Һава торышы начарлана:кар, бозлы яңгыр явуы көтелә
Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч метеорологик күренешләр турындагы кисәтүле хәбәр таратты.
Актив көньяк циклоны Россиянең Европа өлешенә керүе белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә 2 һәм 3 февральдә һава шартлары начарлануы фаразлана. Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә.
Шулай ук көньяктан 16-21 м/с ка кадәр җил, ә 2 февральдә иртән-көндез һәм 3 февральдә төнлә урыны белән 26 м/с ка кадәр җил булуы көтелә.
Юлларда - кар көртләре, кар "ботка"сы, бозлавык.
"Татар-информ"нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев