(Гарифулла Шәйдуллинның көндәлек язмаларының дәвамы)
-Я, авылда ни хәлләр бар соң?-дип сорадым мин, колхоз базарында Юлсубинодан килгән бер апаны очратып.
-Әллә нәрсә юк. Кисәк кенә авырып Гыйззәт абый малае Габделхак кына үлеп китте.
-Кара син аны бер дә авыру төсле түгел иде бит.
...Бу малай икенче классны бетереп өченчегә күчкән иде. Әтисе Гыйззәт абый Вәлиев колхозда агротехник булып эшли иде. Болай ачык чырайлы, җайлы кеше булырга кирәк. Габделхакның әнисе үлгәннән соң ул Әшрәф апа дигән хатынга өйләнгән. Аннан инде 3-4 яшь балалары бар. Флера исемле олы кызлары Габделхак белән бер үк класста укыйлар. Укытучылары зарланганы бар иде. «Әшрәф апа балаларын аралый ул. Әнә Флерасын ничек чиста, пөхтә киендереп йөртә, ә Габделхакны күрегез». Аралый дип әйтүе кыен, билгеле. Һәрхәлдә үги ана үги баланы, бала үги ананы мактау очрагы бик сирәктер инде ул.
* * *
Габделхакның үлеме генә әллә нәрсә булмас иде. Үлем табигый нәрсә.Тик шушы август башларында булган хәлдән соң бу семья бер-бер артлы кырыла башлады бит!
Иң элек балалар. Авырып берәр көн генә яталар да үлеп китәләр. Төп зарланган авырулары-эчтән хәлсезлек, температура.
Кеше төрлечә юрап карый. Имеш, Гыйззәт абый колхозда агротехник булып эшләгәндә колхозның агуланган семәнкәсен кладовщик белән бер булып урлаган да, семья шул икмәкне ашап агуланган. Әлбәттә, Гыйззәт абыйныкылар үзләре бу турыда әйтмәсләр иде. Атна эчендә икешәр үлем. Безнең квартираның зур тәрәзәләре зиратка таба карап торалар. Зират бакча башында бездән 100-150 м. чамасы булыр. Һәр көнне дип әйтерлек мәет күмүдән Рауза (хатын) шикләнә дә башлады. Балалар яшь, алар берни аңламыйлар әле.
Менә семья башлыгы Гыйззәт абый үзе дә түшәк өстендә. Үлемнән ул да котылып кала алмады. Бу семьяда бердәнбер кеше, Әшрәф апа калды. Ул авырый башлауга аны район больницасына, шуннан самолет белән Казанга озатканнар. Үлем ул киткән көннән соң да дәвам итте. Гыйззәт абыйның һәм Әшрәф апаның туганнарыннан берничә кеше үлделәр. Ике-өч ай эчендә үлгән кешеләрнең саны 16 га тулды бугай.
-Шул инде, һаман шул агулы икмәктән. Мәет озатырга, мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрергә килгән җирдә шул икмәктән пешкән ризыкны ашыйлар да шуның белән ычкыналар.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Нет комментариев