Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Вәсилә Фәттахованың кызы Камиләгә 1 яшь тулды (ФОТО)

Узган елның декабрь аенда татар эстрадасының моңлы җырчысы Вәсилә Фәттахова тормышында бер-бер артлы истәлекле вакыйгалар булган иде. 5 декабрьдә җырчыга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Ә 22 декабрьдә аның икенче сабые, кызы Камилә дөньяга килде. Бүген Вәсиләнең кызына бер яшь тулды. «Камилә 100 процент әнисенә охшаган! Бәлки тора-бара үзгәрер, кемгә...

Узган елның декабрь аенда татар эстрадасының моңлы җырчысы Вәсилә Фәттахова тормышында бер-бер артлы истәлекле вакыйгалар булган иде. 5 декабрьдә җырчыга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Ә 22 декабрьдә аның икенче сабые, кызы Камилә дөньяга килде. Бүген Вәсиләнең кызына бер яшь тулды.

«Камилә 100 процент әнисенә охшаган! Бәлки тора-бара үзгәрер, кемгә охшавын әйтергә әле иртәрәк тә. Әмма карашлары гел әнисенеке инде! Үзем дә аның Вәсиләгә охшавын телим», - дип сөйләгән иде кечкенә Камилә турында Вәсиләнең тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов.

Мәгълүм булганча, Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова каты авырудан соң 26 гыйнвар көнне арабыздан китте. Аны югалтуга бер елга якын вакыт узса да, яраткан җырчыбыз Вәсилә һәрвакыт безнең күңелләрдә. Урының җәннәттә, оҗмах түрләрендә булсын, Вәсилә!

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев