Аз, әмма сыйфатлы
Районыбыз халкы инде үз җирлегебездә шактый гына нефть ятмалары табылуын һәм кара алтын чыгаруларын яхшы беләләрдер.
Биектау авылыннан 3 километрлар чамасы урман буенда урнашкан скважинадан нефть чыгарылуына быел 16 июльдә 3 ел тулды. Биредә кизү торучы нефтьченең әйтүенә караганда районыбызда табылган бу байлыкка бәя зур, сыйфаты да яхшы. Монда аны 1 километр тирәнлектән суырталар. Биредә кара алтын катламы 100 метр калынлыкта ята. Һәркөнне җитештерелгән 10 тонна нефть эшкәртү промышленностена озатыла. Шушы Биектау авыл җирлегендә икенче бер скважина да бар. Тик әйтүләренә караганда ул әле өлгереп җитмәгән.
Рәсемдә: Биектауда нефть чыгару вышкасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев