү мөмкинлеге туды. Бу район халкы һәм җитәкчеләрнең бергәләшеп эшләү нәтиҗәсе. Электрон технология үсеше планы буенча да районда зур эшләр башкарылды. "Электрон хөкүмәт" программасы кысаларында бүген һәркем җирле үзидарә эшчәнлекләре белән бәйле мәгълүматларга ия була ала.
2012 елда алда торган төп бурычлар рәтенә ТР Президенты Рөстәм Миннехановның Дәүләт Советына юлламасында күрсәтелгәннәрнең кайберләре үзебезнең район алдында торган планнарында да чагылыш таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев