Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар авылның өмете, киләчәге

Районыбызның агротехникумында белем алучы яшьләребез үзләренең практикалары вакытында елның-елында дистәләгән хуҗалыкларда хезмәт куялар: чәчү, урып-җыю, сөрү кебек кампанияләрдә актив катнашалар. Үз чиратында, урыннарда аларның хезмәтеннән зур канәгатьлек белдерәләр. Әнә быел да күпчелеге рәхмәт хатлары белән кайттылар. Шуны да искәртеп үтик, бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче механизатор-шоферларның күпчелеге шушы...

Районыбызның агротехникумында белем алучы яшьләребез үзләренең практикалары вакытында елның-елында дистәләгән хуҗалыкларда хезмәт куялар: чәчү, урып-җыю, сөрү кебек кампанияләрдә актив катнашалар. Үз чиратында, урыннарда аларның хезмәтеннән зур канәгатьлек белдерәләр. Әнә быел да күпчелеге рәхмәт хатлары белән кайттылар. Шуны да искәртеп үтик, бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче механизатор-шоферларның күпчелеге шушы уку йортын тәмамлаучылар.
-Быелгы урып-җыю, чәчү, туңга сөрүдәге лидерларның исемлеген барлап алганнан соң, барысы да безнең элеккеге укучылар икәнлегенә инандым. Моннан тыш та, башка тармакларда үзләренең лаеклы урыннарын табучылар, башкаларга үрнәк булып торучылар шактый,-ди техникум директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Илфар Яруллин.
Рәсемдә: (уңнан сулга) әлеге техникум студентлары Ринад Гараев, Александр Фугин, Сергей Дулалаев, Альфред Гарафетдинов, Рөстәм Шакуров, Вадим Маеров, Булат Фатыйхов, Илназ Сахабетдинов "Ильман", "Логос", "Урахча", «Кубня» (Апас районы), "Востокзернопродукт" хуҗалыкларында һәм гаилә фермаларында быелгы урып-җыю эшләренең үзәгендә кайнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев