Быел җәй улыма велосипед алдык. Ел саен алып йөреп булмас, диеп, әзрәк дәүрәкне сайладык.
Беренче күрүдә үк ошады бугай ошавын. Менеп утырып, тиз генә йөреп китмәкче иде дә, булып чыкмады. Йөзләренә канәгатьсезлек билгеләрен чыгарып, велосипедтан сикереп төшкән улым, бары бер җөмлә генә әйтте : "Миңа бу кирәк түгел. Моның кнопкасы юк". Төймәсенә баскач, үзен йөртә торган уенчык мотоциклдан мондый техникага утыру - машинадан атка күчеп утыру кебек тоелгандыр балага, мөгаен.
Хәер, бала урынында булсам, мин үзем дә шундый ук хисләр кичергән булыр идем, бәлки. Бөтен нәрсә автоматлаштырылган заманада яшибез бит. Могҗизага тиң шул кечкенә генә төймәләр бөтен көнкүрешебезне төптән үзгәртте дә куйды. Газ плитәсе янына басып, ризык пешерүчеләр сафы да елдан-ел кими бара. Кастрюль, таба ише көнкүреш кирәк-яракларын хәзер мультиварка дигән нәмәрсә алмаштырды. Ризыкны җылытканда, көеп китмәсен, дип борчыласы да юк: микродулкынлы мич, яңа пешкән ризык сыман, җылыта да бирә. Бары тик кирәкле температураны сайлап,тиешле төймәгә генә басарга өйрән. Пычрак савыт-саба да, Каф тауларын хасил итми бүген. Әнә, савыт-саба юу машинасының ишекләре киң итеп ачылып, үз "эшенә керешүне" көтеп тора.
Диванга кырын ятып, туган-тумача, әти-әни, дуслар яисә хезмәттәшләреңнең хәл-әхвәлләрен белешеп, яңалыкларын ишетер өчен дә хәзер телефоннарның түгәрәкләренә бармакны тыгып, как - кат әйләндереп азапланасы түгел. Чыбыксыз телефоннарның яшел төймәсенә бер басу да җитә. Җирнең теләсә кайсы почмагындагы кешенең тавышын ишетә алачаксың. Акчаң һәм колакларың гына түзсен. Совет заманында барлыкка килгән, үзләре зур бер өстәлнең яртысын алып торган телевизорлар күптән модадан чыкты инде.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гүзәл Хәбибуллина,
Корноухово авылы.
Фото: http://brillion-club.com/upload-files/images/ekvator/18.jpg
Нет комментариев