Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
К 75–летию Великой Победы

Хром итек ( Хикәя)

Хикәя чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган.

 Әлеге хикәяне язуга 1941 елда – сугышның беренче көннәрендә төшерелгән фото сәбәпче булды. Фотода  Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылыннан  сугышка беренчеләрдән  булып алынган кешеләр... 1985 еллар тирәсе Мөхәммәтҗанов Габдрахман абый белән булган бер әңгәмә искә төште. Фронтовик авылдашыбыз, педагогик хезмәт ветераны ул вакытларда районыбызның Ш. Тулуш авылында тормыш иптәше Фатыйма апа белән яшәп ята иде.

Аларның өйләренә килеп кергәч, шкаф алдындагы чигелгән сөлге белән капланган хром итекне күреп гаҗәпләнгән идем. Гармун, җиз самавырга әллә ни шаккатмассың да. Ә менә бу хром итек түр башында ничек шулай урын алган икән?!

    Әңгәмәдәшем сүзен 1940 еллардан башлады. “Бу хром итекне Әхмәт абый Саратов шәһәрендә хәрби хезмәте вакытында базарда нәрсәгәдер алыштырып алган. Берничә көнгә авылга кайтып килергә рөхсәт биргәннәр. Аларны чик буена җибәрәселәр икән. Әхмәт абыйның китәр алдыннан бу  итекне киеп биегәнен  хәтерлим. “Мондый итекләрне офицерлар гына кия...” – дигәне истә калган. “Минем күн итегем дә “ничава.” Сез алтыгыз да бер чама, чиратлашып киярсез”, – дип өстәде. Мин төпчеккә генә  зуррак  иде шул алар...

     1941  елны иң беренче булып  Габделәхәт (Әхәт) абыйны сугышка алдылар. Авыл сәвитенә повестка килгәнне әни кайтып әйтте. Иртәгә иртәнге җидегә  Балык Бистәсе  район военкоматына килеп җитәргә, үзең белән  артык әйберләр алмаска, чәчне кыска итеп кистерергә, документлар белән килергә диелгән иде анда. Шул кичне ул Әхмәт абыйның бүләген киеп авыл әйләнде. Габделәхәт абыем капитан дәрәҗәсенә җитте, рота командиры булды. 1943  елда “хәбәрсез югалды”. Әхмәт абыем   лейтенант хәрби дәрәҗәсендә 1942 елда һәлак булды. Фәйзи абыем өлкән лейтенант иде, взвод командиры, үзем – отделение командиры, Муллаәхмәт, Фәйзерахман һәм Габдулла абыйларым – солдатлар. Дүрт абыйдан “хәбәрсез югалды” дигән язулар гына килде... (авт. Габдулла Мөхәммәтҗановның солдат медальоны Волгоград (элеккеге Сталинград) өлкәсе, Городище районының Самофалка авылы янында табыла. Вафат булган елы – 1942. Мөхәммәтҗанов Фәйзи дә шунда җирләнгән. 1943 ел.)

      Шулай итеп бер нигездән, бер өйдән җидәү  сугышка киттек. Бары тик миңа гына, каты яраланган хәлдә, туган якларыма кайтырга насыйп булды. Абыйларымның һәрберсе диярлек бу хром итекне киеп карады. Мин исә, Җиңү бәйрәме  көнне,  ак ситцыны аякка берничә тапкыр чорнап, аны киеп урамга чыктым. Бу хром  итек – сугышта Ватан азатлыгы өчен үлеп калган абыйларым төсе. Минем өчен  иң кадерле ядкарь!“ – дип сүзен тәмамлады Габдрахман абзый. Кулына алган хром итегенә яшь тамчылары тәгәрәде...

     Бу хатирәләрне искә төшергән фото Балык Бистәсе райвоенкоматы каршында төшерелгән. Рәсем артына исемнәре язылмаган. Төгәл белгән кешеләр: беренче рәт, уртада – Шәмәрдәнов Вильдан. Икенче рәт (эскәмиядэ утыралар): сулдан уңга, беренче – Гаффаров Габдрахман Габделгаффар улы (1907 елгы, бертуган язучы Гаффаровларның әтиләре. Авыр яраланып сугыштан кайта. Авыл тарихы китабында хаталы – Җаббаров дип язылган).  Янында Габдрахман Вәлиев (озата баручылардан). Аның белән янәшә энесе – Габдулла Вәлиев. Уң яктан  беренче – Шакиров Хаҗип. Өченче рәт (басып торалар): сулдан өченче – Закиров Каюм. 1905-1907 елгылар. 34-35 яшь. Военкоматтан аларны бер сәгать эчендә пароходка утыртып Казанга алып китәләр. Пароход Казанга барып җиткәнче гудок биреп бара.

...Күбесенең аякларында чабата. Сугышның әле яңа  башланган чагы. Алда нәрсә көтәсен беркем дә белми. Бәлки, бу афәт озакка бармас?! Өйдә күпме эш калды. Алар бит гаиләдә тормыш йөген тартып баручы төп көч! Солдат шулпасын ашаган кешеләр. Шуңа  да аларны беренче алып китәләр. Яхшы киемнәрен, аяк киемнәрен энеләренә калдырып, бәлки тиздән кайтып җитәрбез дип өметләнеп....

    1418 көн һәм төн сугыш! Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылыннан сугышка 204 ир-егет китә. Шуларның 157 дән артыгына туган авылларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Авылда туып, башка төбәкләрдән фронтка алынган солдатларны санасак, сугыш вакытында 264 авылдашыбыз вафат була.

       Менә шушы  чабаталы солдатлар алып килә дә инде илгә  Бөек Җиңүне! Гасырлар аша алар безгә карый!

               (чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган)

     Әлеге хикәяне язуга 1941 елда – сугышның беренче көннәрендә төшерелгән фото сәбәпче булды. Фотода  Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылыннан  сугышка беренчеләрдән  булып алынган кешеләр... 1985 еллар тирәсе Мөхәммәтҗанов Габдрахман абый белән булган бер әңгәмә искә төште. Фронтовик авылдашыбыз, педагогик хезмәт ветераны ул вакытларда районыбызның Ш. Тулуш авылында тормыш иптәше Фатыйма апа белән яшәп ята иде. Аларның өйләренә килеп кергәч, шкаф алдындагы чигелгән сөлге белән капланган хром итекне күреп гаҗәпләнгән идем. Гармун, җиз самавырга әллә ни шаккатмассың да. Ә менә бу хром итек түр башында ничек шулай урын алган икән?!

    Әңгәмәдәшем сүзен 1940 еллардан башлады. “Бу хром итекне Әхмәт абый Саратов шәһәрендә хәрби хезмәте вакытында базарда нәрсәгәдер алыштырып алган. Берничә көнгә авылга кайтып килергә рөхсәт биргәннәр. Аларны чик буена җибәрәселәр икән. Әхмәт абыйның китәр алдыннан бу  итекне киеп биегәнен  хәтерлим. “Мондый итекләрне офицерлар гына кия...” – дигәне истә калган. “Минем күн итегем дә “ничава.” Сез алтыгыз да бер чама, чиратлашып киярсез”, – дип өстәде. Мин төпчеккә генә  зуррак  иде шул алар...

     1941  елны иң беренче булып  Габделәхәт (Әхәт) абыйны сугышка алдылар. Авыл сәвитенә повестка килгәнне әни кайтып әйтте. Иртәгә иртәнге җидегә  Балык Бистәсе  район военкоматына килеп җитәргә, үзең белән  артык әйберләр алмаска, чәчне кыска итеп кистерергә, документлар белән килергә диелгән иде анда. Шул кичне ул Әхмәт абыйның бүләген киеп авыл әйләнде. Габделәхәт абыем капитан дәрәҗәсенә җитте, рота командиры булды. 1943  елда “хәбәрсез югалды”. Әхмәт абыем   лейтенант хәрби дәрәҗәсендә 1942 елда һәлак булды. Фәйзи абыем өлкән лейтенант иде, взвод командиры, үзем – отделение командиры, Муллаәхмәт, Фәйзерахман һәм Габдулла абыйларым – солдатлар. Дүрт абыйдан “хәбәрсез югалды” дигән язулар гына килде... (авт. Габдулла Мөхәммәтҗановның солдат медальоны Волгоград (элеккеге Сталинград) өлкәсе, Городище районының Самофалка авылы янында табыла. Вафат булган елы – 1942. Мөхәммәтҗанов Фәйзи дә шунда җирләнгән. 1943 ел.)

      Шулай итеп бер нигездән, бер өйдән җидәү  сугышка киттек. Бары тик миңа гына, каты яраланган хәлдә, туган якларыма кайтырга насыйп булды. Абыйларымның һәрберсе диярлек бу хром итекне киеп карады. Мин исә, Җиңү бәйрәме  көнне,  ак ситцыны аякка берничә тапкыр чорнап, аны киеп урамга чыктым. Бу хром  итек – сугышта Ватан азатлыгы өчен үлеп калган абыйларым төсе. Минем өчен  иң кадерле ядкарь!“ – дип сүзен тәмамлады Габдрахман абзый. Кулына алган хром итегенә яшь тамчылары тәгәрәде...

     Бу хатирәләрне искә төшергән фото Балык Бистәсе райвоенкоматы каршында төшерелгән. Рәсем артына исемнәре язылмаган. Төгәл белгән кешеләр: беренче рәт, уртада – Шәмәрдәнов Вильдан. Икенче рәт (эскәмиядэ утыралар): сулдан уңга, беренче – Гаффаров Габдрахман Габделгаффар улы (1907 елгы, бертуган язучы Гаффаровларның әтиләре. Авыр яраланып сугыштан кайта. Авыл тарихы китабында хаталы – Җаббаров дип язылган).  Янында Габдрахман Вәлиев (озата баручылардан). Аның белән янәшә энесе – Габдулла Вәлиев. Уң яктан  беренче – Шакиров Хаҗип. Өченче рәт (басып торалар): сулдан өченче – Закиров Каюм. 1905-1907 елгылар. 34-35 яшь. Военкоматтан аларны бер сәгать эчендә пароходка утыртып Казанга алып китәләр. Пароход Казанга барып җиткәнче гудок биреп бара.

...Күбесенең аякларында чабата. Сугышның әле яңа  башланган чагы. Алда нәрсә көтәсен беркем дә белми. Бәлки, бу афәт озакка бармас?! Өйдә күпме эш калды. Алар бит гаиләдә тормыш йөген тартып баручы төп көч! Солдат шулпасын ашаган кешеләр. Шуңа  да аларны беренче алып китәләр. Яхшы киемнәрен, аяк киемнәрен энеләренә калдырып, бәлки тиздән кайтып җитәрбез дип өметләнеп....

    1418 көн һәм төн сугыш! Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылыннан сугышка 204 ир-егет китә. Шуларның 157 дән артыгына туган авылларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Авылда туып, башка төбәкләрдән фронтка алынган солдатларны санасак, сугыш вакытында 264 авылдашыбыз вафат була.

       Менә шушы  чабаталы солдатлар алып килә дә инде илгә  Бөек Җиңүне! Гасырлар аша алар безгә карый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса