22 декабрь–Энергетиклар көне
Муниципаль район башлыгы КОТЛАВЫ
Районыбыз энергетикларын һөнәри бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Илһам Валеев котлады. Хезмәт коллективына юлланган котлау телеграммасында мондый юллар бар: "...Үз эшчәнлегегезне һәрвакыт заман рухын тоеп, югары сыйфатлы итеп үтисез. Шуңа ел дәвамында производство предприятиеләрен һәм торак пунктларны электр энергиясе белән тәэмин итүдә зур өзеклекләргә юл куелмый. Кирәкле һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын. Һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет-куанычлар һәм иминлек телим"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев