Рәзилә Мөхәммәтрәхимова: "Җимешләрең тәмен тою - үзе оҗмах!"
Акыллы, уңган, тырыш, төпле киңәш бирүче әбием булуына сөенеп туя алмыйм. Ул тыл ветераны.
Ул дүрт сыйныфны тәмамлаганда сугыш башлана. "Без үскәндә тормышлар авыр булды, ашарга, кияргә юк. Әтиебезнең бер күзе сукыр иде",- ди әбием. Әбием - Зифа Гатиятуллина кечкенәдән үк төрле эшләрдә эшли. Унбер яшендә Яңа Арыш авылы лесхозына урман кисәргә җибәрәләр. Әбинең кул пычкысы белән урман кискән вакытларын искә алып, чордашлары да: "Көчле, эшчән хатын иде",- дип искә алалар. 14 яшендә үзе теләп эшкә керергә дип гариза яза. Колхозда чүп утау хезмәтләрен башкара. Ат арбасы ясаганда ярдәмче эшче вазыйфасын үти. Колхоз көн саен эш хакына ярты кило икмәк бирә торган була. Аның фидакарь хезмәтләре өчен бирелгән Мактау кәгазьләре һәм медальләре әле дә саклана.
Әбием Фәйзерахман бабам белән гаилә корып алты бала - дүрт кыз һәм ике малай тәрбияләп үстерәләр. Балалары мактауга лаек, үрнәк гаилә булып яшиләр. Бу гаиләне авыл халкы да үз итә, якын күрә. Әбием һәр баласын уңган, тырыш, акыллы, эш сөючән, гадел булырга өйрәткән. Иң олы кызлары -Зәмзәмияне яратып -"Дәү апа" дип дәшәбез. Яңа Арыш авылы егете, дини гаиләдә тәрбияләнгән Фәрит исемле егет белән тормыш корып, бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Уңган, тырыш гаиләдән һәрвакыт инсафлы, итәгатьле балалар үсә. Дәү апа гомере буе балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Лаеклы ялда булса да, авылда үткәрелгән бәйрәмнәр дәү апасыз узмый. Корбан ашлары, тыл ветераннары белән очрашу, өлкәннәр көнен билгеләп үткәндә дә ул һәрвакыт оештыру эшләрен башкара.
Әбиемнең икенче кызы Миңсылуны исә "Кечти апа" дип хөрмәтләп дәшәбез. Ул да әбием янәшәсеннән ерак китмичә, авылда Галимҗан белән гаилә корып ике бала тәрбияләп үстерәләр. Пенсиядә булуына да карамастан, хезмәтен әле дә дәвам итә, балалар бакчасында эшли. Буш вакытларында җылы оекбашлар, бияләйләр, шәлләр бәйли. Әбиемнең өченче кызы - Наилә. Ул Казан шәһәрендә почта элемтәсендә эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда. Җизни белән матур гомер итәләр. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Ир бала булып, гаиләне шатландырып минем газиз әтием- Наил дөньяга килә.Ул Яңа Арыш мәктәбен тәмамлагач, район үзәгендә урнашкан СПТУ да машинист-тракторист һөнәрен үзләштерә. Әтием колхозда күп еллар комбайнер-тракторист булып эшләде. Ел ярым очрашып йөргәннән соң минем әниемне гомерлек яр итеп сайлый ул. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - өч кыз дөньяга килә.
Әтием- оста балта остасы иде. Аның авылда төзегән йортлары әле дә авылыбызны бизи. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, төгәллекне яратучы, кулларында ут уйната торган кеше иде ул. Ләкин әтиемнең гомере кыска булды. Без 10 нчы сыйныфта укыганда, әтием кинәт кенә вафат булды. Бу кайгыны әбием дә, әнием дә, туган-тумачалар да, авыл халкы да бик авыр кичерде. Бүгенге көндә дә әтиемнең туганнары, әбием белән бик матур, дус-тату булып яшибез.
Әбиемнең бишенче баласы-Фәйзехан исемле иде. Аның да гомере кыска булды. Ана кешегә баласын югалту хәсрәтеннән дә олы хәсрәт юк, Ходайдан һәрвакыт:"Бала хәсрәте күрсәтмәсен иде!", - дип сорый.
Әбиемнең төпчек кызы-Мәдинә.Алар тормыш иптәше белән гаилә корып, баһадирдай, уңган, акыллы өч малай үстерделәр. Уллары- Ильфрүс, Фирдүс, Дилүс - авылыбызның, районыбызның өметле яшь көрәшчеләре. Мәдинә апабызның шәхси фермасы бар, кибет тоталар. Күп итеп умарта асрыйлар. Үзләренең җир биләмәләре дә бар. Чын җир кешеләре.
Бүгенге көндә әбием Мәдинә апалар тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Аның кебек сабыр, мәрхәмәтле, кешелекле, акыллы кешеләр күбрәк булса бу дөньяда яшәве дә җиңелрәк һәм күңеллерәк тә булыр иде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.
Фотосы: ugra-news.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев