Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

1 июльдән “коммуналка” бәяләре артты (ТАРИФЛАР)

Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арттырылды. Яңа тарифлар чагылыш тапкан счет-фактуралар безгә август аенда киләчәк. Күпләр бу үзгәрешләрне зур борчу белән көтә. Җитәкчеләребез узган ел ахырында ук бәяләр үсеше зур булмаячак дип тынычландырды үзе. Әмма хезмәт хакы әллә ни үсмәгән мәлдә, түләүләрнең бераз гына артуы да, кесәләргә шактый...

Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арттырылды. Яңа тарифлар чагылыш тапкан счет-фактуралар безгә август аенда киләчәк. Күпләр бу үзгәрешләрне зур борчу белән көтә. Җитәкчеләребез узган ел ахырында ук бәяләр үсеше зур булмаячак дип тынычландырды үзе. Әмма хезмәт хакы әллә ни үсмәгән мәлдә, түләүләрнең бераз гына артуы да, кесәләргә шактый чиертәчәк.

Белүебезчә, халык бәяләр үсешен һәрчак бик авыр кабул итә. Бигрәк тә пенсиядәге әби-бабайлар бу яңалыкларны авыр кичерә.

- Пенсиябезне бераз гына арттыралар да, аннары шунда ук азык-төлеккә бәяләр, фатир өчен түләүләр үсә. Ел саен шундый хәл күзәтелә. Әмма мондый гаделсезлеккә ияләшеп кенә булмый шул. Болай да тиенен-тиенгә санап яшәгән картларга авырга туры килә бит. Менә хәзер дә күңел сыкравы белән көтәбез үзгәрешләрне, - дип зарлана Наилә апа.

Мәгълүм булганча, соңгы ике елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башыннан түгел, бераз соңрак - 1 июльдән күтәрелә. Бу юлы бәяләр үсеше газ, электр һәм җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү, су бүлү тарифларына кагылачак. Татарстанда халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре якынча 4 процентка артачак дип хәбәр иттеләр узган ел ахырында.

Димәк, быел коммуналь хуҗалык тарифлары үсеше былтыргы белән чагыштырганда кимрәк булачак. Мәсәлән, җылылык энергиясенә түләүләр бу юлы Татарстанда якынча 5,3 процентка артыр, дип планлаштырыла. Узган елда исә бу үсеш 14,7 процентны тәшкил иткән иде. Су белән тәэмин итүдә тарифлар үсеше былтыр якынча 7,6 процент булса, быелның 1 июленнән бу күрсәткеч нибары 4,3 процент булачак. Газ бәясенә килгәндә, республика халкы 1 кубометр зәңгәр ягулык өчен 4,61 сум акча түли. 2014 елның икенче яртысыннан исә газ өчен бәя 1 кубометр өчен күп дигәндә 4,80 сум тәшкил итәчәк.

Торак тарифлары да үсәчәк. Әйтик, Казанда барыннан да күбрәк йорт тирәсен җыештыру һәм счетчикларны карап тору өчен түләүләр артачак. Капиталь төзекләндерү, торак йорт белән идарә, дератизация һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен генә тарифлар үзгәрешсез калачак.

Тарифлар арта, тик менә хезмәт күрсәтү генә элеккеге дәрәҗәдә кала. Нәтиҗәдә, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты без түләгән акчаларга җавап бирми. Күп кенә йортларның канализация системасы тузган, су торбалары, электр үткәргечләре искергән. Моңа бәйле рәвештә торбалар шартлап, фатирларны су баса, тузган электр үткәргечләр аркасында янгыннар чыга, кышын кешеләр салкын фатирларда изалана.

Россиялеләр коммуналь-хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләргә уртача гаилә бюджетының 16,6 процентын тотарга мәҗбүр. Алманиядә бу чыгымнар - 13,6, Франциядә - 13,5 процент, АКШта якынча 13 процент тәшкил итә.

2014 елның 1 июленнән казанлыларның чыгымнары

Коммуналь тарифлар:


Салкын су - кубометр өчен 20,20 сум
Канализация - кубометр өчен 15,25 сум
Җылылык: «Казэнерго» - Гкал. өчен 1417 сум
«Генерирующая компания» - Гкал. өчен 1380 сум
Электр энергиясе - 2,99 сум квт./сәг. өчен
Табигый газ - кубометр өчен 4,80 сум

Торак тарифлары:

Торак фонды белән идарә - 2,40 сум
Капиталь төзекләндерү, квадрат метрдан - 5 сум
Подъездларны җыештыру, квадрат метрдан - 1,55 сум
Йорт тирәсен җыештыру, квадрат метрдан - 3,07 сум
Мусоропровод, квадрат метрдан - 0,93 сум
Дератизация, квадрат метрдан - 0, 15 сум
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару, квадрат метрдан - 2, 65 сум
Торак йортны техник карап тору - 2, 52 сум
Лифтларны техник карап тору - 3, 79 сум

Җылылык, су белән тәэмин итү тарифлары һәр районда үзенеке. Бу әлеге хезмәт белән тәэмин итүче оешмага бәйле. Аларның һәркайсы белән Татарстан Дәүләт комитеты сайтында танышырга була.

новости матбугат нокта ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X